Главная » 2011 » Февраль » 8 » Авылдашларга рәхмәт сүзе
14:05
Авылдашларга рәхмәт сүзе

"Зур бәхетләр, сызганып,

Эшкә бирелгәннән килә.

Ах, оят, хурлык, түбәнлекләр,

Иренгәннән килә.”

дип язган бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Чынлап та, иренмәсәң, тырышсаң, алдыңа зур максатлар куйсаң гына , зур уңышларга ирешеп була.

Минем туган авылым Чичканда да бик уңган, тырыш, эшчән кешеләр яши. Кирпечтән салынган икешәр катлы өйләр, каралты-куралар төзеклеге, авылыбз уртасында балкып утырган мәчет-авылдашларымың уңганлыгы , хезмәт сөючәнлеге турында сөйли.

Мәгълүм булганча, быел корылык булу сәбәпле , күп кенә коеларда су  кимеде. Авылыбызның бердәнбер мәдәният учагы булган мәктәбебез дә суга мохтаҗлык кичерде. Шуны истә тотып, авылдашлар күмәкләшеп мәктәп янына тирән кое казыттылар. Бу эштә, бигрәк тә, авылдашларыбыз бертуган агай-энеле Нәбиулла һәм Хасиятулла Идиатуллиннар, Раил Гайнуллов, Рамил Юнысов, Агъзәм Камальдинов, Рәшит Закиров, Рөстәм һәм Рамил Хамидуллиннар, Алмаз Муллин, Алмаз Гибатдинов башлап йөрүчеләрдән булдылар. Күңелеңдә миһербанлыгы булган һәркем бу эштән читтә  калмады, хәлләреннән килгәнчә акчалата ярдәм итәргә тырышты. Авылыбызның мәчеткә йөрүче аксакаллары коега дога укып, үзләренең хәер-фатихаларын бирделәр. Нәтиҗәдә авылыбыз уртасында кое казылды, авыл халкы һәм мәктәбебез балалары сулы булды.

Бик борынгы  заманнардан ук су кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән саналган. Аның дәвалау үзлекләрен белгәннәр. Гиппократ, Әбугалисина суны бик яхшы дәвалау чарасы буларак кулланырга киңәш иткән. Аның 65 ләп микроэлимент барлыгы беленгән. Галимнәр шуның егермесенең кеше һәм тереклек организмы өчен файдалы булуын исбатлаган. Белгечләр болай ди: "Әгәр дә сез сәләмәтлегегезне ныгыту яисә сәләтегезне арттыру, тышкы кыяфәтегезне саклап калу турында уйлыйсыз икән, бер дә кыйммәтле дарулар эчмәгез. Иң яхшы дару- янәшәгездә: ул-су”.

Әйе, кеше тулаем тереклек сусыз тора алмый. Су-Ходай тарафыннан бирелгән бик зур байлык. Коебызның шифалы суын эчеп, рәхәтен күреп, һәркайсыбызга сау-сәламәт, озак яшәргә Ходаем насыйп итсен!

Изге күңелле авылдашларыма кылган хезмәтләре өчен, барлык мәктәп балалары, укытучылары исеменнән рәхмәт белдерәбез.

Рамилә Мәҗитова, Чичкан төп мәктәбе.

 

Просмотров: 1494 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...