Главная » 2009 » Август » 16 » КОТЛЫЙБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ!
17:18 КОТЛЫЙБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ! КОТЛЫЙБЫЗ! | |
Комсомол авылында яшәүче Вагыйз улы Рәмис Шәйдуллов белән Казан шәһәрендә яшәүче "Урмай моңы" фестивале лауреаты Илгиз кызы Гөлназ Садретдинованың (Әнисе Урмай авылыннан Сания) бүген туй көннәре .
Кадерле Рәмис һәм Гөлназ ! Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән котлыйбыз һәм изге , матур теләкләребезне юллыйбыз. Бәхет кенә СЕЗГӘ юлдаш булсын Алга таба гомер иткәндә. Сокланырлык эшләрегез кала Гомер йомгакларын сүткәндә. Шатланышып яшәгез,хәсрәт күрми, Тыныч булсын һәрчак күңелегез. Сәламәт булып, ак бәхетләр белән Гел шатлыкта үтсен гомерегез! Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлрәк, йөзегез кояштай нурлы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Һәр туачак таңнар иртәсе сезгә бәхет, шатлык алып килсен, йөрәгегездәге мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен! Иң изге теләкләр белән Урмай авылы иҗтимагый Киңәшмәсе! | |
|
Всего комментариев: 2 | |||
| |||
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...