16:45 "Көмеш каләм" №79 Вафина Гөлнара Ширияздан кызы , Арча ,тата теле һәм әдәбияты укытучысы |
Балаларыбызның, яшьләребезнең туган телгә салкын каравына, битараф-лыгына, телебезнең бүгенге хәлгә төшүендә ата- аналарның, бигрәк тә аналар-ның гаебе зур. Алга таба сүз нәкъ менә тел, аны саклау, үстерүдә ата- ананың, гаиләнең роле турында барыр. Тормышта кеше нинди генә югарылыкларга күтәрелмәсен, ул нигездә бала-чакта, гаиләдә алган гадәтләрне, күнекмәләрне ташламый диярлек. «Бала-чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас»,-дип юкка гына әйтмәгән бөек мәгърифәтче Риза Фәхретдинов. Ата-ананың бурычы- баланы ашатып- эчертеп, киендереп олы юлга чыгарып җибәрү генә түгел. Алар аңа тәрбия- яхшы тәрбия бирергә бурычлы. Ата- ана балаларында үзләренә, әби-бабасы, туганнарына, Туган иленә, халкына, туган җиренә, туган теленә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләргә тиеш. Безнең әби- бабаларыбыз бу өлкәдә безгә караганда тәҗрибәлерәк, акыллырак булган. Бала тугач, йомшак, тәмле телле булсын өчен, аның авызына бал һәм май сөрткәннәр. Баланы бишек җыры җырлап йоклатканнар. Бишек җыры аша бала ана теле белән таныша башлаган. Бишек җырларында ана баласына иң изге теләкләр теләгән, аңа өметләр баглаган, яхшы кеше булып үсүенә ышанган. Әлли- бәлли,
былбылым, Хәзерге әниләр( район, шәһәр җирендә аеруча) балаларының телен «папа», «мама»сүзе белән ачтыралар. Имеш,русчага өйрәнә торсын. Теле «папа», «мама» сүзе белән ачылган баладан татар телендә сөйләшүче, аны хөрмәт итүче, яратучы бала чыга алырмы соң? Шагыйрь Зөлфәт әйтмешли: Соң минутта
әйтә алсаң «әни» диеп, Киләчәктә тагын да аянычрак хәлдә калмас өчен, халыкта милли үзаң, милли патриотизм тәрбияләүгә җиң сызганып тотыныргадыр? Бу эш безнең татар илендә бөтенләй бармый түгел. Эзлеклелек, бердәмлек юк. Әгәр дә без татар булуыбыз белән, үзебезнең чал һәм бай, шәүкәтле тарихыбыз белән,1000 еллык әдәбиятыбыз, телебез белән, татар халкының тарих мәйданында тоткан урыны, бөек шәхесләре, үзебез яшәгән, урнашкан туган җиребез- Татар иле белән горурлану хисләре тәрбияләүгә бармак аша карауны дәвам итсәк, татар булуыннан гарьләнеп, ул телне өйрәнергә дә теләмәүче буын үсүен дәвам итәчәк. Бүгенге көндә тел һәм милләт сагында торучы төп көчләрнең берсе-. татар авыллары һәм татар теле, әдәбияты укытучылары. Үз эшләренә фанатларча бирелгән, җаны — тәне белән үз халкына хезмәт итүче тел—әдәбият укытучылары кирәк бүген. Совет чорының кырыс шартларында да телебез, милләтебезне саклап калуда авыл һәм укытучы зур роль уйнады. Шуңа күрә тел- әдәбият укытуга, татар теле һәм әдәбияты укытучысының дәрәҗәсен күтәрүгә (- Һи, татар теле укытучысы гына бит ул,- димәсеннәр, хәзерге заманында анысын да ишетергә туры килә. -Ул бит татар теле, әдәбият укытучысы!- диярлек булсын) игътибар артсын иде. Үзе татар булып та татар теле нигә кирәк соң ул? Аны өйрәнү кемгә кирәк? Аның белән кая барып була, диючеләр бик күп. Мин андыйларга болай дип җавап бирер идем. Иң элек милләттәшебез, бөек шәхес Садри Максуди сүзләре белән:” Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”. Икенчедән, татар теле бер дә ким тел түгел. Ул дөньядагы дәрәҗәле 14 телне берсе. Ә дөньяда 6 меңнән артык тел бар.Өченчедән, татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала. Дүртенчедән, татарлар инглиз телен тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнә. Чөнки инглиз телендәге һ, ң, вау, къ, гъ авазлары безне телебезнең дә байлыгы булып тора. Иншамны Равил Фәйзуллин шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә: Мәгълүм: дөнья
көтү, заман өчен Киләчәкнең башы
- бүгенгедә. Вафина Гөлнара Ширияздан кызы. В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. |
|
Всего комментариев: 4 | |||||
| |||||