Главная » 2012 » Январь » 24 » 2012 ел — Батырша һәм Коръән елы
21:50
2012 ел — Батырша һәм Коръән елы
«Азатлык» татар яшьләре берлеге 2012 елны Батырша,Татарстан Диния нәзарәте Коръән елы елы дип игълан итте. 

«2012 елның 24 июнендә татар халкының бөек каһарманы, ислам дине, азатлык өчен көрәшкә халкыбызны күтәргән, батырларча үлем кабул иткән мулла Батыршаның (Абдулла Алиев) үлеменә 250 ел тула. XVIII гасырда Рәсәй Империясенең мөселманнарны чукындыру, миссионерлык сәясәте бик көчле үткәрелү нәтиҗәсендә халыкның баш күтәрү очраклары күп була. Нәкъ шул чорга туры килә дә инде Батыршаның яшәү чоры һәм шул вакыйгалар аның тынгысыз күңеленә нигез сала да инде. Батырша үз вакыты өчен бик яхшы белемгә ия була, берничә мәдрсәдә укый, мулла була. Һәм аңа шул халык күтәрелүләрнең оештыручыларының берсе булырга язгандыр инде. Халык күтәрелүе ул теләгәнчә һәм әзерләгәнчә узмаса да, дәүләт тарафыннан басылса да, нәтиҗәләре күзгә чагылып тора», диелә «Азатлык» мөрәҗәгатендә.

Татарстан мөфтияте исә 2012 елны Коръән елы дип игълан итте.

2012 елда Россиядә беренче басма Коръән басылуга 225 ел тула. Әлеге басма Россия императрицасы Екатерина II 1787 елгы карары нигезендә дөнья күрә. Гарәп графикасы нигезендәге литерлар өчен рәсемнәр татар дин әһелләре тарафыннан ясала. Нәкъ шул хәрефләр нигезендә киләчәктә Коръәннең мәшһүр "Казан басмасы” барлыкка килә.

Изге Коръәннең татар халкының рухи мәдәниятенең нигезе булуын исәпкә алып, ТР Мөселманнары Диния Нәзарәте Пленумы 2012 елны Коръән елы, дип игълан итәргә карар кылды.

Әлеге елны республикада тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен, Коръән елының оештыру комитетын төзү планлаштырыла. Оештыру комитетының беренче утырышы 26 гыйнварга планлаштырыла.

Коръән елы кысаларында үткәреләчәк чаралар планы белән тиздән Диния Нәзарәте сайтында танышып булачак.

Татар заманы
Просмотров: 794 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...