Главная » 2012 » Февраль » 1 » "Көмеш каләм" №45 Әлмәт районы Түбән Мактама 1нче урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Нафиков Илдар Ренат улы
09:13
"Көмеш каләм" №45 Әлмәт районы Түбән Мактама 1нче урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Нафиков Илдар Ренат улы
Туган телем Әлмәт районы Түбән Мактама 1нче урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Нафиков Илдар Ренат улы
Туган телем - иркә гөлем.
Гомеремдә җыйдым гыйлем-
Мөгаллимнәр бирде белем.
 Күңелемә якын итеп
Алган сабак – туган телем.
И.Гыйләҗев "Туган тел”.
Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул - кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. "Туган” сүзе тагын берничә сүз белән сүзтезмә ясый: "туган ана”, "туган ил” һәм "туган тел”. Бу төшенчәләр - өчесе дә кеше өчен иң якын, иң кадерле. Әгәр кеше бу төшенчәләргә битараф караса, аларны еш алыштырса, онытса яки хыянәт итсә, ул кешегә "изге”дигән сүз таныш түгел. Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана узенең сабыена туган телендә "балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре - әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән:
И туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
Әткәм-әнкәмне, Ходам!
 Г.Тукай "Туган тел”
Безнең халкыбызның күңел хисләре бары тик туган телдә генә, алар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алалар. Түзем тел ул- окопларда, төрмәләрдә, лагерьларда һич рухын җуймаган ул. Гильотина өсләрендә Яшәү җырын җырлаган ул!- Р.Фәйзуллин "Туган тел” дип, татар теленә булган югары бәясен бирә. Туган тел турында фикерләремне шагыйрь И.Гыйләҗев сүзләре белән тулыландырасым килә:
Ул булганда адашмабыз-
Юлым туры, нурлы көнем
Күз карасы кебек саклыйм
 Анам телен - Татар телен.
И.Гыйләҗев "Туган тел”
Минем туган татар телем, чынлап та, бик матур. Ул минем өчен әткәм-әнкәм кебек үк якын. Туган телне югалткан милләтнең киләчәге юк дип уйлыйм мин. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә. Мин Әлмәт шәһәрендә тудым. Ул вакытта минем әти-әнием анда эшләгәннәр. Мин хәзер рус мәктәбендә укыйм. Ләкин бу миңа үз телемнән читләшергә мөмкинлек бирми. Безнең мәктәптә татар теле дәресләре тиешле югарылыкта алып барыла, төрле кичәләр, очрашулар, кызыклы бәйгеләр үткәрелә. Без язучыларның иҗатлары һәм әсәрләре белән кызыксынып кына калмыйбыз, үзебез дә иҗади эшкә тартылабыз. Моңа безгә татар теле ярдәм итә: фикерләргә дә, фикереңне матур итеп әйтеп бирергә дә. Без гаиләдә дә, дусларым белән дә гел татарча сөйләшәбез, чөнки барыбыз да татар балалары. Мәктәптә татар теле дәресләре буласын белгәч, мин бигрәк тә сөендем. Мин, әлбәттә, гомерем буе үземнең туган телемне саклармын. Чөнки мин татар малае. Әти – әнием миңа матур итеп татар исеме кушкан, мин татар фамилиясен йөртәм, әби-бабам татар тәрбиясе биреп үстерделәр. Шулай булгач, татарлыгымны онытырга хакым бармы соң минем?! Үзенең шигырьләрендә туган телне ничек яратуын шагыйребез Г.Тукай тулысынча аңлатып биргән. "Туган тел” шигыре кешене тормышының бөтен чорларына алып кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти - әниеңнең теле аша, син дөньяны танырга өйрәнәсең. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы үк бүтән. Ул сиңа үгет – нәсыйхәт булып та, иркәләп - сөеп тә ишетелә. Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла. Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә туа. Моңлы халык начар була алмый. Моң ул – халык рухының ышанычлы сакчысы. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы, аһәңле булыр. Туган тел һәр кеше өчен кадерле һәм газиз була. Ә безнең өчен татар теле кадерле һәм газиз, чөнки без-татар балалары. Татарча безнең телебез ачылган, без татарча бишек көйләре, әкиятләр тыңлап үскәнбез. Шуның өчен дә ул безгә бик якын - Ана телем - Туган телем! Татар теле - татар халкы өчен уртак милли тел. Бу телдә дөньядагы дистә миллионга якын татар халкы үзара аңлаша, аралаша. Туган телен кадерле, абугайлы, дәрәҗәле халык була!
Просмотров: 590 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 3
3 Алексеевсктан  
0
Ииии,балам ,болай кучереп язылган иншаларны конкурска җибәрергә ярыймы?Укучы сездән яңа инша көтә!!!!

2 Сочинениеләрне укып баручы  
0
ай, 88 нче сочинение дә шулайрак язылган!

1 Сочинениеләрне укып баручы  
0
ООо, мондый иншаны икенчегә күрәм =) Бигрәк оста күчерәсез инде!
Наҗия Гыймадиеваның сочинениеләр китабы бигрәк популяр икән))

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...