Главная » 2009 » Август » 20 » КАЗЫЕБЫЗ ХАҖИ СӘЕТЗАДА ХӘЗРӘТ ГЫЙМАЕВНЫ ЮБИЛЕЕ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ!
12:15
КАЗЫЕБЫЗ ХАҖИ СӘЕТЗАДА ХӘЗРӘТ ГЫЙМАЕВНЫ ЮБИЛЕЕ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ!
Нәк 75 ел өлек Комсомол районы Чичкан авылында күп балалалы ишле гаиләдә Сәетзада хәзрәт Гыймаев туган. Авыл мәктәбен тәмамлагач үсмер яшь егет тормышын авиациягә багышларга уйлаган һәм авиация учищесына кереп уңышлы гына тәмамлый.
Сәетзада хәзрәт 1958 елның январендә Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендә хезмәт итә башлый.Шуннан соң ул яшь хатыны Фәкыяне үз янына чакырта.Троицк шәһәрендә торганда алар өч фатир алыштыралар. Соңыннан дүрт бүлмәле фатирдә өч летчик үз гаиләләре белән тормыш итәләр. Беренче балалары Рената нәкъ менә шул Троицк шәһәрендә туа..Хәзерге вакытта ул Свердлов өлкәсе Первоуралск шәһәрендә үз гаиләсе белән яши.Аның ике баласы бар. Рената югары дәрәҗәле табиб. 1960 елда гаилә Пермь шәһәренә күчә.12 кв.м. бүлмәдә ике гаилә яши. Ярты елдан соң Пермьдә өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә яшиләр.
 1962 елда Н.Хрущев идарә иткән вакытта Сәетзада абый очулар белән җитәкләгән. Шуннан соң Пермь өлкәсе Красновишерск шәһәренә күчәләр. Анда ике балалары Динара һәм Дамир дөньяга киләләр.Хәзерге вакытта алар Чабаксар шәһәрендә тормыш итәләр. Динара балалар бакчасында шәфкать туташы , Дамир инженер булып эшли. Шул вакытта Фәкия апа Пермь дәүләт университетында читтән торып укый. Балаларны Фәкия апаның әнисе карап үстерергә булыша. Пермь өлкәсендә Сәетзада абый алты ел дәверендә хезмәт итә.
Шуннан соң алар Коми республикасы Инта шәһәренә күчәләр.Монда аларның кызлары Наҗия туа. Шул вакытта Факия апа горный техникумында тулай торакта тәрбияче булып эшли. Хәзерге вакытта кызлары Нәҗия сөт заводында менеджер блып эшли.
1970 елда аларны Төмән өлкәсенә, Комсомольск поселогына күчерәләр.
1978 елда Чиләбе шәһәренә күчәләр.
1980 елда Сәетзада абый пенсиягә подполковник дәрәҗәсендә чыга һәм алар Чабаксар шәһәренә кайталар. Чабаксарда Сәетзада абый дүрт ел Промтрактор заводында эшләгән вакытта кадрлар буенча директор урынбасары дәрәҗәсенә ирешә. Фәкия апа авыру сәбәпле шәһәрдән туган җирләре Чичкан авылына кайталар.
1992 елда Сәетзада абый мәчеткә йөри башлый. 1996 елда аны мәзин итеп куялар һәм Сәетзада абый Казан югары мөселман мәдрәсәсенә читтән торып укырга керә. Фәкия апа абыстай вазифаларын башкара башлый. Бер генә дә мәҗлес алардан башка үтми. Хәзерге вакытта Сәетзада хәзрәт Чувашстан Җөмхүриятенең Диния нәзарәте рәисе Мөфти Әлбир хәзрәт . Кргановның беренче урынбасары, Казый (шәриат судъясы).
Кадерле Сәетзада хәзрәт!Сезне гомер үрләрен яулый-яулый шушы баскычка килеп биткән юбилеегыз белән котлап, игелекле озын гомер телибез. Тирә-юньгә яшәү көче биреп, әле озак еллар халыкка якты нур өләшеп, сәламәтлек, иман байлыгы белән яшәргә насыйп булуын телибез!.
Иртәгесен сызылып аткан таңнар
Олы шатлык алып килсеннәр.
Картлык көннәрегез тигезлектә, 
Бәхет белән имин үтсеннәр.
Чувашстан Республикасы милли-мәдәният мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов, Урмай авылы иьтимагый киңәшмәсе рәисе Хаҗи Фиргат Хаертдинов.
Просмотров: 1119 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Олы хермэтле Казыйга!  
0
Сәетзада хәзрәт ! Сездэн якты нур, изгелеклек, галимлек, тепле фэнни хэм дин белемлек чэчелеп тора! Сез бик грамотный современный хазрэт. Саулыгыгыз кечле булсын, Факыя апа белэн тигез,озын гомер яшягез! Рахмэт сезгэ!
туганын.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Август 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...