Главная » Гостевая книга | [ Добавить запись ] |
150.
...
(13.01.2010 22:30)
0
![]() ![]() Аминь!шулай булсын иде!!!
|
149.
мөслимә
(12.01.2010 22:20)
0
![]() ![]() Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтләре булсын!А.Т.безгә шушы яңа елларыбызда хәерле нигъмәтләрен бирсен иде.Төрле бәла-казалар,(бигрәк тә юл казаларыннан ,)беләнА.Т.сынамасын ,сакласын иде.Без бигрәк тә узебезнең әхлагыбызны төзәтергә тиешбез..Бүген безнең әхлагыбыз бик түбән,бозык ,начар.(мини-чаттан да күренә "гафу итегез!").Елыбыз хәерле булсын ,дисәк,әлбәттә,менә шушы яңа елда сезнең б/н бергә күбрәк әхлагыбызны төзәтүдә эшләсәк иде.
|
148.
мөслимәгә
(12.01.2010 13:16)
0
![]() ![]() Кыш бабай, чыршы бәйрәмен аңлатуыгыздан А.Т. риза булып савапларын насыйп итсә иде.
|
147.
мөслимә
(11.01.2010 23:35)
0
![]() ![]() Без Яңа елны гаиләдә бер-беребезне котлап ,Аллаһның бер кичәсен бәйрәм иткән кебек каршыларга тиешбез .Хәрамсыз,матур иттереп.Һәр яңа туа торган көн ,Яңа туа торган ел,бәндәгә мөрәҗәгат итеп килә .Йә,бәндәм син мине ничек каршылыйсың икән?Һәр көн безгә мөрәҗәгать итеп куркып килер ди.ЙӘ БӘНДӘМ СИН МЕНӘ ЯҢА ЕЛНЫ ,КӨННЕ , башлыйсың.Ничек иттереп син аны башларсың икән?Ничек иттереп үткәрерсең мине?А.Т.кушканча үткәрерсеңме ?Аңа каршы килеп үткәрерсеңме?Кыямәткә кадәр яңадан без синең белән очрашмыйбыз бит инде,бу соңгы көн була бит инде,дип әйтә икән.Чөнки без үткән көнебезгә кире әйләнеп кайтмыйбыз..
|
146.
мөслимә
(11.01.2010 22:34)
0
![]() ![]() Дөнья билгеләп үтәторган Яңа елны итагатьле итеп бәйрәм итүдән гөнаһ юк ,моннан курыкмаска кирәк .Әмма ничек билгеләп утәбеә без аны? Үзебез ничек каршылысаң,ел буе шулай була дибез.Күз салыйк:Телевизор белән бергә кулга бокал тоткан килеш.Яңа елның беренче көннән үк баш төзәтү кайгысы яңара..Димәк без ел буе без исерек булырга тиеш ,чөнки исереп каршылыйбыз бит.Менә бу дөресме?Бу икейөзлелек булмыймы?Кешеләр диннеңбозылуына аптырыйлар,ничек инде ул бозылырга мөмкин ,диләр.Шушы "яңа ел"ны уздыруныңхалыкка керүе бер гыйбрәт
|
145.
мөслимә
(11.01.2010 22:15)
0
![]() ![]() Ә без ничек Яңа елдә чыршы тирәсендә әйлән -бәйлән уйнап йөрибез.җырларның мәгънәсен карасак чыршыны мактыйбыз ,буләкләр алыпкилгәнсең дибез,(күп җырларда да шулай )Балаларыбызның башларын миңгрәтәбез,Бу агачка табыну була.,кеше берАллаһыга гына табынырга тиеш.Чыршы,кыш бабай мәҗүсиләрдән килгән.Ник чыршыны сайлаганнар?-чөнки чыршы агачы башка агачлардан аерылып тора.Җәйдә яшел ,кышта яшел бу Аллаһ агачы дигәннәр. Кыш бабайны (Кыш бабай булып киенеп )салкын ,кар, алып килә дигәннәр- Бу да беренче китергән мисалга туры килә.
|
144.
мөслимә
(11.01.2010 22:14)
0
![]() ![]() Иң беренчесе -Библия ,Иске васыять "Сез бозыклык кылмагыз һәм ирләр-хатыннар рәсемнәрен табыну нияте белән ясамагыз,сүрәткә табынмагыз,сүрәткә хезмәт итмәгәз."Икенчесе-"Аракы яки башка исерткечләр эчмә ,бу -барлык буыннар өчен мәңгелек канун".Өченчесе-Дуңгызлар сезнең өчен нәҗес итеп яратылды,ашамагыз һәм кагылмагыз.Бу сүзләр шулай укКОРЪӘНгә дә әйтелгән
|
143.
