22:04 70 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз! | |
Шушы көннәрдә
гомере буе Урмай авылында яшәүче Садыртдин кызы Минзәйнәб Хайртдинованың
юбилее. Кадерле әниебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас
котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң
мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып,
бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның,
оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын
һәм ихтирамын тоеп, тормыш иптәшең,
әтиебез белән хәерле, тыныч
картлыкта гомер ит! Күпме генә бәхет теләсәк тә, Бик аз булыр кебек тоела. Нинди генә изгелекләр эшләмәдең Кешеләргә гомер буена! Шуңа Сине бар да яраталар, Дус-ишләрең йөри кергәләп. Сәламәтлек, бәхет- шатлык белән Яшик әле, әнкәй, бергәләп! Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Минсәет, кызың Миңнөгел, улларың Минсихать, Хайдәр, Минзәкрәм, киявең Минсагит, киленнәрең Гөлнара, Рамилә, Гөләнисә, 10 оныгың, бөтен туганнарың, дус-ишләрең , кода-кодагыйларың, авылдашларың. Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2 | |
|