Главная » 2010 » Ноябрь » 20 » Безгә үрнәк булып торырлык
19:44
Безгә үрнәк булып торырлык
Сезгә карап сокландык без һәрчак,
  Күңелләрдә туа иде горурлык.
  Рәхмәт Сезгә, әле ярый Сез булдыгыз
  Безгә  үрнәк булып торырлык.

  9 ноябрьдә Урмай авылының иң абруйлы, олы дәрәҗәле укытучы исемен яулаган, хезмәт ветераны Мөкәррәмә апа якты дөнъядан китеп барды. Таһир кызы Мөкәррәмә апа Хайрутдинова — ягымлы тавышы белән күпләрне үзенә карата белгән , безнең әти-әниләребезне, абый-апаларыбызны укыткан Укытучы . Урмай авыл халкына 40 ел дәвамында аң-белем биргән, аннары дини юлын ачып, халыкка иман нуры тараткан Апа. . 
  Ә ул үткәргән дәресләр!!! Әдәбият геройлары һәм тормыштан алган мисаллар өстендә бай рухлы, нечкә күңелле шәхесләр тәрбияләүгә күп көчен куйды.”Алмачуарны кызганып кайнар яшьләребезне түктек, Тукаебыз шигырьләренең аһәңен тоеп, туган халкыбыз өчен горурлык хисләре кичердек”.
  Лаеклы ялга киткәч тә, Мөкәррәмә апа мәктәп белән элемтәне өзмәде.Чакырган чакта мәктәптә үткәрелгән һәр бәйрәмгә, чарага килә иде; чакырмаганда үпкәләмәде.Очрашуга килгәч, һәрвакыт үзенең яхшы сүзләре,файдалы киңәшләре белән укучыларны да, укытучыларны да шатландыра иде.
  Сез - безнең күңелебездә мәңгелеккә кереп калдыгыз.
 Сезнең күзләрегездә беркайчан да сүнми торган яктылык нуры , Сезнең йөрәгегездә йөзәрләгән бала йөрәгенә ялкын кабызучы мәңгелек ут, сүзләрегез дә назлы, ягымлы иде.. Сез гаҗәеп талант кешесе, акыл иясе. Сез - чын Укытучы идегез!
  Урыныгыз оҗмахта булсын иде. 
  Мөкәррәмә апа эшен аның кызлары дәвам итә.Фәрзана апа, Равия һәм Алсу да әниләренең һөнәрен сайлаганнар. 
  Мәктәп администрациясе.

Прикрепления: Картинка 1
Просмотров: 630 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 Укытучы  
0
Шундый матур сузлэрегез ечен бик зур рэхмэт!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...