Главная » 2012 » Февраль » 5 » "Көмеш каләм" №74 Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Вәлиева Ләйсән Фоат кызы
17:40
"Көмеш каләм" №74 Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Вәлиева Ләйсән Фоат кызы
Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Ләйсән Фоат кызы
Минем милләтем һәм киләчәгем ...
 Хәзерге вакытта еш кабатлана торган әлеге сүзләр турында күп язарга булыр иде. Һәрберебезне борчый, уйландыра торган мәсьәлә, битараф булырга да хакыбыз юк. Сүзне атаклы авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның татарчага төгәл тәрҗемә итеп булмый, шуңа да русча: "В городах живет население, - а в деревне живет народ" дигән гыйбарәсеннән башлыйсым килә. Сүзем – авылларда яшәп көн итүче татар халкының, шул исәптән үземнең дә киләчәгем турында. Һәр халыкның, һәр милләтнең тамырлары, нигезе – авыл, татар өчен бу бигрәк тә шулай. Халыкның төп традицияләре, мәдәнияте, элеккеге вакытта, халык булып барлыкка килгән вакыттагы яшәү рәвеше, милләтебезнең бар чишмәләре – авылда. Татарның бар атаклы шәхесләре дә, бар шагыйрь-әдипләре, олуг мәдәният эшлеклеләре, һәм башка билгеле кешеләре, - барысы да, нигездә авылдан. Татарның теле, бүгенге көндә авылда, бары тик авылда гына сакланып калган. Шәһәр татарлары, араларында никадәр татар рухлы, татар милли рухлы булмасыннар, - ни кызганыч, татарча авыл кешеләре кебек үк сөйләшә дә белмиләр, укый-яза да белмиләр. Хәтта, милләт агасы булган, милли җанпарвәр бик күп кенә шәхесләребезнең дә, кайбер очракта балалары, оныклары турында әйтәсе дә юк, - милләте турында да, аның тарихы, традицияләре турында да хәбәрдәр булмаган, үз милләтен дә, башка милләтне дә, хөрмәт итмәгән, үз телен белмәгән, белергә дә теләмәгән ярыммаңкортлар булып үсүе - берәүгә дә сер түгел ... Соңгы 20 елда илебездә авылны бетерү, авылны юкка чыгару политикасы алып барыла. Кайбер фактлар, цифраларга туктап китик. Соңгы 20 ел эчендә Россия картасыннан меңләгән авыллар юкка чыкты, аның ким дигәндә бер-ике меңе татар авылы инде. Ә калганнарыннан 50 кешедән дә азрак халык яши, аларда бернинди социаль учреждениеләр дә, ФАПлар да, клублар да, магазиннар да юк, юллар да юк. Һәм ни кызганыч, авылларда елдан ел мәктәпләр, клублар, медпунктлар ябыла. Мәктәпсез авылның киләчәген сез ничегрәк күз алдына китерәсез инде? Берничек тә түгел. Нәкъ шигырьдәгечә: Мәчет бетсә, авыл кала бәрәкәтсез,
Мәктәп бетсә, авыл кала киләчәксез.
Бәрәкәтсез, киләчәксез авыл
Югалуга юл тотадыр ич бер эзсез... Урамнарда асфальт түгел, таш салынган юллар да юк. Язын-көзен тулысынча авылларга керермен димә. Ә бер керсәң чыгу мөмкин түгел. Сүз җиңел машина белән керү турында бара. Алып чыгу өчен трактор кирәк. Мескен авыл халкы ярты җәй, яз-көз тулысынча аякларына биек балтырлы итекләрен киеп, бил тирәнлектәге пычракны ерып йөрергә мәҗбүр. Кыш көне исә, бигрәк тә кечерәк авылларда урам чистарту дигән әйбер дә юк. Анысын җирле хакимият башкарырга тиеш дип әйтәләр. Ә аларының бюджетында акча юк. Күп авылларда хәтта элементар водопровод, колонкалар да юк. Халык суны коелардан, я чишмәләрдән ташып эчә. Күп авылларга хәтта автобус маршрутлары да ачылмаган. Үз транспорты булмаган кеше өчен 20 чакрым ераклыктагы район үзәгенә бару да – тулы бер проблема. Бар цивилизация казанышларыннан, шул исәптән элементар медицина ярдәменнән дә мәхрүм ителгән халык, нигездә пенсионерлар, шунда әкренләп, соңгы көннәрен үткәрергә мәҗбүр. Юл булмагач, анда янгын сүндерү машиналары да, ашыгыч ярдәм машиналары да үтеп керә алмый, бигрәк тә кышын. Нишләп безнең авыл шул көнгә төшкән?
Нәрсә, безнең илдә авыл халкы икенче сортлы кешеме әллә?
Аларның да XXI гасырда цивилизация казанышларыннан файдаланып. өйләрендә газ, водопровод, канализация, интернетка ия буласылары килмиме? Аларның да театрларга киноларга, музейларга йөрисе килмиме?
Аларның да иртәнге биштән торып төнге уникегә кадәр ялсыз эшләүдән туктап, шимбә-якшәмбе ял итеп, атнасына хезмәт кодексы белән каралган 40 сәгать кенә эшлиселәре килмиме? Авыл бетә. Авыл белән шул авылда яшәгән халык та бетә. Авыл белән бергә татар да бетә... Татар беткәч, милләт тә бетә...
Аллага шөкер, безнең Татарстаныбызда, хәлләр ул кадәр үк аяныч түгел. Бездә әле авылларга газ да керткәннәр, зуррак авылларга кадәр юллар да төзегәннәр, күп кенә авылларда су колонкалары да бар, автобусы да йөргәләп тора, клуб, ФАПларны да ябып бетермәгәннәр, колхоз-совхозларны да таратып бетермәгәннәр. Ләкин сүз Татарстан турында гына түгел, җәмәгать! Татарларның күп өлеше читтә яши. Мондый темп белән барса, бездәге авыллар да бер ун елдан шул ук көнгә калачак. Татар авылларының киләчәге – милләтнең дә киләчәге, шуны аңлап, эшләнәсе эшләребезне шуңа юнәтсәк иде.
Просмотров: 1204 | Добавил: Admin | Рейтинг: 1.5/2
Всего комментариев: 1
1 Гөлнара  
0
Әйе, уйланырлык сүзләр язгансыз.Моның белән килешми мөмкин түгел.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...