Главная » 2009 » Август » 25 » Прокурорга хат
13:40 Прокурорга хат | |
Хәзер Россиянең баш хәрби прокуроры Сергей Фридинскийга "дөнья пәрәвезе" аша мөрәҗәгать итеп була. Интернетта аның махсус кабул итү сайты ачылган. Прокурорга теге яки бу проблема хакында язып җибәргәннән соң, мөрәҗәгать өч көн эчендә хәрби прокуратураның тиешле хезмәткәренә тапшырылачак. Проблема башка органнарга кагылган очракта, "хат" бер атна дәвамында адресатына барып җитәргә тиеш ди. Интернет аша мөрәҗәгать иткәндә тулы исем-фамилияне, нәрсә белән шөгыльләнгәнне һәм почта адресын күрсәтергә кирәк. Баш хәрби прокурорның җавап хаты почта әрҗәсенә киләчәк икән.
| |
|
Всего комментариев: 0 | |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...