Главная » 2012 » Февраль » 21 » Валиуллин Ильяс, Саба районы Шәмәрдән лицееның 4Всыйныфы укучысы
16:48
Валиуллин Ильяс, Саба районы Шәмәрдән лицееның 4Всыйныфы укучысы

Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле... Минемчә, туган телне яратуны бөек шагыйребез Габдулла Тукай тулысынча аңлатып биргән: И туган тел, и матур тел, Әткәм - әнкәмнең теле. Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы. "Туган тел” шигыре кешене тормышының бөтен чорларына алып кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти-әниеңнең теле аша, син дөньяны таныйсың, җирдәге, кешедәге матурлыкны бөтен тулылыгы белән аңлыйсың. Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Тел һәм моң – күңелебезнең көзгесе ул.Үз телеңне белмәү, аны өйрәнмәү – зур кимчелек. Күз алдына китерик: үзенең туган татар телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой–шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен уку бәхетеннән мәхрүм була. Без – татар балалары, туган телебез – татар теле.Мин үз телемне бик яратам. Ул – минем әби-бабамның, әти-әниемнең теле. Татарча матур итеп сөйләшә белүем, күп әкиятләр, шигырьләр сөйли алуым белән мин горурланам. Шәһәрдә яшәгән кайбер балалар үз телләрендә сөйләшә белмиләр, чөнки әти-әниләре алар белән үз туган телләрендә аралашмый. Бу мине бик борчый. Әгәр дә һәркем үз телендә яхшылап сөйләшергә өйрәнмәсә, безнең телебез юкка да чыгарга мөмкин. Туган телебездә сөйләшмәгән милләтнең киләчәге юк, дип уйлыйм мин. Татар балаларына татарча белүне, туган телендә укуны мәҗбүри итәргә кирәк. Әгәр балалар туган телебезне өйрәнмәсәләр, кирәксенмәсәләр, киләчәктә татар теле бетәчәк. Ә бит татар теле үзенең үсеш дәверендә бик күп төрле кыенлыкларны, киртәләрне үткән. Ассалар да, киссәләр дә, Үлмәдең син, калдың тере, Чукындырылган чагында да, Чукынмадың татар теле. Яндың да син, туңдың да син, Нишләтмәде язмыш сине, Дөньяда күп нәрсә күрдең, Әй, мөкатдәс Тукай теле... Халык күпме изелсә дә, ана телен саклап калган. Ә милләтнең саклануы турыдан – туры телгә бәйле. Тел бетсә, милләт тә бетәчәк. Хәзерге вакытта телебезне бозып сөйләшүчеләр дә күбәеп китте. Балалар да, олылар да телне башка телләр белән катнаштырып сөйләшә. Руслашу гадәти күренешкә әйләнде. Татар телебез әкренләп югалып килә дисәк тә дөрестер. Чын татар теле авылларда гына калып килә. Дөрес, чит телләрне, шулай ук рус телен белү бик кирәк, ләкин шул ук вакытта үзебезнең ана телебезне, туган телебезне онытмасак иде.Энциклопедик галим Каюм Насыйри фикеренчә, телнең кеше, милләт тормышында әһәмияте бик зур. "Башка телне өйрәнәсе булсаң, - дип яза Каюм баба, - ул вакытта үз телеңнең кагыйдәләрен белү бик кирәк...” Академик Д.С.