Главная » 2012 » Февраль » 3 » "Көмеш каләм" №64 Фадеева Энҗе ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең 6а сыйныф укучысы
11:25 "Көмеш каләм" №64 Фадеева Энҗе ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең 6а сыйныф укучысы |
Фадеева Энҗе ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең 6а сыйныф укучысы
Бабаларың кем дип сорасагыз,
Татар кешеләре булган, билгеле.
Кечеләрне бер дә кечерәйтмәгән,
Олыларны олы итә белгән.
Нинди генә йортка атласа да,
-Саумысез дип, сәлам биреп кергән.
Без бу җирдә гөлләр үстерербез,
Ихтирамга лаек милләтебез!
Минем милләтем һәм киләчәгем.
Хәзерге зур үзгәрешләр чорында ана телен белүдән дә әһәмиятлерәк эш бармы икән! Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми тапшыру - безнең төп бурычыбыз. Күңелендә аз гына милли хисе булган кеше дә моңа битараф кала алмый торгандыр. Ана теле – сабыйларга аң -белем һәм тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә. Әдәби телдә дөрес итеп сөйләшү, мәдәниятебезнең, халкыбызның күңел бизәкләрен киләчәк буынга җиткерү, татар халкының тыйнак, шәфкатьле һәм әдәпле булу кагыйдәләрен үзләштерү, әйләнә-тирә мөхиткә мәхәббәт, туган төбәкнең күренекле шәхесләре белән танышу – болар барысы да безнең алда торган бурычлар. Моңа бары тик тарихыбызны, йолаларыбызны өйрәнү аша гына ирешергә була. Татар халкы борын-борыннан моңлы, җыр сөюче халык булган. Моңланып кайгысын тараткан, шатлыгын уртаклашкан, моң аша хисләрен белдергән. Җырлы-биюле, сүзле уеннар татар халкының көнкүреше, йолалары, бәйрәмнәре, күңел ачу традицияләре белән тыгыз бәйләнгән. Уеннар халыкта, бигрәк тә яшьләр тормышында зур урын тоткан. Уеннарның күбесе җырлау, такмаклау белән башкарылган. Уен һәм бию такмакларында татар халкының тел егәрлеге, шигырь төзү осталыгы гаҗәеп күркәм булып гәүдәләнгән. Безнең татар халкы борын-борыннан хезмәт сөйгән, хезмәт яраткан. Һәр төр кул эшенә оста булган: теккән, чиккән, сөлге, палас суккан, тула баскан, савыт-саба ясаган, көянтә-чиләген дә, кош-корты өчен оясын да ясаган, чабатасын да үргән. Бизәнү-ясану әйберләрен дә зур сәнгать осталыгы белән эшләгән. Гомумән, әби-бабаларыбыз оста куллы, тырыш, уңганлыклары белән шөһрәт казанганнар. Һәр авылда төрле һөнәр ияләре яшәгәннәр, алар үзләренең осталыкларын балаларына, оныкларына, яшьләргә өйрәтеп калдырганнар. Безнең төп максатыбыз – татар җанлы, татар рухлы булып тәрбияләнү һәм халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, йолаларын өйрәнү, туплау, югалтмыйча саклау, аны киләсе буынга җиткерү һәм әдәби телдә дөрес итеп сөйләшергә өйрәнү. Укытучысы: Аглиева Гөлназ Фоат кызы
|
|
Всего комментариев: 0 | |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...