Главная » 2011 » Август » 12 » 2011 елгы Универсиадада Татарстаннан 37 спортчы катнашачак
07:10
2011 елгы Универсиадада Татарстаннан 37 спортчы катнашачак
2011 елгы Универсиадада Татарстаннан 37 спортчы катнашачак 
Кытайның Шеньжень шәһәрендә 12 августта ачылачак XXVI Бөтендөнья җәйге Универсиадада катнашу өчен Россия җыелма командасы составында Татарстанның 37 спортчысы китте. Быел Төркиянең Эрзерум каласында үткәрелгән XXV Бөтендөнья кышкы Универсиадада республика спортчылары 11 медаль алып кайткан иде, ә бу Россия җыелмасы яулаганның өчтән бере диярлек: Россия спорт осталары 38 медальга ия булды.

9 августта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр урынбасары Хәлил Шәйхетдинов шул хакта белдерде. Ул искәрткәнчә, Шеньженьнән соң Универсиада үткәрү "эстафетасын” үз кулына алачак Казан XXVII Бөтендөнья спорт уеннарында төп 26 төр буенча ярышлар уздырырга тиеш була. Шушы төрләр буенча спортчылар Үзәк спорт клубы базасындагы Татарстан җыелма командаларын әзерләү спорт үзәгендә осталыгын чарлый.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, 2011 ел башында Татарстанда спорт белән шөгыльләнүче гражданнар саны 23,15% булган. Тулаем Россиядә исә бу сан 18,5% тәшкил итә һәм күрсәткечләр буенча Татарстан 10 урында.

Татарстанда балалар-яшүсмерләр спортын үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә 158 спорт мәктәбендә 67 спорт төре буенча 98 меңнән артык бала шөгыльләнә. Бу республикада мәктәп яшендәге барлык балаларның 25% ы дигән сүз. Тренерлар санына килгәндә исә Татарстанда бүген барлыгы 3073 тренер-укытучы эшли.

2010 елда спорт мәктәпләрен җиңазлау өчен 86 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән барлык муниципаль районнарның спорт мәктәпләренә Fiat Ducato микроавтобусы таратылды. Быел исә спорт мәктәпләре өчен 78 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Чыганак: http://www.intertat.ru
Просмотров: 626 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Мини-чат
...
...
...