Главная » 2012 » Февраль » 3 » "Көмеш каләм" №56 ТР, Әлмәт районы, Түбән Мактама №2 урта мәктәбенең 8А сыйныф укучысы Гатауллина Айгөл.
10:49
"Көмеш каләм" №56 ТР, Әлмәт районы, Түбән Мактама №2 урта мәктәбенең 8А сыйныф укучысы Гатауллина Айгөл.
ТР, Әлмәт районы, Түбән Мактама №2 урта мәктәбенең 8А сыйныф укучысы Гатауллина Айгөл. Укытучысы: Шаймуратова Розалия Виктор кызы
 Минем милләтем һәм киләчәгем.
Меңлек дан Сиңа татар-
Әкияти батыр – Алып,
Кайгыны да, үлемне дә
Җыр белән җиңгән халык.
Ибраһим Биектаулы.
Без – татарлар, туган телебез – татар теле. Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәнергә мөмкинлеге булган, моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын "тишеп чыгып”, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга – суларга " салсалар” да, "чукындырсалар” да, "асалар-кисәләр” дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле һәм татар милләте! Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән ?! Ана һәм туган тел мәңге аерылсыз, изге төшенчәләр. Кешегә нәселнең, халыкның асыл гадәт, сыйфатларын иң башта тел ярдәмендә ана бирә. Ана сөте дигәнне дә мин ана теле дип ишетәм. Кайсы ана баласына бәхет теләмәсен инде! Бәхетнең иң олысы, иң кадерлесе ул, ул үз илең-милләтең булып, шунда нәсел-ыруың белән үз телеңдә аралышып, ирекле гомер итү түгелмени! Шагыйрь Сибгат Хәким дә Язмышыннан” ... ирекле ит, туган телем белән бәхетле ит, бүтән йөдәтмәм...” дтп юкка үтенмәгәндер. Үз тарихын оныткан халыкның киләчәге юк, диләр. Кыйблабыз югалып, бар кыйммәтләрне матди байлык бизмәненә салып үлчи башлаган болганчык бу заманда тарихыбызда мәдәнияткә, милләтебезгә, гореф-гадәтләргә, ата- баба йолаларына мөнәсәбәт мәсьәләсе кискен төс ала. Һәркайсыбызның газиз туган йорты, кадерле "кече ватаны” бар. Һәр төбәкнең үзенә генә хас кабатланмас, мстә кала торган урыннары бар. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, җикән камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның басу-кырлары, шаулап торган урманнары, күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, аның барча кешеләргә күңелгән ифрат та якын. Тәпи йөреп киткән, беренче тапкыр "әттә-әннә” дип әйтергә өйрәнгән вакытта ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган ул кадерле урыннар. Татар авыллары милләтебез мактанычы булырдай ул һәм кызлар тәрбияләп үстергән. Халкыбызның күренекле шәхесләре- Г. Тукай, М. Җәлил, С. Сәйдәшев, Б. Урманче һ.б. бик күпләр авыл чирәмнәрендә тәгәрәп үскән. Илһамны да алар туган яклары табигатеннән алган. Юкса, бетмәс-төкәнмәс моң, рухи көч, сүнмәс иҗат чишмәсе каян килергә мөмкин? Авылларда-безнең нигезебез, тамырларыбыз һәм өметебез. Менә мин дә бу язмамны Тымытык авылы турында дәвам итәсем килә. Табигатьнең иң матур почмагына урнашкан Тымытык авылы бай тарихы, данлы үткәннәре белән аерылып тора. Картлар сөйләвенә караганда авыл бик борынгы. Башта монда чуашлар, марилар яшәгән. Алар тора-бара мөселманлык кабул иткән. Авылыбыз тауларга, чишмәләргә бик бай. Тымытык мәгарифле һәм мәдәниятле авыл. Аның мәгариф учагы өчеллык белем бирә торган мәктәптән башлана. Соңыннан урта мәктәп ачыла. Әйе, без нигез таллы нык булган, бай тарихлы төбәктә яшибез. Бездә данлыклы шәхесләр, хезмәтеннән тәм табып яшәүче җир кешеләре бик күп. Авылдашларыбызның тормышы нык, каралты-куралары әйбәт булуга карамастан, авылда яшьләр саны көннән көн кими. Мәктәбендә 43 бала укып, урта мәктәп башлангыч мәктәп статусында калды. Мондый авылны нинди киләчәк көтә? Тора-бара аның мәктәбендә дә йозак салынмас дип кем кистереп әйтә ала? Югыйсә-татар милләтенең киләчәк язмышы-нәкъ менә авылларда! Татар авылларын тормыш дулканнары кочагында япа-ялгыз калдырмаска иде. Бу бит Татарстандагы күпчелек татар авылларына хас күренеш. Дәүләт тарафыннан җитди чаралар күрелмәсә, киләчәктә бик күп татар авыллары юкка чыгычак. Авыл беттеме, татарның тарихы, теле бетте дигән сүз. Әйе, авылларда-тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, шатлык-кайгысы,куанычы һәм сагышы. Һәркайсының үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар. Шул ук вакытта авыллар-милләтебезгә җиң сызганыпхезмәт итүче кадрлар бирә торган изге урын да. Авылларны яшәтә алсак,милләтебез дә яшәр, дип уйлыйм.
Просмотров: 626 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...