Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№124 Сабиров Рәдис, Татарстан җәмһүрияте Саба районы Шәмәрдән лицее укучысы
13:43
"Көмеш каләм"№124 Сабиров Рәдис, Татарстан җәмһүрияте Саба районы Шәмәрдән лицее укучысы

Милләтем –киләчәгем.

Кешеләр, кешеләр… Шундый күп! 40меңлек трибуна туп-тулы. Безне мактыйлар, күккә чөяләр, бер-беребезне тәбриклибез. Без, татар егетләре, 2018нче елгы футбол уеннарында чемпион калдык. Бүләкләү тантанасы... Һәм без саф татар телендә үзебезнең гимныбызны җырлыйбыз. Сүзләре дә бар икән! Башларыбыз югары, йөзләрдә горурлык! Тик шулчак "гимн”ны бүлдереп: "Улым, уян инде, мәктәпкә барасың бар бит”,- дигән йомшак тавышка күзләрем ачтым. Әнием икән. И-и-х! Нинди матур төшне бүлдерде. Күзләремне   дә йомып карадым, әмма сихри төш "качкан” иде инде. Сикереп тордым да тиз-тиз физзарядка ясап алдым. Йокы ачылды, ә төш онытылмады. Ул мизгел минем күңелемә ныклап урнашты.

  Спортны бик яратам мин, бигрәк тә футболны. Тик үз милләтем – татар милләтененең данын бөтендөньяга танытучы спортчыларыбыз юкка гына эчем поша. Юк диеп әйтү дөрес тә булмас, бар алар. Татар милләтеннән булганнар бар! Әмма татар рухлы милләтпәрвар спортчыларыбыз кайда соң? Нигә алар үз милләтенең данын яклыйсы урынга чит ил данын яклыйлар? Үзенең татарлыгыннан, туган теле булган татар теленнән йөз чөергән, оялган кешеләрне мин берничек аңлый да, аклый да алмыйм. Әмма мондый адәмнәрнең саны көннән-көн, кызганычка каршы, арта бара шул. Нигә? Нигә хөр Татарстанда милли хәзинәбез – телебез юкка чыгу алдында? Югыйсә бит телебез - иң бай, иң матур телләрнең берсе. Элек-электән мәшһүр акыл ияләре, әдипләр бу көчнең бөеклегенә, нәфислегенә сокланганнар. Халык туган теле аша чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, изге теләкләрен белдергән. Әби-бабаларыбыз безгә иң зур байлык- тел хәзинәсен калдырганнар.Һәр буын ул хәзинәгә үз өлешен керткән. Шушы хәзинәне күз карасыдай саклыйсы, тагын да баетасы да баетасы бит. Әмма бүгенге көндә ул ни хәлдә? Бездән соң киләсе буынга җиткерү өчен үз өлешебезне кертәбезме соң? Ана телебезнең бүгенгесе ничек тә, киләчәге ничек булыр? Бик гади сорау кебек. Әмма шактый уйланырга мәҗбүр итә торган катлаулы сорау бу. Үзен хөрмәт иткән, әти-әнисен туган җирен яраткан бер генә кеше дә бу сорауга битараф калмас, минемчә. Бу бит милләтебезнең киләчәге белән бәйле. Әгәр телне милли үзаңны билгеләүче төп күрсәткеч итеп саныйбыз икән, безнең хәлләр бүгенгә әллә ни мактанырлык түгел. Халык тулысы белән үз телендә сөйләшә икән, ул – тулы милләт; яртысы сөйләшә икән – ярым-йорты милләт, ә биштән бере сөйләшсә?.. Шушы биштән бергә калып барабыз түгелме соң? Татарстанда яшәүче татар милләтеннән булган халыкның күпмесе генә үз туган телендә сөйләшә икән? Ә инде аның тарихын, мәдәниятен, нәсел шәҗәрәсен тирәнтен белүчеләрнең саны тагын да азрактыр. Татар мохитендә үсеп тә, киләчәктә татар теле нәрсәгә ул дип, балаларына бер авыз татарча сүз өйрәтмәгән гаиләләр дә бик күп бит. Югыйсә, әти-әнинең төп бурычы – кечкенәдән туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. "Иң элек шул тел белән әнкәм бишектә көйләгән” , дип яза Г.Тукай. Туган телнең матур аһәңе балага бишектә үк сеңәргә тиеш. Әйе, баланың беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе – туган тел. Ана теле – тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр. Безне әти-әниләребез, туганнарыбыз, милләттәшләребез белән бәйләп торучы алтын җеп ул.

