Главная » 2009 » Август » 6 » Башта да кризис
18:38 Башта да кризис | |
Россиялеләрнең һәр икенчесе кризисның икенче дулкыныннан курка. SuperJob.ru үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли. Кризис җиле көз көне кабатланачакмы-юкмы? Бу сорауга икътисадчылар әле һаман төгәл генә җавап бирә алмый. Берәүләр: "Иң куркынычы алда әле", – дип фаразласа, икенчеләр исә: "Күрәсен күрдек инде", – дип тынычландырырга тырыша. Ничек кенә булмасын, кризистан зыян күрергә өлгергән россиялеләр кытлыкның яңа дулкынына әзерләнә башлаган инде. Сораштыруда катнашучыларның яртысы диярлек: "Кризиска рухи яктан булса да әзерләнәбез", – дигән. Күпчелек бурычка алмаска, акчаны бушка туздырмаска тырыша. Рецензентларның 43 проценты эшенә җаваплырак карый башлаган. Кризис чорында эшсез калудан куркалар, күрәсең. Әҗәте, кредиты булганнарның да күбесе салкын тиргә төшкән. "Бурычларны түли алмаячакмын", – дип борчыла алар. Гаиләсе, балалары булганнар кризистан азрак курка. "Авыр хәлдә калсам, тормыш иптәшем, ул-кызларым ярдәменә өметләнәм", – дигән андыйлар. Ә ялгызакларның 44 проценты борчылуын яшермәгән. Быел эшсез калган, хезмәт хакын азрак ала башлаганнар да ут йотып яши. "Безнең башлар күп күрде инде", – дип уфтанган алар. Сораштыруда катнашучыларның 36 проценты исә бернәрсәдән дә курыкмый. Берәүләр: "Эш юк, акча юк, тагын нәрсә булсын?", "Бүгенгедән дә начаррак булмаячак", – дип юанса, икенчеләр, гомумән: "Кризисның икенче дулкыны килмәячәк", – дигән фикердә. Респондентлар арасында кытлыкны котылгысыз дип санаучылар да бар. Оптимистлар кризиска психологик яктан әзер икән инде. "Мин кыю кеше, авырлыкларны барыбер җиңәчәкмен", "Кризис башта ул. Эшләргә кирәк", – диючеләр дә табылган. Ватаным Татарстан газетасы.
| |
|
Всего комментариев: 0 | |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...