Главная » 2011 » Май » 27 » Бүген бар, иртәгә юк...
10:20
Бүген бар, иртәгә юк...

Бүген бар, иртәгә юк......Кеше гомере шулай итеп яратылган. Берләре китә, тагын берләре якты дөньяга килә. Һәркайсының үзенең юлы, үзенең тәкъдире.

Менә кичә ,җомга көн алдыннан, кичке тугызлар тирәсендә, авылыбызның тагын бер танылган шәһесе, алдынгы карашлы  укытучы- мөгаллиме, Сәлах улы Гарәф Фәхретдинов якты дөньяны  калдырып, бакый дөньяга китеп барды. Гарәф абый, бездә укытучы мөгаллимнәрне, хөрмәтле  кешеләрне шулай дип дәшәләр, Урмай авылында 1952нче елның 25 нче октябрендә  Салях абзыйларның беренче  баласы булып дөньяга килә. Авыл мәктәбендә укый, авыл мохитендә, аның гореф-гадәтләренә буйсынып интеллегент карашлы , акыллы фикерләүче, йомшак телле булып үсә. Яшьтәшләре төсле, яшьтән читкә китеп балта остасы булып эшли, ишле гаиләгә булыша, аннан белемен  үстерер нияте белән Казан  дәүләт педагогия институтының тарих факультетына кереп укытучы хөнәре буенча белем ала. Гомерен укытучы хезмәтенә багышлый, аны яратып чын күңелдән үти. Укытучы булып  Чурачык, Урмай авыллары мәктәпләрендә эшләп, балаларга тарих һәм  обществознание дәресләреннән белем бирә. 2001нче елдан алып 2010елга кадәр Урмай авылының төп белем бирү мәктәбе директоры булып эшли, бу хезмәттә үзен чын кеше, оста җитәкче-укытучы итеп күрсәтә. Иске мәктәп булуга карамастан, балаларга белем бирү өчен бөтен мөмкинлекләрен, укыту өчен шартлар тудыра ала. Совет заманасында укытучы хөкүмәтнең идеологы булып та хезмәт итә. Минемчә әлеге идеология хезмәте, ул чактагы  заманның,  механизмның иң кирәкле бер инструменты иде. Гаилә, төрле социаль институтларда халыкны тәрбияләү эшен алып бару бик кирәк иде. Гарәф Саляхович күп еллар пропагандист.-агитатор булып халыкка  кирәкле мәгълүмәт, белем бирде. Ул заманнарда халыкта телевизорда юк иде. Ул үзенең белемен халыкка җиткезеп яшәде. Ферма, кырларда, мәдәният йортында эшләүче халык белән , агарту эшләрен алып бара белде. Гарәф абыйда сөйләү культурасы бик зур һәм көчле иде, аудиторияне үзенә бер илахый көч белән тартып алып бара белә иде. Бәлки шуңа күрә тарих фәннәре дәресендә  балалар гомере буе Гарәф абыйны яраттылар, аны үз иттеләр.

Бүген аның бу дөньяда , аны ихтирам иткән меңләгән авылдашы калды, бергә эшләгән укытучы хезмәттәшләре,  матур гына тормыш  иткән аның яры тормыш иптәше калды, әти-әнисе һәм гаҗәеп чибәр, акыллы булган өч кызы һәм улы калды. Гарәф абыйның урыны оҗмахта булсын иде. Без инде аны бу дөньяда якты хатирәләр белән искә алып һәрчак догадар булырбыз!.

Просмотров: 1605 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.9/7
Всего комментариев: 121 2 »
12 ХАМБИКОВА ЭЛЬВИРА ГУМЕРОВНА  
0
гэрэф абый урыныгыз ожмахта булсын кабегез нур белэн тулсын сез бик тэ якшы укытучы идегез

11 Гульнара  
0
Этием! Бик ярата идем бит мин сине, ярата идем,кечкенэдэн..... Бик тиз киттен якты доньядан. Бик укенечле югалту бу. Урынын жомахта булсын. Гомер буена безнен кунелебезнен турендэ булып калырсын!!!

10 Коллегалары.  
0
Гарәф Сәлах улы бигрек вакытсыз вафат булды. Белем илене яктылык өстәп калдырган шәхес! Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.
Гаилесене һәм якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, тирән кайгыгызны уртаклашабыз.
Тукай урта мәктәбе.

9 Чичканнан хезмәттәшләрең һәм укучыларың...  
0
Cинең якты образың күңелләрдә озак сакланыр, авыр туфрагың җиңел, караңгы гүрләрең якты, урының оҗмахта булсын!

8 Ильгизяр Басыров  
0
Гареф абый! Урыныгыз жомахта булсын.
Минем эчен Гарэф абый история укутучы hэм авылда история ясаучы кеше иде. Купме укучылар эренде - бик куп.
Мин Ильгизер Басыров Урмай школада укыдым 1970-1980 г.г.

7 Gala  
0
Бик җәл...

6 КОЛЛЕГА  
0
Гарэф! Безнен арадан иртэ китсэн дэ, авыл халкы кунелендэ, укучыларын кунелендэ тирэн эз калдырдын. Минсэфидэнен бик дерес язган сузлэренэ кушылам. Урынын жомахта булсын!!!

5 Резиня Садртдинова  
0
Гарэф абый,!!! Урыныгыз жомахта булсын!!! Без сезне бик яратып, уважать итеп тора идек!!!

4 Минсәфидә Гыйбатдинова "Гарәфкә багышлап..."  
0
Атнадагы изге көннәрдә
(Ярый микән шулай әйтергә?)
Кайгы салып күпме күңелгә,
Киттең, Гарәф, кайтмас җирләргә...

Табигать тә, күрче, бик ярсый:
Бер ява да яңгыр, бер туктый.
Сәлам биреп сиңа күкләрдән,
Галәм үзе яшьнәп күк(е)ри.

Булгансыңдыр колы иманлы,
Җаның белән тоеп Ходайны.
Күрдеңме соң, тулы авылың
Изге сәфәреңә озатты?!

Тиз китсәң дә, эзсез китмәдең.
Үзең генә, бәлки, белмәдең...
Мәктәп өчен бик күп саулыгың
Сарыф иттең, сизми көннәрең.

Укытуда шәхси алымың
Балаларның аңын "кайрады".
Тыныч кына, үз көеңә салып,
Эшләмәгән эшең калмады.

Тыныч йокла инде, кайгырма.
Догаларыбыз барсын яныңа.
Күрмәгәнгә соңгы айларда,
Калды яра, калды җаннарда.

Уртаклашам гаиләң кайгысын,
Уртаклашам авыр уйларын.
Түзәр өчен бу зур хәсрәткә,
Сабырлыклар бирсен Ходаем!

3 укучыларыгыз  
0
Бу бик укенечле югалту!Абыйнын гаилэсе белэн кайгыларын уртаклашабыз!Ботен класс кызларыбыз да анарга гашыйк идек!Анын дэресендэ каты суларга да унайсызлана идек.Шундый матур итеп алып бара иде дэреслэрне.Беркайчан да остебезгэ кычкырмый иде,йомшак телле,мыек астыннан гына елмаеп,барыбызнын да мэхэббэтебезне яулап алган Гарэф абыебыз!Урынын ожмахта булсын!Гомер буена безнен кунелебезнен турендэ булып калырсын!

1-10 11-12
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...