Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№120 Сөмбел МИННӘХМӘТОВА, Татарстан, Яр Чаллы, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның 8В сыйныфы укучысы
10:06
"Көмеш каләм"№120 Сөмбел МИННӘХМӘТОВА, Татарстан, Яр Чаллы, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның 8В сыйныфы укучысы

Мин — зур үзгәрешләр заманының яшь буыны. Тормышым башланып кына килә. Миңа бары ундүрт яшь. Тормыш дулкыннары, үзләренә ияртеп, вакыйгаларның төрлесенә илтеп ташлый. Кем булуыңа карамастан, телисеңме-теләмисеңме, син заман агымына иярергә мәҗбүр. Без, бүгенге көн яшьләре, олылар буталчыкландырган дөньяда югалыбрак та калдык кебек. Кая барырга, нишләргә, кем булырга? "Мин киләчәгемне ничек күз алдыма китерәм, милләтем ныгысын, үссен өчен үземнән нинди өлеш кертер идем”. Бу сорауларны мин бик күп мәртәбәләр үз алдыма куйдым. Минем хыялым — һәр милләткә тигез хокуклар тудырылган, бай, матур Татарстанда яшәү. Моңа ничек ирешергә соң? Минем уйлавымча, югары әхлак, телең, тарихың, халкың белән горурлану, белемлелегең белән дә татар кешесенең дәрәҗәсен күтәрү — болар синең аерылгысыз сыйфатларың булырга тиеш. Милләтенә элек-электән хас хезмәт сөючәнлек, тырышлык, чисталык, намуслылык татарның һәр яшь буынында тәрбияләнергә тиеш. Шуны аңлау дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше генә үз милләтенең язмышы белән кызыксыначак. Милли азатлык идеясе белән коралланган яшьләр бүген мең, иртәгә миллион булса... Үзгәртеп кору еллары башында көрәшкә күтәрелгән олы буын сафлары ныгыр иде. "Ниләр эшләмәс бу милләт, әгәр көрәшсә”,- дигән бөек Тукаебыз. Халкыбызны, телебезне – изүдән, туган туфрагыбызны – агуланудан, рухыбызны – имгәнүдән, кешеләрне кешелексезлектән саклап калу өчен без барысын да эшләргә тиешбез. Мин — милләтпәрвәрмен. Халыкка авыр сынау көннәре килгәндә, киләчәге, газиз теле кыл өстендә торганда, Кол Гали, Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлилләрнең иҗади мираслары калка. Минем дә милләт, халык мәнфәгате белән бәйле хыялларым аларның бөеклегенә, абруена таяну, киңәш-табыш итү, таяныч, терәк эзләү, алар тудырган образлар аша уздырылган фикерләргә бәйле рәвештә туган. Халыкның ачы язмышын йөрәкләре аша уздырган, тарихи аңны уятырга омтылган бөек язучыларыбыз милләтнең нигезе- татар гаиләсе, ана телебез дигән фикерне алга сөргәннәр. Чөнки гаилә традицияләре телне, гореф- гадәтләрне онытырга юл куймый. Ә бит бүгенге көндә татар халкы өчен иң куркынычы – үз телен югалту. Ә телне югалту – ул гасырлар буе сакланып килгән милли традицяләребезне, ата- бабаларыбыздан калган мирасыбызны югалту дигән сүз. Безнең буын моңа юл куймаска тиеш! Гомерләрен, иҗатларын халыкка, аның башка милләтләр белән тигез яшәү хыялына багышлаган олы затларыбыз, гасырлар аша сузылып, безгә үзләренең фатихаларын бирәләр, сынмаска рухландыралар. Әйе, милләт, халык яшәсен өчен без үткәнгә илтүче хәтер күперен нык сакларга, бабаларыбыз каһарманлыгын онытмаска тиеш! Без яшәгән туган җиребез бабаларыбызның безгә булган мирасы. Безгә васыять итеп тапшырылган туган җиребезне ярату, аны төзекләндерү һәм үзебездән соң киләчәк буыннарга имин хәлендә калдыру бурычы- безнең өстә. Илебезнең һәр тавы, һәр болыны, һәр елгасы берәр тарихи вакыйганың шаһиты. Без, бүгенге яшь буын, милләтебезнең тарихын мәңгеләштерергә һәм еллар узу белән төзәтә-төзәтә гасырларга күчерә, үлемсез итәргә, милләтебез белән горурланырга тиеш. Фикеремне шигырь юлларым белән дәвам итәсем килә. Гади бер татар кызы мин Һәм шуңа горурланам ! Гади халыкны сөямен, Шәхесләргә сокланам. Сөембикә- ханбикәң Тарихка кереп калган Тугры калган милләткә- Дошманга сатылмаган. Горур бул, газиз халкым, Сынатмыйча алга бар. Киләчәк безнең кулларда - Яшь буында өмет бар. Әйе, милләтебезнең бөтен өмете, әти-бабаларыбызның бөтен ышанычы — Тукайлар рухы сүнмәгән яшьләрдә. Авылда туган яки шәһәрнең зыялы гаиләләрендә тәрбияләнгәннәр арасында алар байтак. Андыйлар эчкечелеккә дә бирелми, наркотиклар да кулланмый, башка кыек юллардан да китми. Тарихның караңгы чорлары үтеп бара. Борынгыдан ук күп сынауларны үткән татар халкының бүгенге һәм киләчәк язмышы безнең кулларда, без милли үзаңыбызны тагын да үстереп, телебезне, иманыбызны бездән соң киләчәк буыннарга тапланмаган хәлдә тапшырырга тиешбез. Бу безнең иң мөһим бурычыбыз дип саныйм. Мин бабаларыбыз безгә мирас итеп калдырган милләтебезне чәчәк аттыру һәм дөньяның иң алдынгы илләре сафына чыгару кулыбыздан килер дип уйлыйм. Безне бары тормыш мәгънәсезлекләре, каршылыклары сындырмасын, милләт киләчәге өчен көрәш юлыннан алып ташламасын иде.

Просмотров: 662 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...