Главная » 2009 » Август » 5 » Язмыш хәл ителгән көн
17:49 Язмыш хәл ителгән көн | |
Мөбарәк өч айның берсе булган Шәгъбән аеның унбишенче кичәсен – (14 еннән 15 енә каршы кичә) ел саен мөселманнар рухи күтәренкелек белән каршы алалар. Ислам галимнәре раслаганча, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә – Бәраәт кичәседер. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья сәмасына (күгенә) иңдерелгән, вә Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә төшерелә башлаган. Ислам галимнәре аны "мөбарәк" дип сыйфатлый, чөнки ул – бәрәкәтле, тирән мәгънәле бер кичәдер. Бу кичәдә Хак Тәгалә бәндәләренә гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү мөмкинлеге бирә. Бәраәт бурычтан вә җәзадан котылу, димәктер. Бәраәт кичәсе гөнаһлардан котылу, димәктер. Бәраәт сүзе бер бурычны яисә салымны түләгәнне раслаган кәгазь (квитанция) мәгънәсенә дә туры килә. Шуңа күрә Бәраәт кичәсе гөнаһлардан котылуны раслап, безгә таныклык тапшыру кичәсе, димәктер. Ислам әдәбиятында Бәраәт кичәсенең биш хикмәте турында менә нәрсәләр языла: 1. Бу кичәдә хикмәтле рәвештә башкарылачак эшләрнең иң әһәмиятлеләре сайланып билгеләнә. 2. Бу кичәдә кылынган гыйбадәт (укылган намаз, ураза, Коръән хатем итү, дога, зикер, тәүбә) аеруча фазыйләтле һәм саваплы була. 3. Бу кичә илаһи ихсан һәм бәрәкәт белән туп-тулыдыр. 4. Бу кичә – мәгърифәт (ягъни ярлыкау) кичәседер. 5. Бу кичәдә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) тулы шәфкать бирелгән. Шәгъбән аеның унөченче кичәсендә Расүл Әкрәм өммәте өчен Аллаһы тәгаләдән шәфәгать (яклау, химая) теләгән. Һәм аның өчтән бере бирелгән. Ундүртенче кичәсендә кабат сораган. Тагын өчтән бере бирелгән. Унбишенче кичәсендә янә сораган һәм бу юлы тулы шәфәгать бирелгән. *** Шәгъбәннең унбишенче кичәсе белән бәйле хәдис тә бар. Пәйгамбәребез анда болай ди: "Шәгъбән аеның унбишенче кичәсе кердеме, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз. Чөнки Аллаһы тәгалә ул кичне кояш белән баеган вакытта дөнья сәмасында (күгендә) тәҗәлли итә (беленә, күренә) һәм: "Тәүбә һәм истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризыклы булырга теләгән булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?" – дип таң атканчыга кадәр сорап торыр. Пәйгамбәребез әйткәнчә, Бәраәт кичәсе – догалар һәм теләкләр кабул була торган кич. Шуңа күрә бу көнне ураза белән уздыру да Пәйгамбәребезнең сөннәтеннән санала. Бу мөбарәк кичне үзебез, гаиләбез, балаларыбыз, милләтебез һәм барлык мөэмин кардәшләребез өчен дога кылып, Аллаһы тәгаләдән дөнья һәм ахирәт бәхетен сорарга кирәк. Алдагы көннәрдә ризыкларыбыз мул, күңелләребез көр һәм дөньялар тыныч, күкләребез аяз булсын дип телик. Әмин. Әйтелгәннәрдән күренгәнчә, Бәраәт кичәсендә кешеләрнең бер еллык бәраәтләре язылыр вә фәрештәләргә тапшырылыр. Ягъни киләчәк бер ел эчендә бөтен мәхлукатның, бөтен барлыкның ризыклары, байлык вә ярлылык хәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак вә ул ел эчендә вафат булачак кешеләр – барысы да бу кичне билгеләнер. | |
|
Всего комментариев: 0 | |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...