   Мин бик бәхетле! Саф татар гаиләсендә тудым һәм тәрбияләнәм, моның белән бик горурланам. Кечкенәдән әниемнең бишек җырларын, әбиемнең тылсымлы әкиятләрен, бабамның акыллы, тапкыр сүзләрен, әтиемнең киңәшләрен тыңлап үстем.  Ә бит милләтебезнең шушы  энҗе-җәүһәрләрен ишетеп үсмәгән баланың  күңеле буш була. Үсеп җиткәч кенә, ул бушлыкны бернәрсә белән дә, берничек тә тутырып куеп булмый, һәрбер нәрсә ана сөте белән керә шул.

Без гаиләдә бары тик туган телебездә генә аралашабыз. Кечкенә чакта балалар бакчасыннан алып кайткан "папа”, "мама” кебек сүзләрне әти-әнием бөтенләй ишетергә дә теләмәделәр. Әтием: "Улым, ул сүзләреңне урамда калдырып кер”, - дисә, әнием алдына утыртып, һәр милләт баласының үз туган телендә генә сөйләшергә тиешлеген, ике телне бергә кушып сөйләшүнең наданлык билгесе булуын сабыр гына аңлата иде. Шәһәргә баргач та, күп кеше русча аралаша башлый, кибетләрдә дә кирәк әйберен рус телендә сорап ала. Ә әнием саф татар телендә сорый, һәм кайберәүләр кебек оялмый. Ә инде аңламасалар гына, русча эндәшә. Мин дә аңардан үрнәк алам. Билгеле инде, дусларым, иптәшләрем белән рус телендә дә аралашырга туры килә. Анысы да бик кирәк. Әмма әнием сүзләрен онытмыйм: ике телне катнаштырмыйм.

Каюм Насыйриның "Кавагыйде китабәт”ендә шундый сүзләр бар: "Һәрбер культуралы кешенең ике төрле теле була: шуларның берсе - анасыннан сөт имгән вакытта өйрәнгән тел, икенчесе укытучыдан укыганда – гыйлем һәм фән терминнары белән ачылган тел”.

Әни кеше газиз баласын туган телнең матурлыгын тоярга, тел аша туган илен, халкын яратырга өйрәтә. Бу - ана кешенең изге бурычы. Димәк, тел- ананың балага биргән иң зур бүләге. Ул бүләкне, байлыкны, хәзинәне  кадерләргә, сакларга кирәк. Байлыкның, хәзинәнең файдасын күреп яши белмәсәң, ул тиз исраф ителә.Аны югалту да бик тиз. Әгәр дә шушы байлыкны югалтабыз икән, халык милләт булып яшәүдән туктый. Юкка гына "Теле барлар –халык булган, теле юклар – балык булган” дип әйтмәгәннәр. Шулай булгач, тел- милләтнең сакчысы. Тел бетсә, милләт тә бетә. Менә шуның өчен гаиләдә тел мәсьәләсе беренче урынга куелырга тиеш. Димәк, милләтебезнең киләчәге – аналар кулында.

