Главная » 2012 » Февраль » 8 » "Көмеш каләм" №81 Мифтахова Ильмира, Казан(Идел буе) федераль университеты, филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлеге
20:32
"Көмеш каләм" №81 Мифтахова Ильмира, Казан(Идел буе) федераль университеты, филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлеге

Минем милләтем һәм киләчәгем.

Татар дигән бөек милләтем бар-
Шигырьләре динле, иманлы.

С.Гыйлметдинова

Нәрсә соң ул бәхет?!  Мин бәхетлеме?! Бу сүзнең асылы нәрсәдә?! Бу сорауларга горурланып, башым күтәреп җавап та бирә алам. Әйе, мин иң бәхетле бала! Чөнки үземнең Туган җиремдә яшим, анда тырышып белем алам, туган телем – татар телендә ирекле сөйләшәм, ә ата-анам татар милләтенең намуслы кешеләре. Бу зур куаныч һәм олы бәхет!

Үземнең телемдә аралашуны мин, башка телләргә караганда өстенрәк күрәм. Шуңа да дөрес, аһәңле итеп сөйләшергә тырышым. Моның өчен мин беренче чиратта әниемә, гаиләмә рәхмәтлемен. Сулыш алгач ук, төн йокысын йокламыйча анам туган телебем – татар телендә бишек җыры белән тынычландырды. Гаиләм милләтебезне, Туган җиребезнең гореф-гадәтләрен өстен күреп,  дөрес тәрбия бирде. Хәзер дә ата-анамның өйрәткән догалары хәер-фатиха теләп, фәрештәдәй саклап тора.  Мәктәбем дә минем шундый татар җанлы булуыма сәбәпчел дип уйлыйм. Чөнки беренче тапкыр язган һәм укыган сүзләрем татар телендә булды. Татар теле укытучысы да милләткә карата булган карашларыбызны дөрес юлга куюда әле дә күп тир түгә.  Татар теленә карата тирән хисләр кичергәнгә күрә, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының (Казан федераль университеты) татар филологиясе факультетына укырга кердем. Хәзерге вакытта  IV курста белем алам. Телнең милләтебезгә ни дәрәҗәдә кирәкле булуына мин укырга кергәч тагын бер кат инандым.

Ләкин милләтемнең хәзерге торышы мине уйландыра, ә кайвакытта борчуга сала. Бүгенге көндә  үз телен, йола һәм гореф-гадәтләрен оныткан, үзенең татар булуыннан кимсенгән кешеләр бармак белән генә санаралык түгел, алар безнең көндәлек тормышыбызда очрап тора. Минем уйлавымча, милләтеңә мондый салкын караш бернинди дә кысаларга сыймый. Без динне, телне, йолаларны аяк астына  салып таптасак, киләчәктә ни булыр соң?!  Әлбәттә, татар милләте югалыр, киләчәктәге якты көннәр караңгылык белән алмашыныр дип уйлыйм мин. Алдагы тормышыбыз ямьле, кояшлы булсын өчен, без милләтебезгә хыянәт итмәскә, аны сакларга, татар халкы өчен яшәргә тиешбез.

Түбәндә китерелгән Фазыл Шәехнең тирән мәгънәгә ия булган  "Татар яшәр, татар югалмас” дигән шигырендәге юлларны кат-кат укыйм да, милләтемә, татар халкыма көч һәм дәрт өстисем килә.

Милләтемнең күңел җәүһәрләрен
Тутык алмас, ут, су, җил алмас.
Җир йөзендә таулар югалса да,
Татар үлмәс, татар югалмас.

Татарларның мәңге яшәүләренә, милләтнең тутыкмавына ышанычым зур минем. Татар кешесе үзен һәм кардәшләрен хөрмәт итеп, милләткә хезмәт итсә, телебез беркайчан да онытылмас дип уйлыйм. Бүгенге көндә татар милләтеннән булып, үз телен белмәүче, яшерүче кешеләрне күреп минем җаным сыкрый, йөрәгем өзгәләнә. Бөтен дөньяга кычкырып, "Мин татар баласы, Тукай оныгы! Әйдәгез бердәм булыйк, милләтебезгә хыянәт итмик ” дип аваз саласым килә. Без динебезне, телебезне, йола һәм гореф-гадәтләребезнең юкка чыгуына юл куйсак, татар милләте дә бетәчәк.  Ә бу үз чиратында безнең тормышыбызны да сикәлтәле юллар өстендә калдыру белән бер.  Милләт белән, телебез белән горурланып яшик! Татарстанда яшәп, татар телендә сөйләшү – чиксез зур бәхет ул!

Мифтахова Ильмира, Казан(Идел буе) федераль университеты, филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлеге, IV курс

 

Просмотров: 682 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...