Главная » 2009 » Август » 5 » Без Голливудтан ким түгел
18:05
Без Голливудтан ким түгел
Казанда Лев Толстойның балачагы турында "Йөземле көннәр" дигән документаль фильм тө­шерелә башланган икән дигән хәбәр тынып өл­гер­мәде, 2 августта көн­дезге өченче яртыда Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бинасы каршында кот­очкыч шартлау яңгырады. Туктап торган "Мерседес"ның түбәсе күккә очты.

Сергей Безруков белән Леонид Ярмольник катнашындагы "Иң чын әкият" ("Самая реальная сказка") киносы сюжеты буенча әнә шулай булырга тиеш икән. "Мосфильм" пиротехнигы Юрий Удальцов шартлаудан бик канәгать калганлыгын белдерде. Дүрт кешедән торган бригада атна буе шушы кыйммәтле машинаны ботарларга әзерләнгән. "Барысы да без уйлаганча килеп чыкты", – диләр алар, елмаеп. "Казан ярминкәсе", тирә­сен камап алып транспорт хәрә­кәтен туктатканнан соң, моторы, арткы ишекләре алынган кәттә машинаның көлен күккә очырганнар.

Шунысын да искәртик: Сергей Безруков фильмда Иван-юләрне генә уйнап калмый, проектның генераль продюсеры һәм сценарий авторларының берсе дә булып тора. Леонид Ярмольник исә Үлемсез Кощей ролен башкара. Журналистлар белән очрашуда ул: "Ниһаять, җаным теләгән роль насыйп булды", – дип белдерде. "Мин үлемсез, кызыклы кешене уйныйм. Аны бу фильмда заманча алымнар белән үтерергә маташалар. "Мерседес"ны шарт­лату да минем башка җитәргә омтылу иде", – дип тә өстәде.

Ярмольник сүзләренә караганда, тискәре каһарманнар кинода гына түгел, тормышта да кирәк. "Әгәр яхшылык начарлыкны бө­тенләйгә җиңә икән, соңыннан ул үзен-үзе юк итәчәк. Шуңа күрә мин Иван-юләргә лаеклы көндәш булырга тиешмен. Россия бүген Сережа уйнаган Иваннар аркасында яши. Тормышыбызда Кощей сыман албастылар да байтак. Алар бер нәрсә эшләргә алына, нәтиҗәдә бөтенләй икенче чишелеш килеп чыга".

Актерлар Казан каласыннан бик канәгать калган. Иң матур шәһәрләрнең берсе икән ул, диләр алар. Ярмольник исә: "Казан соңгы вакытларда үзгәрде, тагын да матурайды. Безнең өчен шунысы да әһәмиятле: ул башка калаларга охшамаган. Аның Мәскәүгә якын булуы да безнең өчен отышлы", –дигән фикердә.

Фильмның эчтәлеге хакында журналистларга актерлар ачылып сөйләмә­деләр. Бары тик Кощей – олигарх Борис Кощеев маҗаралары икәнлеген генә тәгаенләделәр. Ул акыллы, хәйләкәр, кызыклы кеше.

"Тамашачы мине күрәл­маса, димәк, уен барып чыкмаган. Киресенчә, алар тискәре каһарманны вакыты-вакыты белән кызганырга да тиеш әле", – ди Леонид.

Фильмның режиссеры ассистенты Рәмзия Закир­җанова сүзләренә караганда, бу көннәрдә фильм һаман да шул ук ЮХИДИ бинасы каршында төшереләчәк. Сюжетларда шулай ук Казан вокзалы күренешләрен дә күреп булачак. Гомумән, фильмның географиясе ки­ңәергә охшаган. Казан каласы белән илһамланган "мосфильмчылар" август азагында Чабаксарда да өзекләр төшереп кайтачак икән. Рәм­зия ханым шулай ук Леонид Ярмольник, Сергей Безруков, Ирина Безрукова кебек танылган йолдызлар белән беррәттән, Качалов театрыннан ике актер катнашачагын да әйтте.

Без аңардан: "Фильмда бомж булып йөрүче Шүрәле образы була дип ишеттек, ул хакмы?"– дип тә сорадык. Рәмзия ханым исә: "Мин аны күрмәдем, әмма кичә зәңгәр костюмлы кеше йөрде", – дип җавап бирде. Казан белән рухланган, күренеш­ләрен­нән генә түгел, аш-суларыннан да мөкиббән кит­кән "мосфильмчылар" милли каһарманны андый тү­бәнлеккә төшермәс дип фаразлыйк. Казан мэриясе фатихасы белән төшерелгән бу кино милләтебезгә нинди файда китерер, бу сорауны әлегә ачык калдырыйк.

Сүз уңаеннан шунысын да искәртик: август азагында үзебезнекеләр дә фильм төшерә башлаячак. "Ел сценариесе" бәйгесендә җиңү яулаган Халисә Ширмән әсәре буенча "Ерактагы йолдызым минем" дигән фильмны төшерүгә Нурания Җамали алыначак. Нурания ханым: "Кастинглар үткә­рел­сә дә, кайбер рольләргә актерлар табылмады әле", – дип хәбәр итте.

Менә шулай, Голливудтан ким түгел хәзер Казан. Август аенда гына да калабызда өч фильм старт алды. 
Гөлсинә Хисаметдинова

Просмотров: 831 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Август 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...