Главная » 2012 » Февраль » 3 » "Көмеш каләм" №58 ТР, Әлмәт районы, Түбән Мактама №2 урта мәктәбенең 7Э сыйныф укучысы Газеев Дамир.
10:58
"Көмеш каләм" №58 ТР, Әлмәт районы, Түбән Мактама №2 урта мәктәбенең 7Э сыйныф укучысы Газеев Дамир.
ТР, Әлмәт районы, Түбән Мактама №2 урта мәктәбенең 7Э сыйныф укучысы Газеев Дамир. Укытучысы: Максутова Алсу Фаик кызы
Милләтем – киләчәгем Мин татар малае.
 Бу миңа ана сөте белән сеңгән. Минем буыннарымда ничә буыннык тарих каны ага. Татар милләте күп гасырлык, бай тарихлы милләт.”Татар” дигән исем VI—IX гасырларда, Байкалның көньяк-көнбатыш өлешендә тарала башлый. Ә Европада бу исем Чынгыз яулары вакытында киң тарала (Чынгыз татар кабиләләрен яратмый һәм аларны үзенең явыз гаскәренең алдына куя, шуңа яу килгәндә татарлар килгән кебек була). "Татар” дигән милләт, "татар” дигән халык Казан ханлыгы чорында, якынча XVI гасырда барлыкка килә. Ә формалаша башлануы XI-XV гасырларда, болгарлар белән кыпчакларның бергә яшәп, бер дәүләт итеп тора башлаулары белән бәйле. Хәзерге вакытта татарларның күп өлеше Россия федерациясенең Татарстан республикасында яши һәм руслардан кала икенче зур милләт булып санала (2010 елгы мәгълүматлар буенча, Россиядә 5 310 649 татар теркәлгән). Тик татарлар, Татарстаннан кала, Россиянең башка төбәкләрендә (Төмән, Томбов, Самара, Башкорстан һ.б), башка илләрендә (Румыния, Украина, Белорусия, Сербия, Кытай, Австралия, Төркия һ.б.) таралып яшиләр. Татарларның үзләрен, урнашу тәртибенә карап 4 зур өлешкә бүләләр: Идел буе, Себер, Әстерхан һәм Польша-Литва татарлары. Кайбер галимнәр Себер татарларын аерым милләт итеп карыйлар. Тик ничек кенә булмасын, кая гына тормасыннар, татарлар һәрвакыт бер-берсен табышканнар, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгәннәр һәм дә яшиләр, үзләренең диаспораларын оештыралар. Бу безнең милләтнең бердәмлеген, ныклыгын күрсәтә. Тик бер милләт тә гел "чәчәк атмый”, аның да авыр чаклары була. Мәсәлән, 1552 елда Казан ханлыгы яулап алынганнан соң Идел буедагы татарлар Рус дәүләте карамагына керә башлыйлар. Шул вакыттан башлап безнең халык төрле авырлыклар кичерергә тиеш була: чукындыру, туган җирләрдән аерылу, бүлгәләнү, авыр салымнар, рус халыкларын гына зурлау, олылау, ә татар һәм башка рус булмаган халыкларның тормышын авырайтучы кайбер шартларда тору (салымнар, законнар), халыкның мәдәниятен тоткарлау һәм башкалар. Әмма без боларның барысын да диярлек ерып чыктык. Һәм болар барысы да безнең алдагы тормышка ышанычыбыз булганга, халык гел киләчәге, алдагы буыны өчен борчылыуннан чыга. Милләтнең алдагы тормышы турындагы уйланулар һәрбер кешегә дә хас. Безнең татар милләте белән дә шулай. Алда безне ни көтә? Татарларның киләчәге бармы? Бу милләт, тулаем алганда, кирәкме? Мондый уйлар гади халык башына да, татараларның олы "акыл ияләренең” башларына да кергән һәм керә. Үз вакытында милләт язмышы турында уйланулар К. Насыйри, Р.