Главная » 2012 » Февраль » 4 » "Көмеш каләм" № 69 Байтирәк Шымыршы районы Байтирәк авылы мәктәбенен 7-нче сыйныф укучысы Шарипова Аделина.
11:59
"Көмеш каләм" № 69 Байтирәк Шымыршы районы Байтирәк авылы мәктәбенен 7-нче сыйныф укучысы Шарипова Аделина.
Мин горур халык баласы!
Мин татар баласы булып туганмын.Мин аны бөтен дөньяга кычкырырга әзермен.Татар баласы булуым белән бик горурланам.Татар халкы элек - электән горур, ирек сөюче, эшчән, гадел, акыллы, түземле халык булган ул.Алар арасында нинди генә осталар булмаган! Тарихка, үткәненә карасаң, татар халкы авыр, катлаулы тормыш юлын үткән.Ләкин инди генә авырлык килсә дә, ул аны үткәргән, түзгән, аяктан егылмаган.Авыр сынауларны җиңеп, яңадан, жиң сызганып, эшкә тотынган. Әллә ничә мәртәбә дошман килеп туган илен, туган җирен, туган өен туздырган, яндырган.Батыр ир – егетләренең кул – аякларына богау салып, коллыкка алып киткән.Сылу кызларын акыртып – елатып чит җирләргә озаткан.Халкым түзгән, канлы яшен түгеп еласа да, сыкранса да, бирешмәгән,түзгән,үз телен, үз илен саклаган, яклаган.Йөрәге түреннән әрнеп кан акса да, яндырылган – туздырылган калаларны, авылларны яңадан торгызган, яңадан төзегән.Менә шул көнгә кадәр үзен яклап кала алган,үз телен саклап кала алырга хәленнән килгән.Ул яңадан иген үстергән, мал – туар үрчеткән, гайләсен, гореф – гадәтләрен саклаган.Батыр улларын,сылу кызларын чын кеше итеп тәрбияли алган.Мин борынгы әби – бабаларыбыз алдында түбәнчелек белән баш иям, алар белән горурланам. Ләкин шул вакытта хурланам да.Нигә соң әле безнең борынгы бабаларыбыздан калган игелеклелек, олы жанлылык, кешелеклелек, миһербанлылык, шәфкатьлелек саега башлады соң?Нигә соң әле типсә тимер өзәрдәй ир – егетләр тормышка битараф була башладылар? Еш кына хәзер кибет – киоск тирәсенә иртә таңнан жыелган кап – кара төркемне күзәтеп була.Аларның әле берсе, әле икенчесе юлга чыгып, түземсезлек белән сатучының килүен күзәтә.Яннарыннан узып китәр хәл юк, исләре аяктан бәреп ега!Күңел төшеп китә, шул төркемдә яше дә, урта яшьләрдәге ир затлары да, картлары да бар.Нигә болай түбәнгә тәгәри башладылар соң әле алар? Ә элек әтисе янында картаеп килә торган улы да тәмәке тартырга курыккан.Ә хәзер нәрсә? Кыз – хатын да, ирләрдән уздырып, эчә түгелме соң? Без кая барабыз соң? Әйе , без газета – журналларга тормыш – көнкүрешнең бары яхшы якларын гына язабыз, бу ямьсез, беркая да сыймый торган хәлне искә алмаска тырышабыз.Ә бит без, балалар, яшьтән үк шуны күреп үсәбез,укучы балаларның күбесе тормыш шулай барырга тиеш дип уйлый һәм шул юлга баса.Былтыр, аннан элек мәктәп бетергән егетләрнең күбесе шул төркемгә кушылган бит! Бу коточкыч хәл! Ата – анага кайгы – хәсрәт китергән бала - бала тугел ул! Иртә таңнан бер рюмка аракы өчен кеше үтерер дәрәҗәгә җиткән ир – ат кайчандыр әйбәт кенә, тәртипле генә бала булып үсеп килгән бит! Ни булды соң минем халкыма? Киләчәк турында ник уйлап та карамыйлар соң алар? Нинди көч яшен – картын бу юлга сала соң әле? Мин бу сорауларга, күпме эзләсәм дә, жавап таба алмыйм. Минем халкым элек – электән ГОРУР ХАЛЫК булган.Ә бу бүгенге ямьсез күренеш бөтен гүзәллекне җимерә, бөтен татар халкының тарихына тап төшерә.Күпме язучылар, шагыйрьләр авыр тормыш юлын үтсәләр дә, кешелек сыйфатларын саклап калып,, чын каһарман булып кала алганнар бит? Бүгенге көне шулай башланган ир затының киләчәге нинди булыр соң? Ул өйләнмәгән,гаиләсе юк, әти – әнисенә шатлык күрсәтмәгән.Әгәр аларга кисәтү ясасаң, колак тонарлык ямьсез сүгенгән сүздән бөрешеп китәсең, күңелгә боздай суык йөгерә.Бөтенесе дә шундый түгел,ләкин болары авыл битенә кызыллык китерүчеләр.Әйе, бу язмам күпләргә ошамас, без бит бары тик яхшылык турында гына язарга өйрәнгәнбез.Мин күрмәсәм, син күрмәсәң, ул күрмәсә, кем күрер соң моны? Татар халкының батыр ир – егетләре, кызлары бик күп! Аларны санап бетереп булмый.Алар халкымның тормыш күгендә балкып янган йолдызлар! Алар туган ил өчен янып яшәгәннәр, мәңге сүнмәс йолдыз булып балкыйлар ! Менә шул батыр йөрәкле каһарманнардан үрнәк алып яшисе иде!Гөрләп яшисе иде!Без бит бу дөньяга бик азга килгәнбез!Кунак кына бит без!Шул кыска гомеребезне сасы баткаклыкта түгел , ә хуш исле гөл бакчаларында шатланып – сөенеп үткәрәсе иде! Бу безнен фәкать үзебездән тора!Әйдәгез, кардәшләр, кулга – кул тотынып, тормышыбызны ямьле бакчага әйләндереп, бергә – бергә гөрләтеп яшик әле! Киләчәк буыннар безнең өчен кызармасыннар,оялмасыннар иде! Шымыршы районы Байтирәк авылы мәктәбенен 7-нче сыйныф укучысы Шарипова Аделина
Просмотров: 694 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...