18:28 11 нче мартта Кара пулат мәчетендә балалар өчен Корьән укулары | |
Киләсе якшәмбе көнне , 11 нче мартта, Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте Урмай мөхтәсибәтенең 5, 41 , 45 нче мәхаллә мәчетләрендә укучы шәкертләр арасында Коръән укулары буенча ярыш уздырачак. Дини укулар уздыруның максаты бер: бер авылда яшәүче, бер гомуми белем бирү мәктәбендә укучы балаларны бергә җыеп , аларда бердәмлек хисләре тудырып, Аллага тәгаләне яратырга, бер-беребезгә, туган илебезгә, җиребезгә, авылыбызга мәхәббәтт уяту. Динне, гореф-гадәтне, мәдәниятне , ана телен белүче балалар, киләчәктә замана гражданнары булып үскәндә генә , халкыбызның киләчәге бар. Шуңа күрә мондый укулар бик кирәк. Балаларның белеме тигез түгел, кемдер Коръәнне гарәп графикасы белән таныш, иҗекләп булсада укый , кемдер Коръәннән төрле аятъләрне яттан белә. Кемдер ишетеп кенә күзәтеп тора, яки бернидә белми. Менә шундый ярышларда белемне камилләштерү процессы булачак. Берни белмәгәннәр кыска гына булса да сурәләр, кемдер беренче хәрефләрне өйрәнә, иҗекләп укучылар уку тизлеген үстерә, иң осталары Коръән - хафизга омтылачак. Бүген мәчетләр, мәхалләләргә тик утырырга ярамый, хәрәкәттә булырга кирәк. Шуңа күрә якшәмбе көнне көндезге сәгать 10-га авылыбызның "Кара пулат" мәчетенә балаларыгызны үзегез белән бергә алып килегез. Үзегезгәдә файдалы укулар, дәрес булыр дигән теләктә калабыз. Коръән уку ярышы зур бәйрәм. Анда урын алу-алмауга карамастан катнашучы һәркем зурлауга, хөрмәтләүгә лаек. Бу зур савап. | |
|
Всего комментариев: 4 | |||||
| |||||