мөслимә
(11.01.2010 22:13)
0
![]() ![]() Яңа ел бәйрәмен бөтен планета халкы билгеләп үтә .Нинди бәйрәм ул ,каян килеп чыккан ,ул нәрсә белән хисаплана,ничек каршылыйбыз без аны.каршыларга тиешме,каршыласак ничек????
Милади ел белән бара торганЯңаел көне -ул Гайсә пәйгәмбәр тууыннан башлап хисаплана торган көн.Гайса пәйгамбәр дә-Аллаһының илчесе Гайса Галәйһиссәләм башка аерым бер халык өчен җибәрелгән пәйгамбәр .Мохәммәд галәйхиссаләм-барлык халык өчен җибәрелгән пәйгамбәр.Әмма гайса г-м яклаган кануннар да -Аллаһ канунары.Бүген христианнар яши икән ,аларның гадәтләре мөселманнарныкыннан аерыла икән ,бу Гайса г-м исеменнән әйтелгән кануннар Аллаһыныкы тугел, дип әйтеп булмый.Бу -Гайса г-мнән соң кемнәрнеңдер теләве белән аның өйрәтүе үзгәртелгән дигән сүз.Менә мин шушыңаберничә мисалкитереп китәм. |
142.
Дин белгеченэ!
(10.01.2010 18:06)
0
![]() ![]() Менэ элбэттэ дин белэн бэйле сорауларга сезгэ мэрэжэгать итэбез жавап бирергэ. Эммэ лэкин сез Дини календарьнедэ укымагансыз икэн, шулай дип анлашыла язмагыз буенча! Укыгыз календарьдэн э инде тагында анлашылмаса гафу итегез! Инде бераз анларга телэгэн кеше ул сорауга жавап тапты.
|
141.
Фаниль Гибатдиновка
(10.01.2010 16:48)
0
![]() ![]() Ник соң син шундый кайнар егет булгач яндекстан җавап алып сайтка куймыйсың, барыбыз да бергә укыр идек, аннан бит башка материаллар алып куясың, нигә моны куйгың келәми, аңлатып бир.Или сезнең сайтка куела торган материалларның чикләнгәннәре бармы???
|
140.
дин белгеченә
(10.01.2010 16:03)
0
![]() ![]() Син дингә көчләмә, ә диндә мөсельман кешегә ничек яшәргә кушылганны халыкка сөйлә һәм аңлатма бир. Аңлаганыбызча кешеләр хәрвакыттада бер берсенә яхшы теләкләр теләргә тиеш, Аллахе Тагаля теләкләребезне шул яңа ел кичендә генә кабул итәме? Юк та барда алай бик аңлашылып бетми???????
|
Слушай! дорфа сэйлэшмэ, мин сезнен белэн бернинди шартнамэ тэземэгэн, аннан укыгыз гостевойда, анда жавап бар..Жавабы ошамаса яндекска кер сорау бир, анлагач безне дэ анлатырсын..
|
138.
надан наданга
(10.01.2010 15:37)
0
![]() ![]() кыш бабайның, чыршы бәйрәменең кайдан килеп чыгуын сораган идек. сорауга төгәл ңавап бир, боргалама
|
Незнакомкага.
Ул чараны уткэреп була бөтен 30 дан олы кешелэргэ, парлыларга. Аерым буйдакларга үткәрү бик авыр булачак. Чынында 30дагы, гаиләләрен корып җибәрә алмаган кардәшләребез, Урмай мәдәният йортына бөтен җәмгыятъ (Общество)алдына килергә атлыгып тормаслар. Монда алар белән индивидуаль эш алып бирергэ кирәк, алар һәркайсы үзләренә күрә шәһес (Личность). Мин ышанам алар арасында олы бәхеткә, гаилә бәхетенә тиешле кешелернең саны күп. Әзрәк адашып калганнар. Без , җәмгыять, мәхәллә, иҗтимагый киңәшмә, авыл поселениясе, авыл китапханәсе, социаль мәдәният үзәге булышсак, аларнын саны әзәер иде. |
136.
Тимур Абдуллин, Казахстан,Чимкент
(10.01.2010 12:05)
0
![]() ![]() Фарит абый бик зур рахмят,мы рады ,что вы хотите с нами сотрудничать,мы готовим рок группу и двух вокалисток к вам ищем спонсоров на Чувашию Мои корни рядом в Саймане Ульяновской области мы ждём встречи с ВамиЕщё раз Рахмят!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!
|
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...