Главная » 2011 » Июль » 4 » Бөрелегә – туган тел өйрәнергә Урмайдан ике, Тукайдан бер бала китте
17:09
Бөрелегә – туган тел өйрәнергә Урмайдан ике, Тукайдан бер бала китте

 ләйсән фәтхетдинова  

Русиянең төрле төбәкләреннән җыелган татар балалары өчен "Дуслык” җәйләве яңа сезонын ачып җибәрде. Башка еллардан аермалы буларак, быел аны оештыру эше Шаяннар һәм тапкырлар клубы егет-кызларына тапшырылган.  

 "Дуслык” җәйләве Биектау районының Бөреле авылында үтә. Быел бирегә  Русиянең 21 төбәгеннән – 150 һәм Казакъстаннан 10 татар баласы җыелган.  

 "Барысы да – татар телендә үткәрелә торган төрле бәйге, олимпиадаларда катнашучы һәм җиңүче балалар”, ди Мәгариф министрлыгы хезмәткәре Альбина Әдиятуллина. Җәйләүдә балалар өчен татар теле һәм әхлак дәресләре, төрле түгәрәкләр оештырылачак.  

"Дуслык" җәйләвендә

 "Дуслык”ка кайбер балалар даими рәвештә, ике-өч тапкыр да килә икән. Ә менә әйдәманнар составы быел үзгәргән. Әйдәманнарның күбесе – Шаяннар һәм тапкырлар клубын оештыручы егетләр һәм кызлар.  

 Җитәкчеләре Рөстәм Гатауллин сүзләренә караганда, мәгариф министрлыгы Шаяннар һәм тапкырлар клубын оештыручыларга "Дуслык”ны үз кулларына алырга тәкъдим иткән һәм алар бик теләп риза булганнар.  

 "Дуслык” җәйләве 18 көн дәвам итеп, 19 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 11дән алып 17 яшькәчә булган балалар татар телен тагын да яхшырак үзләштерер, үзара дуслыклары ныгыр һәм киләчәктә алар да татар теле һәм милләте үсешенә үз өлешләрен кертер, дип көтелә. 

 "Төп максат – балаларда үз милләтләренә, үз телләренә мәхәббәт тудыру. Чараларның күбесе миллилек белән сугарыла. Шаяннар һәм тапкырлар клубы, "Хан-ханбикә” бәйгеләре, "7 йолдыз” кебек кичке чараларга махсус кунаклар да киләчәк”, ди җәйләүнең җитәкчесе Рөстәм Гатауллин.  

 Программада шулай ук 4 экскурсия каралган. "Чит төбәкләрдән килгән балалар булганга, аларны Казанның Кирмәненә, Кол Шәриф мәчетенә, милли музейга; Кырлайга, Болгарга, Иске Казанга алып барабыз”, ди Рөстәм Гатауллин. 

 4 июльдә төбәкара татар балалары җәйләвенең ачылыш тантанасы булачак. Биредә мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, министрлар кабинетының бүлек җитәкчеләре Гөлшат Нигъмәтуллина һәм Фирая Шәйхиева, Фәннәр академиясенең вице-президенты Азат Зыятдинов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бүлек мөдире Марс Тукаев килер, дип көтелә.

Просмотров: 874 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 3
3 ШКОЛА  
0
Урмайдан Алеев Ильдар,Хамбиков Айшат

2 тукайлы  
0
ТУКАЙДАН ҖАМАЛЕТДИНОВ АЙНУР

1 345  
0
урмайдан и тукайдан кемнер киткен икен?

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Мини-чат
...
...
...