Главная » 2012 » Февраль » 4 » "Көмеш каләм" №73Шымыршы районы Байтирәк авылыШымыршы районы мәктәбенең 7-нче сыйныф укучысы Алеева Дилә
21:06
"Көмеш каләм" №73Шымыршы районы Байтирәк авылыШымыршы районы мәктәбенең 7-нче сыйныф укучысы Алеева Дилә
"Көмеш каләм" бәйгесе.
Халкым белән горурланам!
Безнең авыл бик матур урынга урнашкан.Тукай абый әйтмешли,һәр ягы урман иде.Ерактан карасаң,ул урман уртасында тора кебек.Төньяктан да,көнбатыштан да ул калын урманнар белән чолгатып алынган.Ә көньякта күкрәп утырган иген кырлары.Менә шул гүзәл урында урнашкан матур авылның матур,гүзәл кешеләре дә күп.Мин әле күптән түгел генә үзем өчен зур яңа ачыш ясадым.Тыныч көннәрдә дә сугышның нәрсә икәнлеген үз күзләре белән күргән,үз җилкәләрендә татыган кешеләре байтак ук икән бит авылымның. Әфганстан,Чечня сугышлары...Язмыштан узмыш юк диләр.Бу битләренә мыек та чыкмаган яп-яшь егетләр,дөресен генә әйткәндә, малайлар, баштан аякка кадәр коралланган боевикларга каршы торганнар бит!Бу яңалыкны белгәннән соң,мин әсәрләнеп калдым.Озак кына шуның тәэсире астында йөргәч,бу батыр егетләр турында материаллар тупларга тотындым.Алар туган йортка бардым,әти-әниләре белән озак кына сөйләшеп утырдым.Күргән-ишеткәннәремне яза бардым.Күп кенә материал тупланды.Безнең авылдан бу сугышларда байтак егет катнашкан икән бит: Иматдинов Алмаз Ринат улы,Валиуллов Риф Фиркат улы,Хайруллов Рамис Гарәф улы,Альда Дамир Айнатулла улы,Шайметов Станислав Николаевич,Балянин Юрий Александрович,Алеев Газинур Абзалтин улы...... Сугыш....Бу сүз әле беркайчан да шатлык китермәгән,бары тик күз яше,кан,үлем,кайгы-хәсрәт кенә китергән ул.Аны ишетүгә,аркалар чемердәп,җаннар өшеп китә... Бу яп-яшь 18 яшьлек малайлар шул сугыш эченә барып кергәннәр.... Мин Иматдинов Алмаз абый турында язарга булдым.Алмаз абый 1966-нчы елда 20 декабрьдә Байтирәк авылында туып үсә.Гайләләре ишле була,шуңа күрә яшьтән үк Алмаз абый тормышның нинди катлаулы һәм авыр икәнлеген күреп үсә.Балалар әти-әниләренә булышып,эшкә өйрәнеп үсәләр. Алмаз абый мәктәптә яхшы укый,көчле спортсмен була,яхшы җырлый һәм бии.Аның мактау грамоталары,дипломнары бик күп.Төрле җәмәгать эшләрен башкара,бөтен җирдә лидер була.Озын буйлы,зәңгәр күзле,саргылт бөдрә чәчле,көләч йөзле,киң жилкәле егет күпләрнең уена кереп сеңә. Ул укырга керә.Университетта уку аңа бик ошый.Ләкин аны армиягә алалар.Ул Әфганстан җирләренә эләгә.Мондагы коточкыч мәхшәр яшь егетнең җанын ботарлап ыргыта.Кеше түзәлмәс эссе,тау-таш арасы.Бетмәс-төкәнмәс сугышлар.... Алмаз абый сугыш турында бер дә сөйләргә яратмый.Бик аз мәгълүмат алдым мин анардан.Исән-сау бу сугыштан әйләнеп кайтуына бик шатлана ул.Үлеп калган дус егетләре өчен һаман кайгыра,аларны юксына... Ут йотып яшәгән ата-ана,туганнары өчен дә Алмаз абыйның туган авылына исән-сау әйләнеп кайтуы зур шатлыклы бәйрәмгә әйләнә.