Главная » 2011 » Сентябрь » 13 » Александр Галимовны жирләделәр
19:43
Александр Галимовны жирләделәр

Хоккейчы Галимов мөселманча җирләнде 


Александр Галимов. Фото: ИТАР-ТАСС

Бүген Александр Галимовка җәназа намазы укылды. Соңыннан татар хоккейчысы Ярославль шәһәренең Чурилковский зияратының мөселман өлешендә җирләнде. 

"Локомотив” хоккей клубы форварды Александр Галимов самолет фаҗигасында алган авыр җәрәхәтләре сәбәпле дүшәмбедә һәлак булды. Бүген ул Ярославльдә мөселман гореф-гадәтләре буенча җирләнде.

Иртәнге якта "Арена-2000” боз сараенда хоккейчыны искә алу чарасы узды. Галимов белән хушлашырга аның меңләгән җанатары, дуслары, якыннары һәм туганнары килгән иде, дип яза РИА-новости. Ярославль өлкәсе губернаторы Сергей Вахруков һәм "Локомотив” хоккей клубы президенты Юрий Яковлев та хоккейчыны соңгы юлга озатты. "Сашаны барыбыз да ярата идек, ул менә дигән хоккейчы иде. Бәлки, ул Россиянең иң сәләтле уенчыларыннан берсе булгандыр.

Татар хоккейчысы Александр Галимовны искә алу чарасында. Фото: ИТАР-ТАСС

Аның чиксез мөмкинлекләре, олы киләчәге бар иде. Кызганыч, ул тормышка аша алмады”, – диде Юрий Яковлев. Губернатор да "авыр югалту” турында искә алды. Вахруков шулай ук хоккейчының якыннарының барлык ихтыяҗлары кәнәгатьләндереләчәк, дип хәбәр итте.

Бортында "Локомотив” хоккей төркеме уенчылары булган Як-42 самолеты 7 сентябрьдә Ярославль аэропортында фаҗигага юлыккан иде. 45 кешедән икәү генә исән калды – хоккейчы Александр Галимов һәм инженер Александр Сизов. Табиблар Галимовны саклап калыр өчен 5 көн хезмәт куйдылар, ләкин, ни кызганыч, тәне 90% янган спортчы дүшәмбе иртән хастаханәдә вафат булды

Просмотров: 736 | Добавил: Admin | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Мини-чат
...
...
...