Главная » 2009 » Август » 29 » Акча кирәк, акча...
21:32 Акча кирәк, акча... | |
Кризис вакытында иң мөһиме – эшчеләрнең хезмәт хакын вакытында алуы. Кичә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Түбән Новгородта узган киңәшмәдән соң әнә шундый фикер җиткерде. Россия генераль прокуроры һәм Идел буе федераль округы җитәкчеләре катнашында узган бу җыелышта сүз хезмәт турындагы законнарның үтәлеше турында барды. Хезмәт хакын түләү мәсьәләсенә исә аерым тукталдылар.
Узган елның октябрендә округта хезмәт хакы буенча әҗәт күләме 400 миллион сумны тәшкил итсә, быелның августына әлеге күрсәткеч 1,2 миллиард сумга җиткән. Иң зур бурыч Чуашстанда икән. Прокуратура хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә, округтагы төрле оешма хезмәткәрләре 3,5 миллиард сум әҗәтен кайтара алган. Минтимер Шәймиев фикеренчә, хезмәт хакын вакытында түләмәү бик күп нәрсәгә бәйле. Әйтик, оборона комплексы оешмалары быел дәүләт заказы булмаудан интекте. Татарстанда исә үз вакытында кризиска каршы чаралар күреп калу киеренкелектән котылырга булышты. | |
|
Всего комментариев: 1 | ||
| ||
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...