Фәхретдин, Ш. Мәрҗәни, Дәрдмәнд, Г. Тукай, Г. Исхакый, М. Фәйзи, Г.Ибраһимов, Х. Туфан, Һ.Такташ һ.б. әсәрләрендә чагылыш таба. 1902-1904 елларда Г.Исхакый "Ике йөз елдан соң инкыраз" әсәрен яза. Ул анда татар дигән милләт 200 елдан сон тулысынча бетәчәк дип билгели. Автор билгеләгән вакытның 108-110 елы үтте инде. Кем белгән, бәлкем киләчәктә, 90 елдан соң, татар милләте тулысынча юкка чыгар. Бу безнең үзебездән тора. Г. Исхакый әсәрендә бу проблемадан чыгу юлларын болай күрсәтә: дин әхелләренең намуслы, эшләрен тиешенчә белеп, чын күңел белән генә эшләүләре; татар байларының акчаларын бушка туздырмыйча, милләткә кирәкле нәрсәләргә тотарга; татар милләтен башка милләтләр белән аралаштырып яшәргә; милләтне тоткарлаучылар сүзенә колак салмаска, аларны берничә кеше генә хәл итә алырлык вак эшләргә катыштырмаска; татар телле мәктәпләр ачарга (бу бездә бар, тик аларның саны елдан ел кими бара); балаларга дөньяви фәннәр укытырга; рус мәктәпләрендә укымаска (монысы белән мин риза түгел); башлаган эшләрне җиренә җиткереп эшләргә тәкъдим итә. Милләтчелек темасы аның "Сөннәтче бабай” (1913), "Ул әле өйләнмәгән иде" (1918), "Зөләйха" (1907-1912) әсәрләрендә дә чагыла. Анда ул татарның бетүен чукындырылулардан, кысулардан, башка милләт вәкилләре белән тормыш корып балаларның "бозылуында”, буыннардан-буыннарга килүче гадәтләрне, йолаларны онытудан күрсәтә. Һәм мин дә үз чиратымда боларның барысы да милләт үсешен тоткарлый дип уйлыйм. Халкыбызның атаклы язучысы булган Г. Тукай татарларда гына түгел, башка халыклар арасында да киң таралган шәхес. Ул күпкырлы шәхес булган. Тик аның милләт язмышы турында язылган шигырьләре аерым бер урында тора: "Китмибез” (татар халкының гражданлык хокукларын яклаган шовинистик шигыре), "Милләттә”, "Государствнная думага”, "Татар кызларына”, "Милләтчеләр”, "Дусларга бер сүз”, Мужик йокысы” һәм башкалар. Ул аларда милләтне артка этәрүчеләрне сүгә, яки милләтне уянырга, киләчәге турында уйланырга чакыра. Татар милләтенең киләчәге мине дә бик борчый. Тик мин әле мәктәп баласы гына булганлыктан, әллә ни эшли алмыйм. Милләтемне саклап калыр өчен мин үз телемне белергә һәм дә сөйләшергә, тарихымны онытмаска тиеш. Һәм дә аерым урынны үзаң алып тора. Үз милләтенә ышанган, үз милләтен саклап калырга тырышкан халкы булганда гына милләт яши ала. Мин ышанам, татарларның киләчәге бар, безнең татар милләтенең "чәчәк аткан” чоры әле алда. Алда безне яулыйсы яңа үрләр, өметләр көтә. Минем ышануымча, безнең мәдәният, икътисад, сәясәт зур үрләргә күтәрелер, татар китаплары тагын күпләп чыгарыла, укыла башлар, татар мәктәпләренә күпләп укучылар килер, татар халкының "бөек акыллары” безнең милләтне бөтен дөньяга танытыр. Безнең татар милләтенең күп гасырлык бөек тарихы бар. Тик беләм, ул тарихның иң матур, иң күркәм өлеше әле алда булачак, татар дигән милләтне бөтен дөнья беләчәк! .
Просмотров: 680 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...