Главная » 2009 » Август » 11 » ЯКТАШЫБЫЗ РАФАИЛ ӘФӘНДЕ МИНАДИЕВ КИТАП ИҖАТ ИТТЕ
17:48
ЯКТАШЫБЫЗ РАФАИЛ ӘФӘНДЕ МИНАДИЕВ КИТАП ИҖАТ ИТТЕ
nullИй, Раббебез! Догабызны, эшебезне кабул итеп ал! Чынлыкта, Син ишетеп, күреп торасың”- менә шундый хадис белән исемләнгән якташыбыз Рафаил әфәнде Минадиевның шәхси китабы. Чынында бу китап ниндидер нәшрияттә эшләнгән басма түгел, ул электрон басма итеп компьютерда җыелган, аннан инде үзешчән ысуллар белән шәхси китап дәрәҗәсенә әверелгән.
Рафаил әфәнде Минадиев мәркәзебез Казанда “Казанның 1000 еллыгы” исемле мәдрәсәдә шәкерт буларак белем ала. Менә шунда укыганда ,туган авылы хатирәләренән , үткән тормышына таянып һәм бүгенге мәдрәсәдә алган белемнәрен кулланып әлеге китапны җыеп бастыра. Аның тиражы күп түгел, дистәләп кенә хисаплана, шулай да ул иҗади эш. Укучылар өчен кызык итеп эшләнгән. Менә шушы китапларны Рафил әфәнде бүген Чувашстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әлбир хәзрәт Кргановка, Казый Сәетзада хәзрәт Гыймаевка, Тукай авылы иҗтимагый Киңәшмәсе рәисе Хажи Агъзем әфәнде Шакировка , ЧР дәүләт Советы депутаты, “Чувашрегионгаз” оешмасы генераль директоры Кияметдин әфәнде Мифтахутдиновка һәм миңа , ЧР милли-мәдәният мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдиновка бүләк итеп калдырды. Теләгән кеше бу китапны укый ала Урмай авылы китапханәсендә һәм Урмай авылының үзәк мәчетендә. Рафаил әфәндегә укуында уңышлар, саулык сәләмәтлек һәм рәхмәтебезне белдерәбез.


Просмотров: 837 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Август 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...