Главная » 2009 » Август » 23 » АНОНС: ТНВ 19.30мин. Сәкинәнең дүрт ел фасылы
16:29
АНОНС: ТНВ 19.30мин. Сәкинәнең дүрт ел фасылы


null"Яңа гасыр" телеканалын карап баручылар игътибар итми калмагандыр, буген Татарстан Президентының хәләл җефете Сәкинә Шакир кызы Шәймиевага багышланган документаль фильм эфирга чыгачак. 


Фильмның исеме турында аның мөхәррире, телеканалның генераль директоры Илшат Әминов болай дип аңлатты: "Елның дүр фасылы булган кебек үк, кешенең дә гомер язы, җәе, көзе һәм кышы була. Без Сәкинә Шакир кызы турындагы фильмны елның дүрт фасылы дәвамында төшердек. Шәхес турында фильм эшләү бер үк вакытта кызыклы да һәм бик җаваплы да. Үзебез һәм тамашачы өчен ясаган иң зур ачышыбыз исә героебызның чып-чын татар хатыны икәнлегенә инану булды. Үз гомерләрен тулысынча гаиләләренә, яраткан кешеләренә багышлаган асыл затларыбыз горурлана ала: чөнки татар хатын-кызы өчен моннан да югарырак, изгерәк миссиянең булуы мөмкин түгел. Ләкин үзеңне гаиләгә, иргә багышлау дигәндә хатын-кызны пешерүче, юучы, ягъни эштән башы чыкмаучы дип карауны күздә тотучылар ялгышыр. Хикмәт хатын-кызның гаилә учагына ут өстәп, шул җылылыкны саклавында гына түгел, ә аның бөтен барлыгын, аңлы тормышын яраткан кешесенең тормышын кабул итеп, тулаем аның белән бер булып яши алуында. Төп ачышыбыз нәкъ менә шунда". 


Аңлашыладыр, фильм Сәкинә Шакир кызының түгәрәк гомер юбилеена туры китереп эшләнгән: иртәгә Президентыбыз янәшәсендә, дөресрәге, аның ышанычлы ышыгында бәхетле гомер кичерүче сөйкемле татар хатынының туган көне. Без дә аны күпсанлы укучыларыбыз исеменнән ихлас котлыйбыз һәм игътибарыгызга аның "Миңтимернең хәләл җефете" дигән китабыннан бер өзек тәкъдим итәбез. Президент хатыны нинди була дигән сорауга өлешчә җавап табарга булышыр ул сезгә. 
 

Минем дөньяга карашым 

Синең өчен начар кешеләр бөтенләй юк, диләр миңа. Хикмәт минем холкымда, күрәсең. Мин гомерем буена низаглы хәлләрдән ераграк булырга тырыштым. Нидер хәл иткәнче, мин хаклымы, түгелме, дип озак уйланам. Җиде кат үлчәп бер кат кисүче мин. Игелекле, акыллы, бик зирәк әнием мине шундый итеп тәрбияләгән. Ул, халкыбыз әйткәнчә: "Кызым, таш атканга аш ат", – дип өйрәтә иде. Минем өчен моңа тиң башка юл юк. 


Массакүләм мәгълүмат чараларында президентка кагылышлы теге яки бу вакыйгалар бозып күрсәтелсә, минем ничек борчылуымны берәрсе белә микән? Миңтимер үзе мондый хәлгә тыныч карый, мине юата. Хәзер демократия бит, ди. Әмма моңа күнегү миңа бик авыр бирелә. 



Нигездә, мине барысы да бик игелекле кеше диләр. Минем тормышның кыйбласы шул: бер яхшылык меңе белән кире кайтыр. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, ди халык мәкале. "Игелеккә ышаныр өчен аны эшли башларга кирәк", – дигән Лев Толстой. Чыннан да, явызлык явызлык тудыра, ә игелек игелекне ишәйтә. Миңтимер моны һәрчак ассызыклап тора. Миңа бик күпләр ярдәм сорап хат язалар. Кулымнан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышам, һәрвакыт акылым һәм йөрәгем кушканча эшлим. 


Мин тыйнак яшим. Үз чәчтарашым да, өй җыештыручым да юк. Миңа президент хатыны буларак ниндидер өстәмә хезмәт күрсәтү каралмаган да, һәм кирәкми дә. Дәүләти дәрәҗәбез буенча безнең өйдә хезмәтчеләр булырга тиеш. Миңтимер, ярым шаярып, болай ди: "Синең холкың белән бу мөмкин түгел. Чөнки алар сине түгел, син аларны карый башлаячаксың". Ул хаклы, чөнки холкым шундый. 



Мин бер эштән дә җирәнмим: юам да, себерәм дә, җирдә дә казынам. Базарга да үзем йөрим. Бу миңа кыен түгел, киресенчә, кешеләр белән аралашу үзе бер рәхәт. 


Тагын бер хикмәтем бар. Кухняма берәүне дә кертмим. Гомерем буе ашарга үзем әзерлим, берәүгә дә ышанмыйм. Аш-суга бик остамын дип мактана алмыйм. Әмма, ирен, гаиләсен, өен яратучы хатын-кызга хас булганча, тәмле итеп пешерергә тырышам, ризыкка мәхәббәт хисләремне дә кушып җибәрәм. Яшьрәк чакта мин ял көннәрендә кухнядан чыкмый идем диярлек. Хәзер инде анда азрак "биергә" тырышам. Без күбесенчә кысыр ашлар, вегетариан ризыклар ашыйбыз. Икебез дә бәрәңге шәңгәсе, кыстыбый яратабыз. 



Кунаклар килсә, аларны үз күзәтчелегемә алам. Һәрбер кунак өстәлдәге ризыкларның һәммәсен дә ашап карарга тиеш дип беләм. Шуңа күрә һәрберсе янына шәхсән барып тәкъдим итәм. Миңтимер әйтә: "Үзе өстәл янына утырмый торган нинди хатын инде бу? Җитмәсә, президент хатыны әле", – ди. Минем әтием дә нәкъ шундый – бик кунакчыл булган. Аңа охшаганмын, күрәсең. 

P.S. "Сәкинәнең дүрт ел фасылы" фильмы "Татарстан – Яңа гасыр" телеканалында 23 август көнне 19.30 сәгатьтә күрсәтеләчәк. 



 


Просмотров: 1434 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Август 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...