Главная » 2012 » Февраль » 21 » Әтнә районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Хәкимова Айгөл
17:11
Әтнә районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Хәкимова Айгөл

И, милләтем, Син минеке, Мин синеке,диеп. Сиңа әйтә алыр идемме- Сагышыңа чумып йөзмәсәм мин, Иңләп йөзгән кебек Иделне. Синең өчен утка ыргылырга- Корбан итәргә мин үземне Әзер дия алыр идеммени, Таң йөзенә төбәп күземне, Өметеңә чумып йөзмәсәм мин, Иңләп йөзгән кебек Иделне... ... Рәнҗетмәдең башка милләтләрне, Гел изгелек булды ниятең... Син минеке, Мин синеке, бәгырь, Мәңге яшә, бөек милләтем! Синсез- мин ятим... (Сафуан Мулла Гали) Тарих җиле ,язмыш җиле татарларны континентлар,илләр буйлап сипкән дә сипкән- ата-аналар улларыннан-кызларыннан, туганнар бер- берсеннән, дуслар дусларыннан аерылган. Без бүгенгә кадәр: Сибелә чәчәк җилләр искәндә, Өзелә үзәк исемә төшкәндә, дип бер-беребезне сагынышып,сулыгып-сулыгып җырлыйбыз. Татарлар көн итмәгән республиканы яки өлкәне табуы кыен. Озак еллар без алар белән аралаша алмадык. Тарих,ачы язмыш шулайрак булды. Шулай да соңгы елларда татарлар Татарстанга килеп мәдәни, фәнни һәм экономик элемтәләр урнаштырдылар.Сабантуйларда булдылар,үзләренең туган-тумачаларын, ата- бабаларының каберләрен эзләп таптылар, яңа дуслар булдырдылар.Без моңа чын күңелдән шатланабыз.Без,ниһаять, АКШтан, Төркиядән, Финляндиядән, Германиядән, Польшадан, Япониядән, Австралиядән, Кытайдан, Швециядән, Норвегиядән, Румыниядән абруйлы делегацияләр килгәнне күрдек. Татарстан Республикасы аларның барысына да : "Уртак Ватаныбызга рәхим итегез, кардәшләр, милләттәшләр!”- дип каршы ала. Кайда гына яшәсәләр дә татарлар Татарстанның чын патриотлары булдылар. Планетаның төрле почмагында Күреп була татар кешесен. Кайда гына алар яшәсә дә, Рәнҗетмәде бер дә күршесен... Күп гасырлар ирек юлладылар, Газап чигеп яшәү хакына. Хөрмәт арта бөтен гомере буе Тирен түккән татар халкына. (Фәрит Суфияров) Халкыбыз өлешенә михнәтле язмыш туры килде.Анда горурланып сөйләрлек сәхифәләр булган кебек, үтә авыр түбәнсетү еллары да булды. Татар халкы мондый гаделсезлеккә лаек түгел. Ул гомер-гомергә тыныч хезмәт белән шөгыльләнде, икмәк үстерде, сәүдә итте, китаплар бастырып таратты, татар балаларына гына түгел, кайбер башка халыкларның да ул-кызларына мәгърифәт нуры чәчте, укытты, сугышырга туры килгәндә дә, фәкать үзенең газиз җирен генә яклады. Безнең ниятебез изге, юлыбыз туры. Татар халкы үзенең үсешендә Төрки каганлыгы, Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларын узды.Аның артында мең еллык дәүләтчелек тарихы тора. Иген иккән халык , сәүдә иткән, Хезмәт сөйгән кеше –дан тоткан. Безнең көнгә калган исемнәре, Кемнәрнедер еллар оныткан... Таш диварлар, биек манаралар Узган чорның төсен саклаган. Ата-бабам йорт нигезен корган, Изге җирем сиңа сокланам. (Фәрит Суфияров ) Минем милләтем шундый авыр вакытларда да сынмады, сыгылмады. Давылларга каршы торып телен, динен, йолаларын саклап кала алды. Мин милләтемнең киләчәген тагын да яктырак, матуррак итеп күрәм. Милләтем – минем киләчәгем. Минем милләтем –минем киләчәгем булсын өчен, безнең буын телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга, югалтмыйча киләчәк буыннарга тапшырырга,чын милләтпәрвәрләр булып үсәргә тиеш дип уйлыйм мин һәм шуңа ышанам .

Просмотров: 1086 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...