Милләтебезнең язмышы һәм киләчәге, икенчедән, укытучы-тәрбиячеләребез –кулында. Күз алдына гына китерик, өендә туган теленең аһәңлелеген тойган, саф татарча матур итеп сөйләшергә өйрәнеп килүче 2-3 яшьлек сабый балалар бакчасына килде. Бала, әлбәттә, туган телендә "бытылдый” башлый. Ә кайда бала белән үз ана телендә сөйләшүче тәрбиячеләребез? Кайда татар төркемнәре? Ә бит нәкъ менә шушы чорда, бигрәк тә 4-6 яшьтә балаларның үтә дә тиз телләр өйрәнә, хәтердә калдыра  торган чагы. Билгеле инде, гаиләдә тупланган тел хәзинәсе әкренләп кенә кими башлый, "папа”, "мама”лар туган телне кыса башлый. Шигырен дә русча өйрәнәсе...  Ә бит бала көне буе балалар бакчасында, көне буе рус телендә аралашырга тиеш. Милләт җанлы саф татар телендә сөйләшүче тәрбиячеләребез кайда соң, нигә алар  әниләрнең вазифасын дәвам итеп, телебезне, милләтебезне саклау өчен көрәшмиләр? Әгәр бала  үз телендә сөйләшә, укый –яза белсә, ул динен дә, тарихын да, мәдәниятен дә, әдәбиятын да үзләштерәчәк. Милләтен дә яшәтәчәк. Үз тарихын, мәдәниятен белгән кеше генә ирекле, бәхетле була, туган илен ярата, башка милләтләргә дә хөрмәт белән карый. Димәк, бүгенге компьютер заманында һәр татар баласының Г.Тукай, М.Җәлил, Г.Ибраһимов, Г.Исхакый әсәрләрен оригиналда укый алуына ирешү, әдәбиятына, мәдәниятына мәхәббәт тәрбияләү укытучыларыбыздан зур сабырлык, гыйлемлелек сорый.

Татар милләте һәм теле яшәсен өчен тагын бер шарт – татар авыллары һәм татар мәктәпләренең яшәве. Соңгы елларда оптимизация диеп авыл мәктәпләрен ябу татар милләтенең тамырына балта белән чабу түгелме соң? Мәктәбе бар икән – авыл яши, авыл бар икән – милләт яши. Гап-гади формула. Әмма югарыда утыручы түрәләребез нидер экономияли. Югары трибуналардан телне саклау мәсәләсе турында сөйлиләр , тик гамәлдә башка.Татар авылында мәктәп ябып, телне саклап булмавын белмимени алар? Беләләр. Тик материал байлыкны кайгыртып, рухи байлык юкка чыгуын гына аңлау юк. Рухи байлык юк икән, кешедә үз милләте ,теле белән горурлану да юк.

Ә бит һәр кеше үзенең теле, халкы, туган ягы, аның шәхесләре белән горурланырга тиеш.

Якташыбыз академик Әбрар Кәримуллин: "Телдән башка милләтне милләт итеп саклаучы бернинди гамәл дә, бернинди юл да юк”, -дигән.  Әйе, телебез  яшәргә тиеш. Татар баласы үз тарихын, мәдәниятен  балалар бакчасыннан алып, зур кеше булганчыга кадәр эзлекле рәвештә һәм баскычлап үзләштерергә тиеш. Рәсемле, гадиләштерелгән хикәяләрдә тарихны күрсәтү, әдәбият һәм сәнгатьнең күренекле шәхесләренә багышланган мавыктыргыч китаплар, танылган спорт осталарының казанышлары турында  гади тел белән язылган әсбаплар күпләп чыгарылсын иде. Фәннәр мәктәптә генә түгел, югары уку йортларында да татар телендә укытылып, имтиханнар да татар телендә тапшырылсын иде. Шул чакта гына кеше фамилиясе белән генә түгел, рухияте, җаны белән дә татар , милләте өчен янып-көеп яшәүче булыр. Спорт йолдызларыбыз да үз милләтенең исемен  еракларга яңгыратыр. Минем күргән төшем дә чынбарлыкка әйләнер.Киләчәгебезгә мин ышаныч, зур өмет белән карыйм. Милләтебезнең киләчәге бездән тора. Туган телебездә китаплар да язарбыз, фәнни ачышлар да ясарбыз, спортта да татар исемен бөтендөньяга таратырбыз. Шуңа да бүгенге яшәешебез,уебыз, теләкләребез, гамәлебез бер генә максатка – милли телебезне саклау, үстерүгә юнәлтелергә тиеш.

Минем иң зур теләгем шул: татар халкының аерым командасы булсын иде дә, үз милләтен- татар милләтен яклап, зур-зур чемпионатларда чыгыш ясап, татар халкын бөтен дөньяга танытсын иде. Матур хыял! Әмма бу хыялым, һичшиксез, тормышка ашар. Мин моңа ышанам!

 

 

Сабиров Рәдис, Татарстан җәмһүрияте Саба районы Шәмәрдән лицее укучысы (укытучысы- Сабирова Резедә Әгъзамтиновна)

 

 

 

Просмотров: 582 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...