19:42 Бәлки ,чыннанн да соңгы инша: Миннуллина Лиана, Сарман, Татарстан | |
Мин халкыма тугры булдым Гомергэ шулай калам. Шуңа да һәркем күзен Тутырып карый алам. Д.
Гарифуллин Сарман ягын мин бәхетле як дип исәплим. Ул тырыш як, моң чишмәләре уянган як. Сарман үзе дә, авыллары да табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Монда һәр тау итәге, челтерәп аккан чишмәләре, сандугачлы яшел аланнары, агач, болындагы һәр чәчәк иҗатка, моңга, шигърияткә рухландыра. Никадәр талантлы кешеләр чыккан Сарманнан! Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Клара Булатова, Аяз Гыйләҗев…Шушы мәшһүр кешеләребез арасында үзенең бөтен эшен, дәртен, дәрманын Сарманына биргән, еракка китсә, җаны ярлыланыр дип уйлаган, шигъри дөнья тылсымчысы – Дамир Гарифуллин, һичшиксез, үзәк фигура булып тора. Дамир Гарифуллин 1939нчы елның 5нче маенда Сарман районының кечкенә генә Яхшыбай авылында Гарифулла улы Хәйрулла белән килене Бибимәхтүмә гаиләсендә 11нче бала булып туа. Бик акыллы, итәгатьле, кызык сүзле, җор телле малайны һәркем ярата, үз итә. Иске Кәшер урта мәктәбеннән соң, Дамир абыйны Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы, землемер, партия, мөхәррирлек эше колач җәеп көтеп ала. Ул һәр кешегә якын килергә, уртак тел табып, дусларча эшләргә тырыша. Һәркемне, игътибар белән, бүлдермичә тыңлый, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Шул вакытларда
Дамир абый читтән торып университет тәмамлый. Дамир Гарифуллинга мәдәният
өлкәсендә башкарган эшләре өчен
«Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән
мактаулы исем бирелә. 1991нче елдан бирле ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы,
2002нче елдан Россиянең гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы. Нинди
генә титулларга лаек булмады Дамир Гарифуллин! Кайда гына, нинди генә постта
эшләсә дә, ул шагыйрь булып калды, щуның
белән кешеләргә шатлык өләште һәм өләшә. Йөрәгемне ялкын итеп Үрләргә менәсем бар. Шатлыгымны кешеләргә Өләшеп
бирәсем бар. Дамир абый Гарифуллин 20 дән артык китап, 40лап җыр авторы. Аңа әдәбиятның теләсә кайсы жанрын алсаң да килешеп тора. Тарихи әсәрләр, парчалар, шигырьләр, фәнни хезмәтләр, мәкаләләр, шәҗәрәләр, мәзәкләр… Дамир Гарифуллинның әсәрләрен олысы да, кечесе дә яратып укый, төрле- төрле газета – журналлар бик теләп басалар, көтеп алалар. Собух Рәфыйков премиясе лауреаты, Сарман
энциклопедиясен язган, исеме Татар энциклопедиясенә кертелгән әдип ул. Сарман
шагыйрьләре, язучылары Дамир Гарифуллинга үз әсәрлән багышлаган. Миңа бигрәк тә
Гафифә Гафарованың түбәндәге юллары ошый: Гади дә син, артык тыйнак та син, Сарман күген нурлап янасың. Әйтче, Дамир, син соң җырларыңа Моңнарыңны каян аласың? Академик, шагыйрь, тарихчы син – Халык таный моңлы баласын. Нинди генә бөек булсаң да син, Кешелекле булып
каласың. Дамир абый Гарифуллинга 70 яшь тулып килүгә ышанасы да килми. Иртәнге якта мәктәпкә барганда еш очрый ул миңа. Һәрвакыт шат күңелле, яшьләрчә җиңел гәүдәле, ягымлы, олылар белән олыларча, кечеләр белән кечеләрчә сөйләшүче Дамир абый, сәламләүгә җавап биргәч, «сабактан 5леләр урып кайт», «2ле белән букчаң авыраймасын» кебегрәк теләкләрен әйтергә дә онытмый. Кәефемә карап аңа жавап бирәм. Дамир абый исә шаяртып ала. Ә кайчак «карале ничек шәп әйттең бит»дип язып та куя. «Күңелегездә изгелек булса, эшегездә игелек булыр!»дигән девиз астында Дамир абыйның ата – бабалары яшәгән. Ул үзе дә шуннан тайпылмый: һәр эше, һәр сүзе, үз – үзен тотышы белән шуны исбатлый. Без, аның якташлары, бар күңеле, иҗаты белән Сарманга береккән, Сарман патриоты булган, Сарман тарихын язучы - өйрәнүче галим, танылган журналист, сабый күңелле шагыйрь- Дамир Гарифуллин белән чын күңелдән горурланабыз. | |
|
Всего комментариев: 2 | |||
| |||