Әнисе, шатлыктан телсез калып,улының күкрәгенә килеп каплана.Күпме йокысыз төннәр,кайгылы көннәр уздырган ана күз яшьләренә ирек бирә.Кечкенә буйлы Рухия апа озын буйлы улының кочагына кереп сеңә дә, әрнеп-әрнеп елый.Алмаз абыйның да күңелләре нечкәрә,кул аркасы белән күз яшләрен сыпырып,әнисен тынычландырырга тырыша.Әтисе дә яшьле күзләрен кешеләрдән яшерми,улын кочаклап ала.Өйдә бар да елый.Аларның газиз улларына сугыш кырларында булырга,сугыш афәтен күрергә язган булган бит! Уллары исән-сау әйләнеп кайткан шул ут эченнән!Ярсып-ярсып,баласын кочаклап,ана озак елый!Күз яшьләре белән күңелендәге курку,шом хисләре юылып төшә бара.Ана ашыга-ашыга өстәл хәзерли башлый.Ул әледән-әле улына карап ала,карап туя алмый аңа.Аның өзелеп сөйгән кадерле йөрәк парәсе кайткан! Бу төш түгел,бу өн! Ул ара-тирә сулкылдан куя.Ут эченнән тере кайтып кергән бала ата-анасы,туганнары белән шулай очраша. Бераз ял иткәч,Алмаз абый университетта укуын дәвам итә!Бик матур Лилия исемле кызны очрата.Тал чыбыгы кебек зифа буйлы кыз күпләрнең йөрәген яндыра.Егет белән кыз бер күрешүдә бер-берсенә гашыйк булалар, бер- берсеннән башка яши алмауларын аңлыйлар.Әти-әниләреннән рөхсәт алып,өйләнешәләр.Лилия апа чуваш кызы булса да,татар халкының гореф-гадәтләрен кабул итә,ирен хөрмәт итеп яши. Урыс әйтмешли,бик мудрый хатын булып чыга ул.Олы улларына Ринат,ә кече улларына Рөстәм кушалар. Ринат та,Рөстәм дә татар телендә сөйләшәләр,татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр.Бәйрәмнәрдә әби-бабайлары янына кайтып торалар,һәр эштә дә булышалар.Әби-бабайларын бик яраталар,хөрмәт итәләр.Ринат та,Рөстәм дә әтиләре кебек озын буйлы,киң җилкәле,бөдрә чәчле егетләр.Икесе дә югары уку йортында белем алалар. Хәзерге вакытта Алмаз абый үзенең гаиләсе белән Күгәстә яши,Чабаксар шәһәрендә эшли. Ул туган җирен,туган илен өзелеп ярата.Авылны онытмый,еш кайта.Дус-ишләре белән очрашып тора. Менә шундый батыр йөрәкле,туган ил өчен утка керергә әзер,туган илен сөюче Алмаз абыйга охшарга телим.Аның тормышы һәркемгә үрнәк булырлык.Иматдиновлар гаиләсенең киләчәге якты,матур булсын! Һәр кеше туган илнең якты киләчәгенә аз гына булса да үз өлешен кертә бит.Шундый батыр егетләре булганда , бөек татар халкы үлмәс,яшәвен дәвам итәр.Без матур илдә,ямьле җирдә яшибез.Киләчәгебезнең зәңгәр күкләре якты,кояшлы булсын,аны беркайчан да кайгы-хәсрәт болытлары капламасын иде,һәр кеше үз гайләсе белән бәхетле яшәсен иде.Бәхетле булыйк,кадерле кардәшләр,мөхтәрәм милләттәшләр! Бер-беребезгә терәк булып,иңнәрне иңгә куеп,бердәм халык булып яшәргә язсын иде киләчәктә дә! Һәрвакыт булсын кояш! Һәрвакыт булсын һава! Һәрвакыт булсын әни! Һәрвакыт булыйм мин! Шымыршы районы Байтирәк авылы мәктәбенең 7-нче сыйныф укучысы Алеева Дилә.
Просмотров: 702 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...