Главная » 2012 » Февраль » 12 » "Көмеш каләм"№94 Сарман районы Сарман урта мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмәтҗанова Фәнүзә Сәгыйрь кызы эше
08:21
"Көмеш каләм"№94 Сарман районы Сарман урта мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмәтҗанова Фәнүзә Сәгыйрь кызы эше

Татар теле безгә кирәкми, аның белән беркая да барып булмый , диючеләр күбәйде.Минем андый кешеләргә иң элек милләттәшебез, бөек шәхес Садри Максуди сүзләре белән ”Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып яши алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәрхүм булырбыз” диясем килә.

Татар кешеләре, минемчә, үз телен хөрмәт итәргә тиеш. Чөнки татар теле бер дә ким тел түгел. Ул дөньядагы иң дәрәҗәле 14 телнең берсе.Ә дөньяда 6 меңнән артык тел бар. Татар телен  белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән аралаша һәм аңлаша ала. Әле тагын ана теленең өстенлеге шунда,татарлар инглиз телен тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнә.Чөнки инглиз телендәге һ,ң,w,къ,гъ авазлары безнең телебезнең дә байлыгы булып тора.Ә ни өчен XXI гасыр яшьләренә татар теле кирәк түгел,ә чит ил кешесе телебезне өйрәнергә махсус Татарстаныбызга укырга килә? Чөнки татар телен өйрәнү алар өчен төрки телләргә,төрки халыкларга чыгу,тарихны, тел үзенчәлекләрен өйрәнү өчен кирәк икән.

Туган телебез һәм милләтебезнең язмышы безнең үзебездән тора. Татар телен белүнең кирәклеге һәркайда чагылырга тиеш.

Татар халкында телебезне горурланып,аналарның олы җаваплылыгын истә тотып, ”ана теле” дип атыйлар. Мондый төшенчә башка телләрдә кулланылмый. Ана теле булгач, тапкан баласына әни кеше үз телен биреп калдырырга тиеш була бит. Әгәр дә гаиләдә ата-ана урысча сөйләшсә, мәктәптә генә бу максатка тулы дәрәҗәдә ирешеп булмый.  Телне ана гына бирә ала шул...

Ана теле- ана сөте белән кергән тәрбия! Әни кеше өчен баладан да газиз ни бар икән? Баласының миһербан- шәфкатьле булуын теләгән ана тәрбияне саф ана телендә алып барыр, мөгаен. Ана сөте белән бала күңеленә салынган мәрхәмәтлелек хисе балаларыбызны кешелекле итәр иде. Ана телендә генә сөйләшү, уйнау, җырлау дигәннән, моны башка телләрне өйрәнмәү диеп аңлау ялгыш булыр иде. Киресенчә, үз ана телен яхшы белгән кеше  башка телләрне дә тиз һәм дөрес итеп өйрәнә ала.  Баланың аңы, хисе ата-анасының теле ярдәмендә үсә башлый. Өйдә ата-ана көне-төне телевизор карап утырса, баланы үз теле белән, ата-баба көе белән иркәләмәсә, ясле-бакчаларда, башлангыч сыйныфта татар теле такы-токы гына өйрәтелсә, балага туган телгә мәхәббәт уятуы бик авыр. Башлангычтан ук телгә нигез салынса, бала үз ана телен онытмаячак, гомер буе аннан тәм табып, аны хөрмәт итеп, кадерен белеп, үзе үк аны баета барачак һәм башка телләрне үзләштерү өчен ышанычлы таяныч итеп файдаланачак.

Авыл җиреннән калага килгән татар балаларының ана телен санга сукмавы, хәтта онытулары гадәти хәлгә әверелеп бара. Белдерүләр, эш кәгазьләре урыс телендә. Кешеләр, бигрәк тә яшьләр, татар булса да, урысча сөйләшүне хуп күрә. Шуның аркасында туган тел алар өчен әһәмиятен әкренләп җуя бара. Чөнки югары белем бирү йортларының барысында да татар теле укытылмый. Уку йортларында фәннәр татарча укытыла икән, бу очракта яшьләр татар теле белән ныграк кызыксына, күбрәк белә башлар иде.

Милләт язмышы – телебез язмышы.

         Тарихка киредән әйләнеп кайтып карыйк. Милләтебез нинди генә мыскыллауларга да түзгән, аны төрлечә бетерергә тырышканнар. Бу зур афәт булган. Болар барысы да шул чордагы  ачы вакыйгалар белән  бәйле.

Ә хәзер татарлар Русиядә сан ягыннан икенче урында тора. Шунысы аяныч, бик күпләр (хәзерге чорда!) татар булуларыннан оялып, халык саны алу вакытларында үзләрен башка милләт дип яздыралар. Әгәр дә без барыбыз да үзебезне бердәм рәвештә татар  милләте  буларак танымыйбыз икән, милләтебезне кан- яшь түгеп саклап калган әби-бабайларыбыз алдында барыбызга да оят һәм хурлык булачак бит!            

Без Татарстан җирендә яшибез икән, аның һавасын сулыйбыз икән, димәк, без татар халкының телен, динен, гореф-гадәтләрен  яхшы белергә тиеш.Үз телебезне саклыйбыз икән, димәк, милләтебез дә саклана дигән сүз.

 

 

Просмотров: 508 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Привет  
0
Привет

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...