Главная » 2009 » Август » 2 » Баллы хезмәт
09:46
Баллы хезмәт
БЫЕЛ УРМАЙДАН НИЧӘ КЕШЕ АРМИЯГӘ КИТКӘН? (Кем җавабын  17.00сәг. кадәр исем фамилияләре белән дөрес бирә , бүләккә "Мишәр" ансамбленең аудио-дискасын ала)
Киләсе елдан армиядә хезмәт итүчеләргә бушлай тәмәке бирмәячәкләр. Аның урынына солдат паегына конфет салачаклар. Ә офицерларга һәм контракт буенча хезмәт итүчеләргә солдат киемен үз акчаларына сатып алырга туры киләчәк.

Армиядәге яңалыклар турында Россия оборона министры урынбасары Дмитрий Булгаков сөйләгән. Киләсе елдан башлап солдатлар арасында төтен пыскытучылар кимер, ахры. "Без беркемне дә тартмаска мәҗбүр итә алмыйбыз, – дигән Дмитрий Булгаков. – Әмма солдатларга аны сатып алырга туры киләчәк". Хәр­би хезмәттәгеләрнең айлык акчасы берничә йөз сумнан артмавын исәпкә алсаң, тәмәке тарту шактый кыйммәткә төшәчәк. Түрәләр исә начар гадәттән баш тартырга теләүчеләргә ярдәм итәргә әзер: ел башыннан солдат паегына карамель салачаклар.

2012 елдан башлап хәрбиләрнең өс киемнәре дә үзгәрәчәк. Дөньякүләм танылган модельер Юдашкин махсус Россия хәрбиләре өчен уйлап чыгарган заманча киемнәр шул елдан гамәлгә керер дип көтелә. Ә иске киемнәрдән тулысынча баш тарту өчен өч ел кирәк булачак, ди. "Офицерлар һәм контракт буенча хезмәт итүчеләр аны үзләре сатып алырга тиеш", – дигән министр урынбасары. Моның өчен хәрбиләргә ел саен 20-25 мең сум акча түләячәкләр. Яңа формалар чыдамлы, нык тукымадан эшләнгән. Тик офицерлар моның белән килешми. Хәрбиләргә үрмәләргә, тауга менәргә туры килә. Нинди чыдамлылык турында сүз булырга мөмкин, янәсе. Өстәвенә яңа форма бик кыйммәт. Юдашкин иҗат иткән галстук кына 500 сум тора икән.

Кирза итекләр дә калачак. Солдатларга уңайлырак аяк киеме кирәк, дигән сүзләр бик еш яңгыраса да, түрәләр күн итектән тиз генә баш тартмый. "Складтагы бөтен аяк киемнәре эштән чыкканчы, алар гамәлдә кала", – дигән Дмитрий Булгаков.

 



Просмотров: 903 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 2
2 админ.  
0
а при чем эти мордашки здесь??????????????????

1 tatarin  
0
Кем җавабын бүгенге 17.00сәгат. дөрес әйтә шуны "Мишәр" ансамбленең дискы көтә.Җавабын комментариягә бирегез, исем фамилиягезне , телефон номерегызны язып җибәрегез.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Август 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...