Главная » 2011 » Июнь » 9 » 75 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз!
21:05
75 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз!

Бүген Урмай авылында  танылган, олы шәхес иясе, хөрмәтле укытучы-ветеран , гомерен балаларны укытуга багышлаган Ибниамин улы Равил Ибниаминовның туган көне, аңа 75 яшь.  

Кадерле Равил абый! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең, Суфия апа белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!  

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Нинди генә изгелекләр эшләмәдең

Кешеләргә гомер буена! 

Шуңа Сине бар да яраталар,

Дус-ишләрең йөри кергәләп.

Сәламәтлек, бәхет- шатлык белән

Яшик әле, абый, бергәләп! 

 Иң изге теләкләр белән, Сезне, чын йөрәктән хөрмәт итеп бөтен сайт укучылары исеменнән укучыгыз Фәрит Гыйбатдинов

Просмотров: 11395 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.0/4
Всего комментариев: 8
8 Фанис Иштяков  
0
Хөрмәтле Равиль абый! Котлыйбыз сезне олы юбилей 75 яшьлегегез белән. Сезгә алдагы көнегездә исәнлек-саулык,озын гомер,Суфия апа белән алдагы картлык көнегездә шатлык белән тигез гомер итеп бергә-бергә,балаларыгызның игелекләрен күреп кайгы хәсрәтләр күрмичә яшәүегезне телибез. Иң изге теләкләр белән : Иштяковлар гаиләсе.

7 Гузэл Салахова-Диарова  
0
Хормэтле Равиль абый!Чын кунелемнэн сезне олы бэйрэмегез белэн котлыйм!Сезгэ исэнлек,саулык,балаларыгызнын игелеген куреп,тагын озак еллар буе безне шатландырып Суфия апа белэн тигез гомер итуегезне телим!

6 Урмай урта мәктәбе укытучылары  
0
Хөрмәтле Равиль Ибниаминович!

Сезне олы бәйрәмегез - юбилеегыз белән
чын күңелдән котлыйбыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек ,күңел тынычлыгы,гаилә шатлыгы,кайгы-хәсрәтсез көннәр ,ак бәхетләр,балаларыңның күңел җылысын тоеп,игелекләрен күреп,бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.Киләчәгегез җыр кебек матур,кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарыгыз һәрвакыт
нурлы ,күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын.Гел шулай елмаеп,кешеләрне сөендереп яшәгез.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка,
Яшәү дәрте янсын йөрәгегездә,
Картаерга һич тә ашыкмагыз!

5 Укучыларыгыз исеменнэн Алсу  
0
Равил Абый! Гомер бэйрэмегез котлы булсын! Олы рэхмэт сезгэ укучыларыгыздан!

75 яшь - эле матур гомер,
Борчылмагыз килгэн картлыкка.
Исэнлекне кубрэк бирсен Ходай,
Калган гомер утсен шатлыкта.
Бу юбилей - эле тик бер баскыч
Биеклеккэ барган юлларда,
Сэлэмэтлек, бэхет хэм унышлар
Юлдаш булсын бик куп елларга!

4 Gala  
0
Не смейте забывать учителей
Они о нас тревожатся и помнят,
И в тишине задумавшихся комнат
Ждут наших возвращений и вестей
Им не хватает этих встреч нечастых
И сколько бы ни миновало лет,
Слагается учительское счастье
Из наших ученических побед
А мы порой так равнодушны к ним:
Под новый год не шлем им поздравлений,
И в суете иль попросту из лени
Не пишем, не заходим, не звоним
Они нас ждут. Они следят за нами
И радуются всякий раз за тех,
Кто снова где-то выдержит экзамен
На мужество, на честность, на успех
Не смейте забывать учителей
Пусть будет жизнь достойна их усилий
Учителями славится Россия,
Ученики приносят славу ей
Не смейте забывать учителей!
С днем рождения Вас!

3 Г. һәм М. Җамалетдиновлар  
0
Равил,
Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел;
Моңайма еллар үтә дип,
Елмай син- бәхетле бул.
Котлы булсын юбилеең,
Тыныч булсын күңелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын алдагы көннәрең.

2 Ибниаминовлар балалары  
0
Яраткан этиебезне котлыйбыз туган кене белен!!!
Саулык, бэхет, шатлык телибез!!!

1 Ибниаминовлар  
0
Сезгэ зур рэхмет, Фэрит, шундый матур телеклер эчен!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Мини-чат
...
...
...