16:32 Бүген әтәйнең туган көне | |
Дөнья ямьле булсын өчен, Көннәр якты булсын өчен, Әти кирәк, әни кирәк. Ашлар тәмле булсын өчен, Йокы татлы булсын өчен Әни кирәк, әти кирәк. Җил-давылдан саклар өчен, Усаллардан яклар өчен Әти кирәк, әни кирәк. Дөньяда иң кирәк кеше Әти -әни димәк. Кадерле әтәй! Мин олы улың буларак, бөтен гаиләбез исеменнән, чын күңелемнән, сине туган көнең белән котлыйм. Син безнең горурлыгыбыз, шатлыгыбыз, өметебез, яратканыбыз. Сиңа озын гомер, саулык сәләмәтлек һәм эшеңдә зурдан-зур уңышлар телим! Иң изге теләкләр белән улың Ранил Тукаев. | |
|
Всего комментариев: 2 | |||
| |||