Главная » 2012 » Февраль » 4 » "Көмеш каләм" №72,Шымыршы районы, Байтирәк авылы, Рилия Алеева
20:55
"Көмеш каләм" №72,Шымыршы районы, Байтирәк авылы, Рилия Алеева
ЧУВАШСТАН ҖӨМҺҮРИЯТЕ ШОМЫРШЫ РАЙОНЫ БАЙТИРӘК АВЫЛЫ МӘКТӘБЕНЕҢ 6 СЫЙНЫФ УКУЧЫСЫ РИЛИЯ РИЗАЛТДИН КЫЗЫ АЛЕЕВАНЫҢ "КӨМЕШ КАЛӘМ" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШУ ЙӨЗЕННӘН "ХАЛКЫМА АТАП ЯЗАМ" ТЕМАСЫНА ЯЗЫЛГАН ИНШАСЫ. .
Их, минем туган якларым!
Җилләре дә башка төрле исә бит аның!
Авыл өстендәге төнге йолдызлары да башкача балкый!
Ай да тулган йөзе белән бөтен җирне көмеш нурларына батыра!
Кояш та нурлы йөзе белән бар җирне алтын нурлары белән иркәли. Шундый матур табигатьле авылда яшәвем белән мин чиксез горурланам,чиксез шатланам. Авылымның үткәне бар,ул шигырьләрдә язарлык,җырларда җырларлык. Тарихка карасаң,авылым халкы һаман беренче урында булган,уңган,эшчән булган.Колхозлашу елларында да халкым тырышып эшләгән,миллионер колхоз булган.Бу факт авылдашларымның тырыш халык булганлыгын исбат итә. Әйе,бик гүзәл халык яши безнең авылда.Менә шуларның берсе турында язарга булдым мин.Бу кеше минем абыем була.Ул әти белән бертуган.Аның исеме Газинур.Газинур абыем 1968 нче елда Байтирәк авылында гайләдә өченче бала булып туа.Бала шундый матур була.Сокланмаган кеше булмый аңа.Зур кара күзле,тулы битле,тупырдап торган сабый була ул.Көн артыннан көн уза,ай артыннан ай уза.Бала үсә.Менә мәктәпкә дә китә.Абыем чибәр ,шаян, шук,эшчән,уңган егет була . Анарга гашыйк булган кызлар мәхәббәт утында яналар. 1985 елны абыйны армиягә алалар,язмыштан узмыш юк диләр,бу дөрестер дә.Абый Әфганстанга эләгә.Әфганстан сугышы нәрсә икәнлеген һәрберебез белә һәм аңлый. Минем шуңа исем китә:бу сугыш безнең илнең 18,19 яшьлек балаларына кирәк идеме икән?Нигә шулкадәр балаларны ут эченә керттеләр икән соң ? Минем Газинур абыема исән-сау бу сугыштан әйләнеп кайтырга язган булган .Бу сугышта күрсәткән батырлыклары өчен абыемны "За отвагу”,”Воину-интернационалисту”,бик күп грамоталар белән бүләклиләр. Ә меңләгән яшь солдатлар Әфганстанның кайнар җирендә үлеп калган бит!Аларның әти-әниләренә цинктан ясалган кургаш табутлар гына кайткан!Бу ата-аналарның ни кичергәнен беркем белм.Үзләре генә беләләр алар! Абыемның туган иленә,туган йортына әйләнеп кайтуы зур куанычлы,шатлыклы бәйрәм була.Армиядән әйләнеп кайтуына озак та үтми, абыем эшкә урнаша .Ул озак еллар шофер булып эшли.Бик тырышып эшли ул.Аның бик күп грамоталары шул турыда сөйли. Газинур абый миңа үрнәк булып тора ул. Мин аны бик хөрмәт итәм һәм яратам .Шундый батыр ир-егетләре булганда халкым яшәр,киләчәк буыннарга үрнәк булып торыр! Әйе,авылым кечкенә булса да,халкым зур һәм батыр,уңган һәм эшчән!Мондый кешеләре булганда халкымның киләчәге матур,гүзәл булыр дип ышанып калам мин.
Просмотров: 697 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...