Главная » 2009 » Август » 25 » МИНЕМЧӘ ГЫЙБРӘТЛЕ: Уйларга вакыт бирегез!//СӘРИЯ САДРИСЛАМОВА//
13:34 МИНЕМЧӘ ГЫЙБРӘТЛЕ: Уйларга вакыт бирегез!//СӘРИЯ САДРИСЛАМОВА// | |
Республикабыздагы югары уку йортлары беренче курска кемнәр барасын ачыклап бетергәндер инде, шәт. Дөрес, илнең кайбер вузлары йомгак ясарга өлгермәде әле. Чөнки абитуриентларның документларын берничә вузга, төрле белгечлекләргә тапшыруы кабул итү комиссиясендә эшләүчеләргә өстәмә мәшәкатьләр китереп чыгарды. Исемлекнең очына чыгу өчен аларга абитуриентлар белән актив эшләргә туры килде. Нәкъ менә бүген, соңгы нәтиҗәләр игълан ителгән көннәрдә, без дә вузларда студентлар туплау мәсьәләсе белән кызыксындык. Казан дәүләт медицина университетының кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Илсур Фәтхетдинов белән әңгәмәбез шул хакта.
– Илсур Мансурович, соңгы елда чыгарылыш укучыларына документларын интернеттан хат аша җибәрү мөмкинлеге тудырылды. Мондый ысул ышанычлымы соң, кәгазьләр юлда адашып калмыймы? Абитуриентлар өчен уңайлы инде бу, сезнең өчен дә шулаймы? – Абитуриентларның гаризалары берсе дә игътибарсыз калмый. Әмма шуны әйтәсе килә: яшьләрнең барысы да сайтларга урнаштырылган мәгълүматтан файдалана белми. Әйтик, бер абитуриент университетның биш факультетына укырга керергә тели, ди. Моның өчен ул биш гариза, алты фотография, бер аттестат һәм БДИ тапшыру турындагы белешмәнең күчермәсен җибәрә. Соңыннан, нишләп мин укырга керә алмадым, дип кызыксына башлый. Шуны аңласыннар иде: гариза бишәү булса да, әлеге документлар белән бары бер урынга гына керергә мөмкин. Шуның өчен сайтта урнаштырылган мәгълүматларны игътибар белән укырга кирәк. Хат аша җибәрү кайчак әнә шундый аңлашылмаучанлыклар китереп чыгара. Безнең өчен алар университетка үзләре килсә яхшырак: барысын сорап һәм аңлап китәчәкләр. – Бу күбрәк башка төбәкләрдәге укучыларга кагыладыр инде? – Әйе. Безнекеләрнең күпчелеге кабул итү комиссиясенә үзләре килә. – Быел абитуриентларга документларын берничә урынга тапшыру рөхсәт ителгән иде. Сез югары уку йортына керергә теләүчеләргә мондый мөмкинлек бирүне хуплыйсызмы? – Чыгарылыш укучылары бер вузны, бер белгечлекне генә сайласын иде, дигән теләктә мин. Быелгы абитуриентларга еш кына, кем булырга телисең, дигән сорау бирергә туры килде. Табиб, дип җавап бирәләр дә, үзләре документларын фармация һ.б факультетларга тапшыралар. Яшьләрнең күбесе үзләренең максатларын белми. Алар өчен иң мөһиме – югары белем алу. Кайсы вузда, нинди факультетта уку әһәмияткә ия түгел. Мисал өчен мин вузга укырга кергән 1988 елда республикада чыгарылыш укучыларының 25 проценты вузга керсә, хәзер бу сан – 90 процент. – Аңлашылганча, бер фикергә килә алмаган яшьләр белән эшләү дә җиңел түгел? – Дөрестән дә шулай. Документларының төп нөсхәсен алып килмәгән абитуриентларга, укырга керү теләгегез бармы соң, дип шалтыратып кызыксынгач: "Уйлыйбыз, бераз вакыт бирегез әле",– диләр. Икенче шалтыратуда да шул ук җавапны ишетәсең, әмма өченчесендә ул илнең башка вузына кергән булып чыга. Шул рәвешле, андыйлар студентлар туплауда кыенлыклар китереп чыгара. Без бит аларга өметләнеп торабыз, шунлыктан нәтиҗәләрне хәбәр итү дә тоткарлана. Шулай да 455 бюджет урынына лаеклы студентларны сайлап алдык дип өметләнәбез. – Укырга керүчеләрнең исемлеген өч этапта игълан итү кирәкме икән? Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр генә калып бара, ә абитуриент үзенең студент булганлыгын белми. – Ике этап та җитә, минемчә. Киләсе елларда вузлар шуңа күчәрләр дә, бәлки. – Быел бюджет урыннарын олимпиадаларда җиңүчеләр, "целевик"лар алып бетерде, дигән зарларны ишетергә туры килде. Сездә бу категориягә керүчеләр күпме? – "Целевик"лар 52 процент чамасы, ә олимпиадада җиңүче берәү генә. Безнең университет нигездә химия фәне буенча илкүләм олимпиадаларда җиңү яулаганнарны конкурстан тыш кабул итә. Кыскасы, әлеге фәнгә багышланган 29 төрле олимпиада керә моңа. Фармация факультетына искәрмә: анда биология фәненнән олимпиада күрсәткечләре дә ярый. – Мәктәпне медальгә тәмамлаучылар сезгә күп килдеме? Андыйлар үз медальләрен аклыймы? – Медалистлар – 673 һәм медицина училищеларын кызыл дипломга бетерүчеләр 116 иде. Медальләр көчен югалтты дисәк тә, ике абитуриентның баллары бертигез булган очракта, өстенлек медальлегә бирелә. Әмма соңгы вакытта медальне белеме булмаганнар да ала дигән шик туа. Кайбер мәктәпләр бик юмарт өләшә аны, 20 шәр, 30 ар. – Илнең күп кенә вузлары ялган белешмә белән килүче "инвалид-абитуриентлар"ны шик астына алды. Сездә укырга теләк белдерүче инвалидлар булдымы? – Узган ел белән чагыштырганда алар аз. Шикләнсәк тә, берни эшләтә алмыйбыз, без тикшерүче түгел, документларны кабул итүчеләр генә. – Башка төбәкләрнең БДИ нәтиҗәләре югарырак дигән гаҗәпләнү тумадымы? – Чыннан да, аларның нәтиҗәләре безнекеләрнекеннән югарырак. Әйтик, Чуашстан, Мари Иленнән килүчеләрнеке. Алар бит БДИда 2000 елда ук сынала башладылар. Бәлки моның да йогынтысы бардыр. Әмма Татарстан укучылары арасында да югары балл җыйганнар аз түгел. Югары күрсәткечкә ирешүчеләрне вузга укырга кергәч тә сынауны дәвам итәргә, нәтиҗәләрне ел саен теркәп барырга кирәк. Әгәр күрсәткеч елдан-ел түбәнәя бара икән, ул чакта БДИны ничек бирүе аңлашылачак. – Быел сезнең университет укуга бәяләрне элекке кебек калдырса да, республика вузлары арасында иң кыйммәтле факультет сездә санала. Анда укырга теләк белдерүчеләр күпме соң? – Әйе, читтән торып стоматолог белгечлеген үзләштерүчегә елга 99 мең сум түләргә кирәк. Дүртенче курстан соң бәя 85 меңгә төшә. Быелга 41 кеше кабул иттек. Хакы кыйммәт дип тормыйлар, белем алалар. Стоматология хезмәтләренең күбесе түләүле бит хәзер, әлеге акчаны алар эшләп барыбер кайтарачак. – Читтән торып укырга керүчеләр өчен вакыт бардыр әле. Документлар тапшыру ничәсенә кадәр дәвам итә? – 5 сентябрьдән 20 сенә кадәр, имтиханнар исә 20 – 27 cе көннәренә куелган. Мәктәпне быел тәмамлаучылар – БДИ, ә узган ел аттестат алучылар университет билгеләгән тест нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк. | |
|
Всего комментариев: 0 | |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...