Главная » 2012 » Февраль » 4 » "Көмеш каләм" №66 Насыйрова А.И. КФУ(Алабуга филиалы)ның Филология факультеты студенткасы
08:16
"Көмеш каләм" №66 Насыйрова А.И. КФУ(Алабуга филиалы)ның Филология факультеты студенткасы
Минем милләтем һәм киләчәгем.
Киләчәкнең башы - бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә
Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,
Матур итеп туган телеңдә!
(Равил Фәйзуллин)
"Киләчәкнең башы – бүгенгедә”, әгәр уйлап карасак, бу сүзләрдә, һичшиксез, дөреслек бар.Чөнки, киләчәкнең нинди булуы безнең бүгенге көнебез белән турыдан – туры бәйле. Шуңа күрә, хәзерге вакыттан ук, без киләчәкнең офыгына карап,алдагы яшәүнең нигезен салырга тиешбез. Ә менә ул нигезнең тотрыксыз яки тотрыклы булуы милләтнең, халыкның эш-гамәлләре белән билгеләнә. Бүгенге көндә татар милләтенең торышына күз салсак, ул башка милләтләр арасында лаеклы урын алып торуын күрергә мөмкин. Моның сәбәбе шунда: безнең тарихыбыз,үзебезгә хас мәдниятебез, әдәбиятыбыз, үз туган телебез бар. Әлбәттә бу хәл сөенү һәм милләтебез өчен горурлык хисләре генә уята. Шул исәптән, Илдус Гыйләҗевның "Горурлыгым” дигән шигыренә тукталып китү ялгыш булмас: Борынгылар дөрес әйткән: телен саткан - илен сатар. Горурланып яшим җирдә, анам татар, атам татар! Мондый хәлнең кемнәргәдер ошамавы бик тә мөмкин. Тик горурлар саклый ала туган җирен, рухи милкен. Шигырьдән күренгәнчә, автор татар халкының рухи һәм мәдәни ядкәрьләрен саклап калуына соклана,ул үзенең милләте белән горурлана һәм безне дә шуңа өнди. Дөрестән дә, иң беренче чиратта без үзебез милләтебез белән горурланырга һәм башка милләт вәкилләре татарларны ихтирам итәрлек эшләр башкарырга тиешбез. Соңгы елларда татар милләтен алгы сафларга чыгару өчен бик күп хезмәт куелды һәм шуның нәтиҗәсендә төрле уңышларга ирешелде. Шундый уңышларның берсе булып 2013 елда мәркәзебез Казанда үтәчәк җәйге универсиада вакыйгасын атарга мөмкин. 2008 елның 31 маенда Брюссельдә 2013 елгы Универсиаданың башкаласын сайладылар. Шушы хокукка ия булу өчен Казан Испаниянең Виго һәм Көньяк Кореяның Кванджу шәһәрләре белән ярышты һәм җиңү яулады. Әлбәттә, бу вакыйга Казанны бөтен Европага танытты һәм милләт тарихында үз эзен калдырды. Бу зур җиңүгә татар халкы үзеннән зур өлешен кертте, аеруча яшь буын вәкилләре җиң сызганып хезмәт иттеләр. Чөнки, бүгенге көндә татар яшьләре милләткә битараф түгелләр. Алар төрле милли җәмгыятьләргә берләшәләр һәм халык арасында мәгариф - агарту эшләре алып баралар. Мондый эшләрнең бер мисалы - «Мин татарча сөйләшәм» акциясе. Ул һәр ел Татарстанда һәм татар дөньясында уза торган зур вакыйга. Акция оештыручылары — "Үзебез” яңа буын хәрәкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләренең Форумы. Күрүебезчә, татар яшьләре - актив, интеллектуаль, югары үзаңлы кешеләр. Мин ышанам, мондый яшьләре булганда татар халкының киләчәге якты һәм өметле булачак! Үземнең фикеремне Ф.Шәехнең «Татар яшәр, татар югалмас» шигыре белән тәмамлыйсым килә:
 Милләтемнең күңел җәүһәрләрен
Тутык алмас, ут, су, җил алмас.
Җир йөзендә таулар югалса да,
Татар үлмәс, татар югалмас.
Насыйрова А.И.
КФУ(Алабуга филиалы)ның Филология факультеты студенткасы
Просмотров: 717 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...