Главная » 2009 » Август » 11 » Солярий яман шешкә "ишек" ача
18:14
Солярий яман шешкә "ишек" ача
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ), ясалма ультрафиолет нурлары ярдәмендә кызыну сәламәтлеккә зур куркыныч белән яный, дип тапкан. Шулай итеп, бөтен дөнья күләмендә дистәләрчә миллион кеше үз иткән солярийлар зарары ягыннан тәмәке һәм хәмергә тиңләштерелгән.

Рак авыруларын өйрәнү буенча Халыкара агентлык (ВОЗ составына керә) тикшеренү нәтиҗәләрен игълан иткән. Бу тикшеренү 1992 елда рак авыруының "ихтимал" сәбәбе дип кенә бәяләнгән ясалма ультрафиолетның яман шешкә бәйле зур куркыныч белән янавына шик калдырмаган инде.

"Солярийда кызыну кешеләрдә рак авыруы китереп чыгара. Нурланыш тән тиресе һәм күзләрдә меланома дигән үтә яман чиргә "ишек" ача", – ди тикшеренү үткәргән белгечләр. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, кеше 30 яшенә җиткәнче кызынуның ясалма приборларыннан файдалана башлаган очракта ракның үтә дә авыр төре булып саналучы меланома куркынычы (гадәттә бу чирдән интегүчеләрне үлемнән алып калып булмый) 75 процентка арта.

Россиянең "Яңалыклар" мәгълүмат агентлыгы билгеләп үткәнчә, әлеге кызыну бүлмәләренең рак белән бәйлелеге инде күптән билгеле. Хәер, солярийларның сәламәтлеккә гаять тискәре йогынты ясавын ачыклаган соңгы тикшеренү нәтиҗәләре пәйда булганчы ук ВОЗ ясалма ультрафиолетның кояшта чиктән тыш күп кызынуга караганда да зарарлырак булуы турында кисәткән.

Галимнәр әйтүенчә, солярийларның зыян китерүенә дәлилләр бик озак эзләнелгән: тикшеренү барышында хайваннар белән төрле экспериментлар, кешеләр арасында рак белән авыру дәрәҗәсенә карата эпидемиологик тикшеренүләр үткәрелгән.

Солярийларны бигрәк тә Төньяк Европа һәм Азия кешеләренең үз итүләрен искәртик. Узган елда уздырылган сорашып-белешүләрдән күренгәнчә, Германиядә 14 миллион кеше ясалма кызынуга мөкиббән китә икән. Җитмәсә, шуларның дүрттән бер өлеше – 17дән яшьрәк үсмерләр. Икенче бер тикшеренү мәгълүматларына караганда, Европа илләрендә – Франция, Бельгия, Германия һәм Швециядә яшәүче халыкның дүрттән бер өлеше чамасы үз гомерләрендә бер генә тапкыр булса да солярийга кереп кызынган.

Просмотров: 806 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Август 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...