Лихачёв та "Кешенең бөтен "аңлы” тормышы аның туган теле аша уза”, – дип язган. Чыннан да, бала тугач та әнисенең телен өйрәнә. Ана теле аша үзләштергән белемнәр хәтергә көчлерәк сеңә, истә яхшырак кала. Ана сүзе – аһәңле, шигъри, моңлы да бит ул. "Иң татлы тел - анам сөйләп торган тел” ди татар халык мәкале. Әйтемнәрдә дә "Тел – ананың баласына иң кадерле бүләге” дип әйтелә. Димәк, тел – халыкның иң кадерле хәзинәсе. Тел — ананың балага биргән иң зур бүләге. Ул — байлык, хәзинә санала. Ә бүләкне, байлыкны, хәзинәне кадерләргә, сакларга кирәк. Байлыкның, хәзинәнең файдасын күреп яши белмәсәң, ул тиз исраф ителә. Аны югалту да бик тиз. Әгәр дә шушы байлыкны югалтабыз икән, халык халык булып яшәүдән туктый. Юкка гына «Теле барлар—халык булган, теле юклар—балык булган» дип әйтмәгәннәр. Әлегә нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: тел - милләт сакчысы. Тел бетсә, милләт тә бетә. Татар халкының бик күп танылган шагыйрьләре, язучылары, бөек шәхесләре бар. Алар барысы да туган телебездә берсеннән – берсе матур әсәрләр, шигырьләр иҗат иткәннәр. Ул барлык татар халкы яттан белә торган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Туган тел” шигыренә генә тукталыйк. Нинди матур, аһәңле, эчтәлекле итеп язган ул аны. Туган телебезгә карата зур мәхәббәт белдергән, аның нинди кадерле, бердәнбер икәнен язган. Патриот шагыйрь Муса Җәлил, балалар язучысы Абдулла Алишны алсак, алар бит нинди авыр вакытларда да иҗат итүне ташламаганнар. Иң кырыс минутларда да туган илебезгә, туган телебезгә тугры калып иҗат иткәннәр. Иҗат итү белән бергә, алар туган илебез, халкыбыз, туган телебез өчен көрәшкәннәр, дошманнарга каршы торганнар. Үз гомерләрен дә жәлләмичә, балаларның якты киләчәге турында кайгыртканнар. Хәзерге вакытта да телебезне мактап, зурлап, телебез белән горурланып язучылар бик күп. Энҗе Мөэминова "Иң зур бүләгем”, Равил Фәйзуллин "Туган тел турында бер шигырь”, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Хәкимҗан Халиков һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре туган телебез белән горурланып язылган. Соңгы вакытта милли телләргә, шул исәптән татар теленә дә игътибар артты. Татар теленең дәүләт теле булуына да ирештек. Бу хәлләр бик куандыра. Чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребез туган телдә аралашырга тырышалар, татар халкының гореф - гадәтләрен, сәнгатен, җырларын онытмыйлар. Татар теле юкка чыгарга торган җирләрдә яңадан мәктәпләргә татар теле, әдәбият дәресләрен кертәләр, аны үстерергә тырышалар. Бу турыда телевизордан күрергә, радиодан ишетергә, гәзиттән укырга мөмкин. Болар барысы да үрнәк алырдай мисаллар. Дәүләте булган халыкның гына киләчәге бар. Татарларны яклаучы дәүләт Татарстан булырга тиеш. Без, XXI гасыр балалары, дәүләт ныгысын, үссен, мөстәкыйль булсын өчен тырышырга тиеш. Балалар - илнең, тормышның киләчәге. Дәүләт көчле булганда гына яшәү җиңелрәк булачак. Безгә, төп йортыбызның хуҗалары булып, бергәләшеп, ярдәмләшеп яшәргә кирәк. Киләчәк буынның төп бурычы – телебезне саклау. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул. . Кем яратмый икән үз милләтен, Һәркемгә дә газиз үз теле. Үз телендә сөйләшергә теләү Милләтчелек түгел, билгеле. Җитәр инде бик күп өнсез яттык Өмет баглап кулай форсатка Бердәм булып яклыйк азатлыкны Ирешер өчен изге максатка. Валиуллин Ильяс, Саба районы Шәмәрдән лицееның 4Всыйныфы укучысы (укытучысы- Курбанова Ләйсән Фәргатовна)

Просмотров: 1274 | Добавил: Admin | Рейтинг: 2.2/4
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...