Главная » 2009 » Август » 15 » Ялганчыларга көн бетә
16:51 Ялганчыларга көн бетә | |
Киләсе елдан түрәләргә генә түгел, милиция вәкилләренә дә үзләренең керемнәре турында хисап тотарга туры киләчәк. Дөрес мәгълүмат бирмәүчеләрне эштән куачаклар. Бу – Россия Эчке эшләр министрлыгында гамәлгә керәчәк яңа кагыйдәләрнең берсе генә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының шәхси куркынычсызлык департаменты башлыгы Юрий Драгунцов сүзләренә караганда, үз керемнәре турында мәгълүматны милициядәге барлык хезмәткәрләр дә җиткерергә тиеш булачак. Рядовоймы ул, генералмы – мөһим түгел. Хокук саклаучыларга үзе генә түгел, гаиләсенең һәм якыннарының матди хәле турында да хәбәр итәргә, нинди кыйммәтле әйберләр сатып алуы хакында хисап тотарга туры киләчәк. Министрлыкның норматив-хокукый базасына әнә шундый үзгәрешләр кертү күздә тотыла. Яңа кагыйдәләр кесә тикшерү белән генә чикләнмәячәк. Милиция җитәкчеләре белән 1 елга исәпләнгән килешүләр төзеләчәк. Ул-бу килеп чыга калса, шунда ук эштән куачаклар. Ә инде җитәкче вазыйфасына билгеләнәчәк кешегә полиграф, ягъни ялган детекторы каршысында җавап тотарга туры килә. Россия Эчке эшләр министрлыгында исә яңа алымнар хезмәткәрнең һөнәри осталыгын һәм әхлакый-психологик торышын ачыкларга ярдәм итәчәк дип өметләнәләр. Әлеге тикшерүләр нигезендә, милиционерның органнарда калу-калмау мәсьәләсе хәл ителәчәк. Хокук яклаучылар һәрвакыттагыча мондый гамәлләргә артык зур өмет белдерми. Хәер, бу очракта ике якның фикере дә игътибарга лаек. Әмма ниндидер чаралар күрергә тырышу берни эшләмәүдән барыбер яхшырак. | |
|
Всего комментариев: 0 | |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...