Главная » 2012 » Февраль » 6 » "Көмеш каләм" №76 Менделеев районы, Бәзәкә урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Таҗиева Лилия
12:04
"Көмеш каләм" №76 Менделеев районы, Бәзәкә урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Таҗиева Лилия
Менделеев районы, Бәзәкә урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Таҗиева Лилиянең бәйге эше.
 Милләтем- киләчәгем!
Президентка, Сезгә дәшәм Путин,
Телең киссәң, милләт кала ятим,
- Күперләрне берүк яндырмыйк!
 Өметләрне кабызып калдырыйк..
 (Роберт Әхмәтҗан)
 Мин- татар баласы. Татар авылында тудым, яшим һәм хәзерге вакытта үз телемдә, татар телендә белем алам. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй- үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел- үзенең туган теле. Минем өчен татар теле- әнә шундый. Мин кечкенәдән үк әни назын тоеп, аның сүзләренә колак салып үстем.Әнкәемнең: "Милләтеңне онытма!”, "Туган телеңне югалтма!”- дигән сүзләре хәтеремдә бик тирәнтен уелып калган. Ничек инде туган төбәкне, үз туган телемне, милләтемне онытыйм-ди? Иң затлы, иң асыл бизәк- Ана телебездә бит. Кошлар да үз теленә хыянәт итми: чыпчык сандугач булып беркайчан да сайрамый. Туган телне- әткәм-әнкәмнең теле, ана теле, ди халык. Туган телгә мәхәббәт балада бишектән үк тәрбияләнә башларга тиеш. Улының, кызының туган телне яратуы, яхшы белүе, аналарыбыз вазифасы.Бу- туган телне өйрәнүдә, баланың теле ачылуда, беренче баскыч. Кызганычка каршы, хәзер аналарның күбесе бала тәрбиясенә азрак вакыт бирә башлады. Чөнки алга матди мәсьәлә килеп баса. Нишләтәсең, балаларын яслегә, аннары балалар бакчасына бирәләр. Ә анда әнисенең бишек җырын үз телендә тыңлап үскән бала да бераздан әнисен "мама”, әтисен "папа”- дип кайта башлый. Шунлыктан Казанда, Татарстанда яшәп тә татарлыгын югалтучылар аз түгел. Бүгенге яшьләр арасында һаман да татарлыгыннан оялганнар, милләтен яшергәннәр бар. Өлкәнәйгәч үкенәчәк, газапланачак алар, әмма соң булачак. Әйе,туган тел язмышы милләт язмышы бит. Әгәр татарлар бүгенге кебек үз балаларын, оныклары белән урысча сөйләшүләрен дәвам итсәләр, аларга туган телләрен өйрәтмәсәләр, милләтнең киләчәге юк. Күренекле татар галиме Хөсәен Фәезхановның милләтебез язмышы белән бәйләп моннан 150 еллар элек әйткән фикере хәзер дә бик мөһим. "Безнең халкыбызның киләчәге һәм ныклыгы берничә шартка нигезләнгән. Берсе-мал, берсе- дин һәм берсе-гыйлем. Әгәр бик фәкыйрь булсак,башка дин халкына хезмәттә торып, алар астында калырбыз... Динебез камил сафлык белән белән таралмаган булса, без чуашлар һәм мукшылар кебек, руслар белән катнашып калган булыр идек... Надан булсак, тагын укымышлы халыкның тәэсире астында калырбыз. Тел дә мөстәкыйльлегебезгә бер сәбәп”- дип язган ул. Хөсәен Фәезханов бу шартларны үзара тыгыз бәйле һәм аерылгысыз итеп күзаллаган. Димәк, алар бер-берсеннән аерылса, милләтнең киләчәгенә зарар килә. Ислам диненең, безнең төбәктә тоткан урыны гаять үзенчәлекле. Татарлар газиз диннәрен, ә ислам дине татарларны күп гасырлар дәвамында милләт буларак саклаган. Безнең татар халкыбыз милләт буларак ислам дине кысаларында формалашкан. Әгәр диннебездән аерылмаса гына татар милләте яшәячәк һәм шулай ук халкыбызның милли хисләре һәм үзенчәлекләре исәпкә алынганда гына ислам дине безнең җирлектә тотрыклы булачак. Бәлки милләтебезнең язмшы һәм киләчәге чынлап та Х. Фәезханов әйткән шартларга бәйледер? Ә ул шартларны булдыру, үтәү, булганын дөрес саклый белү үз кулыбызда бит. Милләтне саклап калу бик җиңел: аның өчен һәр татар гаиләсендә татар мөхите булуы җитә. Кешене татар булырга өндәргә кирәкми, аңа фәкать татар телен өйрәтергә кирәк.Үз телендә сөйләшә, укый-яза белсә, ул динен дә, тарихын да, мәдәниятен дә үзләштерәчәк һәм үз милләтен дә яшәтәчәк. Дәүләтебез генә тугел, бөтен дөньясы болганып торган чорда, баһадир йөрәкле безнең татарлар карап тормый инде, анысы... Киләчәгебезгә мин ышаныч, өмет күзе белән карыйм.Чөнки татар халкының эчке күәте гаять көчле, тарихы һәм мәдәнияте бай. Ул бик теләсә дә, хәтта бүген үк теләсә дә, ул тиз генә юкка чыга алмый. Минем уйлавымча милләтнең асылына тартылу, һичшиксез көчәер. Ана телебез дә китаплар язарбыз, фәнни ачышлар ясарбыз, ул телгә балаларыбызны өйрәтербез Алла бирса. Болар барысы да- безнең милләт каршында бурычыбыз. Кеше, бишектә тирбәткән, сөтен имезгән анасын берваытта онытмаган кебек, үзен олы юлга чыгарган, моңын, телен, күңел җылысын биргән зур әнкәсен- милләтен дә онытырга тиеш түгел.Әнә ни өчен мин милләтемнең бәхетле киләчәгенә ышанам. Иң әүвәл тарихыбызны белик, милләтебезне, туган телебезне хөрмәтләргә өйрәник, тырышыйк, милләтебезнең үсеш кыйбласын тәгаенләп, шул максатка бергәләп омтылыйк. Милләт бетә дип елап- сыктап йөргәнче, һәркем изге нияткә берегеп, милләт юлына инә очы кадәр генә файда китерсә дә, нәтиҗәсе күренер иде.Татар булуыбыз белән, татарча яхшы белүебез белән,республикабызның дәүләт теле булган татар телендә эш-гамәл кылуыбыз белән горурланыйк! Сүземне үземнең шигьри юлларым белән тәмамлыйсым килә: Милләтем бөек татар милләте - Мин шуның белән горурланам! Милләтемне саклар өчен, Җаным тәнем бирәм халкым өчен Борынгыдан күпме бөек шәхес Милләтемне саклап көрәшкән Аның киләчәге бары безнең кулда И газиз халкым - татар! Телле булсак кына якты, Ирекле таңнар атар.
Просмотров: 556 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...