Главная » 2012 » Февраль » 15 » "Көмеш каләм" № 143 ТР Теләче муниципаль районы Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе IX сыйныф укучысы Шәмсетдинов Фәннур
12:45
"Көмеш каләм" № 143 ТР Теләче муниципаль районы Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе IX сыйныф укучысы Шәмсетдинов Фәннур

                                                 ... Алга чакыр

                                                                            Татар теле,

                                                    Тукай теле, Туган телем!

                                                                                 Акъегет

    Дөньяда иң газиз һәм иң изге җир - туган җир, иң матур һәм иң шигъри тел - туган тел. Туган төбәгеннән азга гына читкә китсә, кеше иң элек туган җирен, туган телен сагына. "Сагынам, сагынам, өзелеп сагынам, сагынам туган илкәйне”,-дигән җыр юлларын гына алыйк. Моң да, нәфислек тә бөркелә, халкыбызның рухи дөньясы да ачыла анда. Ә бу хисләрне, аның сүзләрен башка телдә әйткәндә тулы итеп җиткереп була алыр идеме икән? Юк, мөгаен.  Бу олы хис һәр кешегә күкрәк сөте белән бергә, бишек җыры аша керә.

    Туган тел. Бишектә чакта ук назлы сүзләр әнә шул телдә әйтелгән безгә. Аның мәгънәсен аңламасак та, моңы, йомшаклыгы сабый күңелебезгә тынычлык өстәгән, матурлыкны тою сәләтебезгә беренче "орлыклар” сипкән. ”Әти”, "әни” сүзен бу телдә тәүге тапкыр кабатлаганда, иң газиз кешеләребезнең куанычы тулып  ташыгандыр.

    Минем халкым - зур һәм шанлы тарихлы, мәгърифәтле, гаять матур гомумкешелек һәм милли сыйфатларга ия булган, мәдәни казанышлары еракка барып тоташа торган халык. Халкымның бай мирасы, тарихы, данлы эзләре, сәнгате, әдәбияты, теле яшәсә, ул халык- үлемсез, аның киләчәге зур, өметле, сөендергеч. Тел - халкымның кадерле хәзинәсе. Ул бу телдә уйлый, сөйли, яза. "Тел эчендә милләтнең җаны, аның иманы, соңгы чиктә аның язмышы яшеренеп ята,”- дип язуы белән язучы Миргазиян Юныс мең мәртәбә хаклы.

   Тел ул - бөтенхалык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә беркемнең дә хакы юк дип, уйлыйм мин.

    Тел - халыкның, милләтнең иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү- һәр кешенең изге бурычы.

    Милли тел - милләт яшәешенең нигезе. Кеше һава суламыйча яши алмаган кебек, милләт тә телсез яши алмый. Милләт- теле булган халык ул. Ә милли телнең нигезе – ана теле. Мәҗит Гафури үзенең "Ана теле” дигән шигырендә бу турыда ничек матур итеп тасвирлап биргән:

                        Үз ана телем - минем өчен матур, иң тәмле тел:

                        Үз телем - үз әйберем булган өчен ярата күңел.

                        Шул ана теле белән мин максатымны аңлатам:

                        Шул ана теле белән "балам” диләр анам-атам.   

   Телнең аһәңе, гүзәллеге, байлыгы килер буыннарга да газиз кадерле булсын өчен, бик гади бер нәрсә кирәк дип уйлыйм: гаиләдә әти-әниләрнең балалары белән туган телдә сөйләшүе. Әгәр гаиләдә әти-әни балалары белән туган телендә аралаша икән, бу инде телгә мәхәббәт тәрбияләү дигән сүз. Шуннан башка бернинди законнар, указлар белән дә телне саклап калып булмаячак.

    Безнең гаилә Казандагы балалар йортыннан ике баланы - Арыслан белән Юлияне - тәрбиягә алды. Безгә кайтканда алар бер авыз сүз дә татарча белмиләр иде.  Алар белән гаиләдә дә, мәктәптә дә, балалар бакчасында да гел татарча гына сөйләштеләр. Бүгенге көндә  алар саф татар телендә сөйләшәләр, русча сүзләр катнаштырсак, хәтта безгә кисәтү дә ясыйлар.

    Моннан ике ел элек безнең мәктәпкә Чүпрәле районы балалар йортыннан Ваня исемле рус малае  укырга килде. Татар мохитендә яшәү, татар мәктәбендә уку, дәрестән тыш вакытларда да татарча аралашу булгангадыр, Ваня да татар телен җиңел үзләштерде. Ләкин татар телен өйрәнеп беткәч кенә, гаилә хәле буенча,  аңарга безнең мәктәптән китәргә туры килде. Ваня да безне бик сагынды, без дә аны бик юксындык. Ләкин ул татарча белүенә бик сөенде.

   "Апа, сез мине татарчага шуның кадәр яхшы өйрәткәнсез, мин рус малайлары белән сөйләшкәндә русча сүзләр таба алмый торам, алар хәтта минем рус милләтеннән икәнлегемә дә ышанмыйлар,- дип язган иде Ваня татар теле укытучысына язган хатында. Теләк булса, телне өйрәтеп тә, өйрәнеп тә була икән бит.

    Мәктәп - авылның җаны. Авылның киләчәге, аның язмышы турыдан-туры мәктәп белән бәйле. Авылда киләчәк мәктәптән башлана.  Безнең унберьеллык мәктәбебез 2010 елда төп мәктәп итеп үзгәртелде. Узган уку елында төп мәктәпне башлангыч мәктәп итеп кенә калдыралар икән дигән сүзләр йөрде. Ярый әле, районыбызга яңа җитәкче- Илдус Фатих улы Зарипов килде. Ул мәктәбебезне ябарга юл куймады. Мәктәбебезнең белем һәм тәрбия учагы булып яшәвен дәвам итүенә авыл халкы да, укытучыларыбыз да, укучы балалар һәм әти-әниләребез дә бик сөенделәр. Авылым балалары киләчәген - милләтем киләчәге дип караган өчен, Теләче районы хакимият башлыгы Илдус Фатих улына без бик рәхмәтле.     

    Мин үземнең язмамны якташ галимебез Әбрар Кәримуллин сүзләре белән тәмамлыйм. " И туган телем, мөкатдәс  моңым,  яшәешемнең бөек мәгънәсе булган могҗизам!  Бары син яшәсәң генә татар милләте яшәр, тормышыбызның мәгънәсе булыр, дөнья, галәм гүзәлрәк  күренер, инсаният, тормышның да яме-гаме артыр.”                                                                   

               ТР Теләче муниципаль районы Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе IX сыйныф укучысы Шәмсетдинов Фәннур эше.

              Укытучысы – Хуҗина Нәкъя Юныс кызы.

Просмотров: 735 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...