Главная » 2009 » Август » 18 » РАМАЗАН АЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!
11:15
РАМАЗАН АЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

    Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Рамазан ае хакында Шәгъбән аеның ахыргы көннәрендә, менә шушы сүзләрне әйтте: “Безгә, мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, Рамазан ае үзенең күләгәсен салды. Ул айда бер кичә бар. Бу кадер кичәсе, ул мең кичәдән артыграк. Кем дә кем шул кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, төн уртасында торып, тәһәҗҗүд намазларын укып, сәхәр вакытында, Аллаһтан дога кылып сораса, ул бәндәнең догалары кабул ителер. Чөнки шушы төндә рәхмәт фәрештәләре таң белгәнчегә кадәр бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһка ирештереп торырлар”.

     Шушы мөбәрәк айларыбыз килеп җитте. Аллаһ Сөбхәнәһү вә Тәгалә Коръән-Кәримдә әйттек: “И. иман китергән бәндәләрем, сәләмәт, гайрәтле, көчле. Куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз”.

     Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм мөбәрәк хәдисендә әйтте: “Рамазан аенда ураза тотучы бәндәләргә күп сөенечләр бар”. Ике зур сөенечкә ия булабыз. Беренчесе: көндез ураза тотканнан соң – ифтар вакытында ризыкка ирешү сөенече. “Әлхәмдүлилләһ, шушы көннең уразасын тотып, ифтарга ирештем. И, Раббым, тоткан уразаларымны кабул итсәң иде, бәндәчелек белән кылган гөнаһ- хаталарымны тоткан уразаларым бәрәкәтендә ярлыкасаң иде”, -дип ризыкны “бисмиллә” әйтеп кабуыгыз, бу бик зур сөенеч.  “Моннан артыграк сөенеч, -ди  Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм, - бу кыямәт көнендә Аллаһ хозурына барган вакытта тоткан уразаларыгыз бәрәкәтендә җәннәтләргә ирешүегез”.

     Аллаһы Тәгалә безнең иманыбызны ачлык белән сыный. Бу бик зур сынау, чөнки беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, ризык бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәкләрдән тыелабыз.

     Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә күп-күп сөенечле вәгъдәләр бар. Ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән күркәм вәгъәләрнең иң зурысы:

     “Рамазан  аенда ураза тотучының тоткан уразасы кабул булса, анадан яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр”, - диелгән Рәсүлебез галәйһиссәләмнең хәдис шәрифендә.

     Мөбәрәк Рамазан ае – гафу итү ае. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһү галәйһи вә сәләм безләргә Кадер кичәсендә укыла торган шушы доганы өйрәтте:    

     “Әллаһүммә әңтә гәфүвүн. Түхиббүл гәфвә. Фәгфү гәннәә” “Йә, Раббым, Смн Гафу Итүче Зат, гафу итүне сөясең. Гөнаһларыбызны гафу ит”.

 

УРАЗАГА НИЯТ КЫЛУ ҺӘМ АВЫЗ АЧУ ДОГАЛАРЫ

     Ураза тотучы кеше билгеле вакытта ризыктан, судан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш. Кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап бетерелә. Аннан соң авыз чайкала да, ният кылына. Тел белән ният әйтү – саваплы эш, аны башта ана телебездә әйтәбез: “Илаһи ният кылдым, бер Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы өчен, таң беленгәннән алып кояш баеганчыга кадәр Рамазан уразасын тотмакка Бу сүзләр гарәп телендә дә әйтелергә мөмкин: “НӘҮӘЙТҮ ӘН ӘСУУМӘ САУМӘ ШӘҺРИ РАМӘДААНӘ МИНӘЛ-ФӘҖРИ ИЛӘЛ-МӘГРИБИ ХААЛИСАН ЛИЛ-ЛӘӘҺИ ТӘГАПЛӘӘ”

     15-20 минут Коръән аятьләре, шушы йорттан ахирәткә киткәннәр рухына догалар укып бетерелгәч, иртәнге намаз башлана.

     Көн буена ураза тотканнан соң, кояш баткач, авыз ачарга тиеш булабыз. Су, тоз яки берәр татлы җимеш белән авыз ачу саваплы санала. Аннан соң ана телендә: “Йә, Раббым, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразамны кабул кыл. Йә, Раббым, үзең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл”, - дип әйтәбез. Белгән кеше дога кылып куйса, бу шулай ук гүзәл бер эш булыр. Ифтар кылганнан соң гарәпчә мондый дога укыла: “ ӘЛЛААҺҮММӘ ЛӘКӘ СУМТҮ ҮӘ БИКӘ ӘМӘНТҮ ҮӘ ГӘЛӘЙКӘ ТӘҮӘККӘЛТҮ ҮӘ ГӘЛӘӘ РИЗКЫЙ-КӘФТӘРТҮ ФИГ-ФИРЛИ ЙӘӘ ГАФФӘРУ МӘ КАДДӘМТҮ ҮӘ МӘ ӘХХАРТҮ”.

УРАЗА ВАКЫТЫНДА ТЫЕЛГАН МӘКРУХ ЭШЛӘР:

   -файдасыз  сүзләр сөйләү;

   - әдәпсез сүзләр сөйләү;

   - мунчага кереп озак утыру;

   - суга чумып коену;

   - сагыз (чәер) чәйнәү;

   - авыз үбү;

   - авыз ачмыйча ике көн рәттән ураза тоту;

   - нинди дә булса берәр гөнаһ эш кылу;

   - авыруы көчәчәгән белә торып ураза тоту.

 

  УРАЗАДА ДӨРЕС САНАЛГАН ЭШЛӘР:

-          сатып алыначак ризыкны татып карау;

-           күзгә сөрмә тарту;

-          балага ризык чәйнәп бирү;

-          мыек һәм иреннәрне майлау;

-          теш чистарту;

-          кан алдыру;

-          селек салдыру;

-          комган белән госел коену;

-          мунчага кереп юуынып чыгу;

-          сабын белән юыну.

 

УРАЗАНЫ БОЗА ТОРГАН ЭШЛӘР:

-          борчак кадәр генә булса да ризык йоту;

-          бер тамчы булса да су эчү;

-          дару эчү;

-          укол кадату;

-          якынлык кылу;

-          күзгә дару салу.
ИМАН НУРЫ газетасыннан алынды

 

Просмотров: 3265 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Август 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...