Главная » 2012 » Февраль » 3 » "Көмеш каләм" №57 ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең 8б сыйныф укучысы Абдрашитова Зарина
10:55
"Көмеш каләм" №57 ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең 8б сыйныф укучысы Абдрашитова Зарина
Абдрашитова Зарина ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең 8б сыйныф укучысы Укытучысы: Аглиева Гөлназ Фоат кызы
 Милләтемнең киләчәге безнең кулларда.
 Без-татарлар!
 Шулай диеп белә
Безне бөтен дөнья илләре.
Без-татарлар!
 Батыр халык дигән
Зур даныбыз әле сүнмәде!
 Без-татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет!
Мин татар илендә яшим. Милләтем –татар. Безнең Республикада бик күп төрле милләтләр яши. Бигрәк тә чит илләрдән килгән мөселман халыклары күп. Без алар белән дә дус, тату яшибез, чөнки барыбызны да ислам дине берләштерә. Шулай да үзара рус телендә аралашабыз. Мәктәптә дә рус телендә белем алабыз. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре дә керә. Без бу дәресләрне көтеп алабыз, чөнки туган телебездә рәхәтләнеп сөйләшү, аралашу өчен бу бердәнбер чара. Дәрестән чыккач, яңадан рус телендә сөйләшә башлыйбыз. Болай гына телне үстереп, яшәтеп булмый шул! Өйдә дә, урамда да, иптәшләребез белән дә үз ана телебездәсөйләшсәң ничек әйбәт булыр иде! Дөрес, рус телен һәм башка кайбер чит телләрне дә камил белергә тиешбез. Бүген тормыш шулай куша. Шулай булуга карамастан, барлык башка телләр арасында ана телебез кыйммәтле асылташ кебек ялтырап торырга, безне киләчәккә өндәп торучы маяк булырга тиеш. Ни өчен дигәндә, шундый бай, искиткеч матур аһәңле тел бит ул минем туган телем! Тел язмышы- халык язмышы. Телнең киләчәге аның халкының язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Бу гомер-гомергә шулай килгән. Әгәр дә бер генә телгә өстенлек бирелсә, калган телләр, шул исәптән ана теле дә әкренләп юкка чыгарга мөмкин. Икътисади яктан көчле һәм мәдәният ягыннан алга киткән ил булса, әлеге илдә яшәүче халыкларның теле дә дөньякүләм танылачак. Ә безнең Татарстаныбыз нәкъ менә шундый республика. Шулай булгач, безнең телебез үсәр, милләтебезнең киләчәге якты булыр дип өметләнәсе килә. Телнең тагын бер үзенчәлеге бар. Ул- милләтнең көзгесе. Гасырлар буе чит милләтләр һәм телләр мохитында яшәп тә, үз телләрен саклап калучы, аны хәтта милләтнең таныклыгы итеп санаучы халыклар бар. Минем уйлавымча, нәкъ менә шул дәрәҗәдә эш куелса, телнең дә, шул исәптән милләтебезнең дә киләчәге булачак. Милләтнең киләчәген тәэмин итә торган тагын бер әһәмиятле әйбер бар. Ул-безнең онытылып бара торган йолаларыбыз һәм гореф-гадәтләребез. Татар халкына гына хас булган шул изге йолаларыбызны саклап, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, үзебездән соңгы буыннарга җиткерергә тиеш булабыз. Моның өчен инде безгә җиң сызганып эшләргә, үз ана телебезне онытмаска, аны тырышып өйрәнергә кирәк булачак. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсе килә: ата-бабаларыбыздан мирас булып калган туган телебезне саклап, гореф-гадәтләребезне тотып яшәсәк, милләтебез яшәр, татарларның киләчәге матур, якты булыр! Барысы да үзебезнең кулларда!
Просмотров: 588 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...