Главная » 2010 » Август » 26 » Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар халкына мөрәҗәгате
14:37
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар халкына мөрәҗәгате

                            Кадерле милләттәшләр!

         2010 нчы  елның октябрь аенда Бөтенрусия халык санын алу кампаниясе узачак. Ул халкыбыз өчен чираттагы зур сынау булачак. 2002 нче елгы җан исәбен алуның  нинди авыр шартларда узуын һәркайсыбыз яхшы хәтерли.

Ул чакта Русия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты тырышлыгы белән бердәм татар милләтен  төрле  төркемнәргә бүлеп, таркатып теркәү ( мишәрләр, крәшеннәр, себер, әстерхан татарлары һ.б.) күзалланган иде. Ләкин үзенең бай әдәбиятын, телен,  күпкырлы мәдәниятен, сәнгатен,  мәгариф системасын  булдыра алган, дәүләтчелек рухын, милли үзенчәлеген гасырлар аша саклап килгән  борынгы милләт бу сынауларны намус белән узды.

         Бүген дә безнең милләтне бүлгәләп, объектив саннарын киметеп, бозып күрсәтү омтылышлары ачык сизелә. Җитмәсә, соңгы елларда халкыбызның рухи нигезен тәшкил иткән милли яшәеш даирәләренә зур зыян салынды: милли-төбәк компоненты мәгариф системасыннан төшеп калды, татар телендә Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшыру хокукы гамәлдән чыгарылды. Нәтиҗәдә, бүгенге көндә  дөнья цивилизациясенә зур өлеш керткән туган телебездә уку һәм  укыту мөмкинлеге юкка чыгып бара. Ә бит безнең  ана телебез Бөек Ватан сугышы фронтларында да көчле корал булып хезмәт итте. Татар телендә нәшер ителгән дистәләгән газеталар сугышчыларны Бөек җиңү хакына каһарманлыкка рухландырды. Бөек Тукай сүзләренчә:

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
  ез тынычта аттан артык эшлибез. 
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? —
Халкыбыз уртак ватанда шактый ук!

         Кадерле милләттәшләр, кан кардәшләр!

Бу җан исәбе алу кампаниесендә һәркайсыбыз- яшенә-картына карамастан, битарафлык күрсәтмик, һичшиксез катнашыйк! Сан алу документының  7 нче пунктын тутырганда бигрәк тә игътибарлы булыйк: зирәк акыл, олы җаваплылык күрсәтеп, милләтебезне  икеләнмичә "татар” дип яздырыйк!

         Бөтенрусия халык санын алу кампаниесенең милләт  язмышы өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнен истә тотып, без барлык татар җәмгыятьләреннән, оешмаларыннан бу җидти чарага бүгеннән үк әзерлек эшләрен башлап, әлеге чорда зур җаваплылык, активлык күрсәтүләрен сорыйбыз. Милләтне төрле төркемнәргә бүлгәләтүгә юл куймас өчен барсында эшлик!

         Без яшьләребезне җан исәбе чорында аеруча активлык күрсәтергә һәм үз язмышына, милләт язмышына битараф булмаска өндибез!

         Гаиләнең бу мәсьәләләрдә тоткан урынын югары бәяләп, без үзебезнең аксакалларыбыз, дәү әтиләр, дәү әниләр, ата-аналарга яшьләребезгә акыллы киңәшләрен бирерләр, дөрес юнәлеш күрсәтерләр дип ышанабыз.

         Без зыялыларыбызны, мәгариф, мәдәният, сәнгать һәм дин әһелләребезне милләт бердәмлеге мәсьәләсендә актив һәм принципиаль карашта торырга чакырабыз.

         Без бу юлы да халкыбызның бердәм һәм бүленмәс милләт булып калуына ышанабыз.

Халкыбызның иминлеге, якты киләчәге өчен -

Бердәм! Бергә! Мәңгегә!

 

Просмотров: 565 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Август 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...