Главная » 2012 » Февраль » 21 » Әтнә районы Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Гатауллин Тәбрис
17:05
Әтнә районы Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Гатауллин Тәбрис

Мин - Татарстанның иң гүзәл җирендә урнашкан кечкенә бер авылда туган гади бер авыл малае. Мин – татар егете! Нинди горур яңгырый бу сүзләр.Горурланырлык та шул. Милли Тукае, герой Җә лиле, моңлы Сәйдәше, көчле рухлы Туфаны, каһарман Кол Шәрифләре кебек уллары булган көчле,батыр, горур милләт егетләренең берсе бит мин. Мин бик бәхетле. Мин бабаларымның, аталарымның изге Ватаны- Татарстанда яшим, гади бер татар авылының татар мәктәбендә татарча укыйм, анам телендә - татар телендә сөйләшәм. Халык үзенең мәкалендә:”Иң татлы тел - туган тел, анам сөйләп торган тел” дип язмаган шул. Мин үземнең туган телемә, горур, көчле милләтемә гашыйк. Әйе, халкыбызның мәшһүр уллары - мәһабәт Кол Галиләре, каһарман Кол Шәрифләре, буйсынмас Батыршалары, мәшһүр Мәрҗаниләре, моңлы Тукайлары, батыр Җәлилләре, милли рухлы Минтимерләре - татар милләтенең йөзек кашлары. Алардагы көч, куәт, батырлыкның тамырлары тирәндә, бик тирәндә - татар халкында, туган телемдә, туган җиремдә. Татар милләтенен язмышы гаять катлаулы һәм фаҗигале. Язмыш, тарих җилләре сындырып сынаса да, милләтем үз исемен горур яклаган. Бүген татар халкын бөтен дөнья мәйданында беләләр һәм хөрмәт итәләр.Кайларда гына яшәми безнең халык: АКШ, Германия, Төркия, Польша, Япония, Австралия, Кытай, Швеция, Норвегия, Румыния. Кайда гына яшәсәләр дә алар - татарлар - Татарстанның патриотлары булдылар. Кайда гына яшәсә дә халкым үзенең гүзәл сыйфатларын буыннан-буынга тапшырып барды. Бу асыл сыйфатлар-аң-белемгә омтылыш, тырышлык,гаделлек,зыялылык кунакчыллык... Бу сыйфатлар гади бер авыл кешесендә дә һәм министрда да, хәтта Президентыбызда да бар.
Татар халкынын тарихы бик катлаулы. Без бүгенге тыныч тормышыбыз өчен бабаларыбыз алдында бурычлы. 1552 нче елда борынгы бабаларыбыз үз дәүләтен югалтуга дучар ителгән, азатлык өчен көрәштә күпмесе шәһит киткән. Шундыйларыннын берсе - Кол Шәриф. Кол Шәриф - Казан халыгы тарихында күренекле роль уйнаган шәхес.
Кол Шәриф үз заманының күренекле дипломанты була. Казан ханлыгы өчен авыр елларда ул үзенең бөтен көче, белеме белән халык мәнфәгате өчен көрәшә. Рус елъязмаларында, Кол Шәриф Казан белән Мәскәү арасында барган катлаулы дипломатия эшләрендә йогынтылы һәм дәрәҗәле рухани җитәкче буларак телгә алына. Явыз Иван 1552 нче елның 13 августында Зөя шәһәренә килгәч, Казан шәһәренә җибәрелгән мөрәҗәгатен Кол Шәриф исеменә күндерә. Кол Шәрифнең үлеме дә чын каһарманнарча була. Ул Ватанын, Казанның мөстәкыйльлеген, үзенең һәм халкының иманын саклап калу өчен, чын мәгънәсендә соңгы тамчы канына кадәр көрәшеп һәлак була. Халкыбыз тарихындагы иң авыр көннәрдә 1552 нче елның икенче октябрендәге Явыз Иван һөҗүме вакытында ул-ханлыкның баш имамы - Казан кальгәсендәге сугышлар белән җитәкчелек итә. Кулына кылыч-калкан алып иң алгы рәтләрдә сугыша. Рус гаскәрләренә иң нык һәм соңгы каршылык күрсәтүчеләр дә Кол Шәриф җитәкчелегендәге шәкертләр һәм муллалар төркеме була. Ул сугышта батырларча һәлак була. Рус гаскәрләре Казан Кремленә ханлыкның баш имамы Кол Шәрифнең үзе гәүдәсе аша атлап кына бәреп керә алганнар.Әйе, бу бары тик әкиятләрдә генә сөйләнелә, җырларда гына җырланыла торган батырлык! Бу чын мәгънәсендә үз тормышыңны, үзеңнең җаныңны-тәнеңне халык өчен, Ватан өчен, аның азатлыгы өчен корбан итә. Көчле халкыбыз Кол Шәрифнең бу батырлыгын гасырлар буена онытмады. Халкыбыз Кол Шәрифне изге сугышта корбан булган изге җаннар-шәһитләр исемлегенә кертте. Халкыбызның Кол Шәрифкә булган ихтирамы бүген дә чиксез. Тигезсез көрәштә шәһит киткәннәрнең каны тамган җирдә күтәрелгән Кол Шәриф-мәчете бүгенге буынга үткәннәрне онытмаска өндәп, азан тавышын яңгырата. "Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” ди милләтебез үзенең мәкалендә. Тарих ул-халык хәтере. Бүгенге буын-безнең буын-үзенең үткәнен белергә, хөрмәт итәргә һәм киләчәк буынга тапшырырга тиеш.Без шулай эшлибез. Мәктәбебездә үткәрелә торган Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференцияләр моның ачык мисалы. Бу конференцияләрдә илебезнең төрле төбәкләреннән килгән укучылар һәм галимнәр чыгыш ясый. Халкым үзенең гореф-гадәтләрен, динен, йолаларын гореф-гадәтләрен нинди генә шартларда да саклап калган. Бүген авылыбыз өстендә азан тавышы яңгырый. Милли бәйрәмнәребез Сөмбелә, Нәүрүз үткәрелә. Ә инде Сабантуй башка милләт халыклары да катнаша. Мин үзем Сабантуйны бик яратам. Чөнки милли көрәш минем иң яраткан бәйгеләремнең берсе. Үзебезнең як көрәшчеләре Ш.Мәрҗани, Бәрәзә Хафиз-эшен дәвам иттерүчеләр без. Бәйгеләрдә катнашып, мин яшьтәшләрем арасында Сабантуйда батыр калдым. Мин татар халкының башка милләт халкына игелек кенә кылып яшәве ,тигез хокуклар биреп, үз кочагында яшәтүе, диннәрен йолаларын хөрмәт итүе белән чиксез горурланам.Милләтемнең киләчәгенә зур өметләр баглыйм. Мәңге тугры калыр идем ата-бабам антына. Мин үземә нәрсә телим, шуны телим халкыма.

Просмотров: 804 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...