16:38 РТ Менделеев районы Бәзәкә урта мәктәбе VII сыйныф укучысы Данилова Алёна |
«Милләтем – киләчәгем». Минем туган авылым- Татар Тәкәше. Исеменнән күренгәнчә, ул татар авылы. Ә мин, шушы авылда туып, шушы авылда яшәүче, татар кызы. Туган илемне, туган туфрагымны, туган авылымны яраткан кебек, мин үз милләтемне дә бик яратам, хөрмәт итәм. Чөнки, татар халкы элек - электән үзенең тыйнаклылыгы, эчкерсезлеге, тәрбиялелеге, сафлыгы белән аерылып торган. Татар шагыйрьләренең кайсысының гына шигырен кулыңа алып укысаң да, аның эчтәлегендә Һәрвакыт матурлыкны күрә белү, дус - тату булу, туган илне, туган телне ярату, яхшылыкка өндәү чагыла. Татар халкы бик моңлы да әле ул. Безнең милли бәйрәмнәребезне җыр-биюсез, уен - көлкесез күз алдына да китереп булмый. Кичке уеннар элек - электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, су буйлары, ямь - яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр - бию, уен - көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Кич утырулар кул эшләреннән башка узмаган. Йорт мәшәкатьләреннән соң оста чигүчеләр, тегүчеләр, бәйләүчеләр, бергә җыелышып, кичләрен уздырганнар. Бу инде милләттәшләребезнең тагын бер уңай сыйфатын - эш сөючән халык булуын чагылдыра. Бик куп еллар дингә каршы алып барылган тискәре сәясәт кимеде. Куп авылларда мәчетләр төзелде. Олы яшьтәге абый – апалар, әби - бабайлар белән беррәттән, балалар, яшьләр дә мәчетеләргә йөри. Ислам – тынычлык дине. Бу диннең исеме – Ислам сүзе, сәлам, ягъни тынычлык сүзеннән алынган. Анын иң мөҺим максатларыннан берсе – әхлак ягыннан камил кеше тәрбияләүгә ирешү. Милләтне савыктыру ул гаиләне савктырудан башлана. Милләт язмышы – гаиләдә. Бала төп тәрбияне гаиләсендә ала. Хәзер күп кенә әти – әниләр үз балалары белән, бу күбесенчә, шәҺәрләрдә очрый, русча сөйләшәләр. Баланың теле «папа, мама» дип ачыла. Бу инде татар милләтенең сан ягыннан кимүенә, сыйфат ягыннан начараюына китерә. Татар милләте тынычлык сөя. Ул беркайчан да узе сугыш теләми. Ул барлык милләтләрне дус – тату булырга өнди! Мин үз милләтем белән горурланам! Гореф – гадәтләре, йолалары, милли бәйрәмнәре булган татар милләтенең киләчәге зур әле! Ачык йөзле, ярдәмчел, ягымлы, тәрбияле, тату, тыйнак, киң күңелле, саф минем милләтем! |
|
Всего комментариев: 0 | |