Главная » 2012 » Февраль » 16 » "Көмеш каләм" №160 Зәй, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы А сыйныфы укучысы
18:32
"Көмеш каләм" №160 Зәй, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы А сыйныфы укучысы

Мин татар. Минем милләт теле – бөек татар шагыйре Габдулла Тукай милләте. Без үткәнебез һәм киләчәгебез булган милләт. Чөнки горурланып сөйләрлек мең ярым еллык тарихыбыз, бай әдәбиятыбыз, күренекле шәхесләребез бар. Татар – нинди яңгыравыклы сүз. Татар дигән данлы исем безгә көч-куәт бирә, бөтенлегебезне  саклап киләчәккә әйдәп бара. Милләтемнең киләчәге татар теле яшәсә генә бар һәм булачак. Дөнья халыкларының бер мең телдә сөйләшүе  билгеле, татар теле исә әлегә иң күп санлы үндүрт тел исемлегендә. Соңгы халык саны алу мәгълүматлары буенча, татар, руслардан кала, икенче урынны алып тора. Тик шулай да, галимнәр фикере буенча, татар теленең үсешен, кулланылышын кайгырту кирәк.    Ә бу, минем фикерләвемчә, беренче чиратта, гаиләдән башланырга тиеш.

    Минем дә телем бишектән татар телендә "әти”, "әни” дип ачылды. Гаиләдә без гел татарча гына сәйләштек. Чөнки ата-ананың бурычы –баласын үз телен камил белә торган итеп тәрбияләү. Өч яшем тулганда, мине "Уймак кыз” балалар  бакчасына бирделәр. Анда тәрбиячеләребез безнең белән күбрәк русча гына сөйләште, үзем тә сизмәстән, русча гына сөйләшә башладым. Әти-әнием, минем  татар телен оныта баруыма борчылып, мине 1нче  сыйныфка укырга татар  гимназиясенә бирделәр. Биредә беренче сыйныфтан укыту-тәрбия эшләре халык педагогикасына нигезләнеп алып барыла. Укучылар халкыбызның гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре аша милли рухта тәрбияләнә. Балалар белән "Нәүрүз”, "Сөмбелә”, "Карга боткасы” кебек милли бәйрәмнәр оештырыла. Укучылар үзләре дә иҗади эзләнү эшләре алып бара. Һәм мин яңадан матур итеп татарча сөйләшә башладым. Алга таба укуымны рус мәктәбендә дәвам иттем. Бүген мин 10 сыйныфта укыйм. Рус мәктәбе булса да, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытучыбыз Резидә Рәхимҗан кызы безне милли рухта тәрбияләргә омтыла,барлык көчен биреп, дәресләрне җанлы итеп алып бара, халкыбызның үткәнен,бүгенгесен һәм дә киләчәген  безгә аңлаешлы итеп җиткерә, безне үз ана телебездә камил сөйләшә һәм аралаша  белергә омтыла.Сыйныфыбыздагы барлык укучылар да татар телебездә иркен, матур һәм дә дөрес итеп сөйләшәләр ,үзара да гел татарча аралашалар.

Һәр милләт үз телен камил белергә тиеш. Финляндия, Америкада яшәүче татарларыбызны гына алыйк: һәркем үз ана телендә матур итеп сөйләшә. Югыйсә, фин, инглиз телләре дәүләт теле булып исәпләнә. Телне саклау – ул язылмаган канун. Безгә дә шуны аңлап, шуңа ирешәсе иде. Меңнәргә еллар тупланып баеган, безгә борынгы Болгардан мирас булып калачак сыгылмалы һәм матур аһәңле, бай ана телебез бүген дә, киләчәктә дә милләтәбез яшәешенең төп  коралы булып  калыр дип ышанасы килә.

Бүген бу хакта шактый сөйләшүләр бара. 2012 ел -Зәй  муниципаль район башлыгы Татьяна Воропаева карары нигезендә районда "Милли мәдәният елы” дип игълан ителде. Авылларыбызда "Кулга-кул тотышып” дип аталган халык иҗаты фестивале бара. Бу, әлбәттә  шул җирлектә яшәүче халыкның йола, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен торгызуны күздә  тота.

"Татарстан – яңа гасыр" каналы да яңа елдан ”Аулак өй” тапшыруын кертеп җибәрде. Бу да, үткәнебезне барлап, йолаларыбызны киләчәк буынча җиткерү дигән сүз. Алда – Универсиада. Биредә дә килгән кунакларыбызны татар сувенирлары белән, милли тәм – томнарыбыз белән сыйлап, танытырлар дип ышанысы килә. Әгәр бу шулай икән, димәк, безнең киләчәгебез бар! Булачак! Кеше нинди генә милләттә булмасын, нинди генә эштә эшләмәсен, үз телен белсә, ул аның эшенә, һичшиксез, ярдәм итә. Тел – белемнең ачкычы, акылның "баскычы” дип юкка гына әйтмиләр бит. Туган телем минем белән әнә шулай янәшә бара. Яшәсен туган телем! Яшәсен милләтем! Милләтем, чәчәк атып, мәңге яшәсен!

Зәй муниципаль районы

 

 

 

аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле

7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

 

 

10 нчы  А сыйныфы укучысы

Хафизов Илдар

Зәй муниципаль районы

 

 

 

аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле

7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

 

 

10 нчы  А сыйныфы укучысы

Хафизов Илдарның сочинениесе

 

         

 

Тема:

                         Минем милләтем һәм киләчәгем

 

 

 

 

Укытучы: Нигъмәтҗанова Резидә Рәхимҗан кызы.

 

ның сочинениесе 

Тема:

                         Минем милләтем һәм киләчәгем

Укытучы: Нигъмәтҗанова Резидә Рәхимҗан кызы.

 

Просмотров: 690 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...